+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 Май 2023, 13:07

Безнең бурыч - сезне яклау

Бүген атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикадан кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Безнең бурыч - сезне яклауБезнең бурыч - сезне яклау
Безнең бурыч - сезне яклау

Төбәк җитәкчесе сугышчыларны генерал Шәйморатов медальләре, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

- Кадерле яугирләребез! Бүген сезгә дәүләт бүләкләрен тапшыру - безнең өчен зур хөрмәт. Республика исеменнән сезгә хәрби хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм! – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Һәрвакыт ассызыклыйм: безнең бурыч – сезне һәм Ватанны саклаучы барлык егетләрне яклау, мөмкин кадәр күбрәк уңайлы шартлар булдыру, сезнең, лаеклы көрәшеп, җиңү белән өйгә кайтуыгыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас