+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
1 июнь 2023, 13:59

"Бүген бөтен республика, Русия өчен бик мөһим көн..."

Башкорт дәүләт медицина университеты профессоры Шамил Тимербулатов Алексей Сухоруков исемендәге башкорт артиллерия батареясен, Әхмәт Дәүләтов исемендәге башкорт медицина ротасын һәм “Башкортостан” мотоукчылар полкының идарә ротасын хәрби әзерлек үтү урынына озату буенча үз фикерен белдерде.

"Бүген бөтен республика, Русия өчен бик мөһим көн..."
"Бүген бөтен республика, Русия өчен бик мөһим көн..."
- Бүген бөтен республика, Русия өчен бик мөһим көн. Без хәрби һәм медицина бурычларын үтәү өчен Әхмәт Дәүләтов исемендәге башкорт медицина ротасын тупладык. Бу ротага югары квалификацияле белгечләр керә. Алар алгы сызыктагыларга беренче медицина ярдәме күрсәтәчәк. Шулай ук, урындагы халык та ярдәмсез калмаячак.

Бүгенгә хезмәткәрләр хәрби медицина әзерлеген узды, ә хәрби әзерлек үтү урынында алар аны тагын да камилләштерәчәк. Чөнки махсус хәрби операция зонасында аларга кыр шартларында эшләргә туры киләчәк, ә бу аларның көндәлек эшеннән аерылып тора.

Барлык хезмәткәрләр җаваплылыкны аңлый һәм үз хәрби бурычларын лаеклы үтәү өчен әзер, - диде ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: