+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
1 июнь 2023, 14:20

Батыр үсмер бүләкләнде

Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев полиция хезмәткәрләренә ярдәм иткән батыр балаларны һәм үсмерләрне бүләкләде, алар арасында Уфадан укучы Матвей Вежнин да бар иде.

Батыр үсмер бүләкләнде
Батыр үсмер бүләкләнде

Узган елның июнендә Уфа халкы 10нчы сыйныф укучысының кыюлыгы турында белде. Аның ярдәмендә 50 яшьлек инвалидның телефонын урлаган җинаятьче тоткарланган.

Матвей әзерлек курсларыннан өйгә кайтып барганда, карт кеше янына таныш булмаган бер ирнең килүен, аның телефонын тартып алуын һәм качарга маташуын күрә. Җинаятьне үз күзләре белән күргәнен аңлап, Матвей аның артыннан ташлана, һөҗүм итүчене куып җитә, аның кулларын борып, полиция хезмәткәрләре килгәнче тотып тора.

Кесә телефоны законлы хуҗасына кайтарылган, ә тоткарланган кешегә карата җинаять эше кузгатылган.

Матвей үз гамәлен батырлык дип санамый. Аның урынында һәркем шулай эшләр иде, дип ышана.

Фото: "МВД по РБ"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: