+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
1 июнь 2023, 14:34

"Сугышчылар барлык кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин ителде..."

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Алексей Сухоруков исемендәге башкорт артиллерия батареясен, Әхмәт Дәүләтов исемендәге башкорт медицина ротасын һәм “Башкортостан” мотоукчылар полкының идарә ротасын хәрби әзерлек үтү урынына озату буенча үз фикерен белдерде.

"Сугышчылар барлык кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин ителде..."
"Сугышчылар барлык кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин ителде..."
- Бүген Башкорт медицина ротасын хәрби әзерлек үтү зонасына озатабыз. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән без аларны бөтен әйбер белән тәэмин иттек. Хәрби медицина бурычларын лаеклы үтәү өчен аларга 5 автомобиль тапшырылды. Шулай ук анда аерым стоматология бүлеге бар.

Барлык хезмәткәрләр дә медицина экипировкасы һәм җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителде. Шулай ук, дару тәэминаты мәсьәләре буенча барлык нечкәлекләр дә җайга салынган. Гомумән алганда, рота җитәкчелеге белән элемтә булдырылган, шуңа күрә сугышчыларга берәр нәрсә кирәк булса, алар безгә мөрәҗәгать итә ала һәм без аларга ярдәм күрсәтәчәкбез, - диде ул.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: