

Ә араларыннан "Дед" позывнойлысы сумкасындагы куян малае белән үзенә җәлеп итте. "Ул минем белән Запорожьеда, Луганскида, Херсонда булды. Хатыным бүләк иткән талисман мине бик күп хәвеф-хәтәрдән саклады. Җиңүгә дә аның белән барачакмын", - диде ул. "Дед" позывноен алуны ул тизрәк картәтәй буласы килүе белән аңлатты. "Балаларны шулай итеп булса да кузагытып җибәрергә инде", - дип елмайды ул.
Бүген Александр Доставалов исемендәге батальонның сугышчылары кыска вакытлы ялдан соң башкаладан юлга кузгалды. Алар арасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан дәүләт бүләкләре алучылар да бар иде.
- Бу безнең чын егетләр, аларның һәрберсе дәүләт бүләгенә лаек, күпләре бу мәртәбә иреште дә инде, - ди бу хакта Башкортстан Башлыгының хәрби хезмәткәрләр белән элемтә буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов. - Бүген без ялга кайткан кырыкка якын "достовалов"чыны кабат озатабыз. Барыбызның аларга теләк бер - үзегезне саклагыз һәм җиңү белән кайтыгыз.
- Мотлак җиңү белән кайтачакбыз! - ди Тәтешле районыннан "Әхмәт". - Ялда рәхәт, әлбәттә, тыныч, ике бала, хатын янда. Әмма анда безне егетләр көтә.
- Аларны ялга кайтарабыз дип ашыгып китеп барабыз, - дип сүзгә кушыла Стәрлетамак районыннан "Степа". - Ялда вакытта да егетләрне хәлен белеп тордым, шалтыратып, "Минсез зур сугышка керми торыгыз", - дип шаярттым. Инде шаярулар тәмам, егетләр янына үзем барам.
Уфадан "Петля" позывнойлы сугышчы алай көлеп-шаярып тормады. Исеме җисеменә туры киләдер, мөгаен. Аның хатыны белән сөйләштек.
- Ирләрен сугышка озактан хатыннарның эше бер - көтү, - диде ул. - Моңа балаларны үстерү, әти-әниләрне тәрбияләү, гаилә учагын сүндермичә, хуҗалыкны алып бару да кергән. Без көтәбез.
Кыйгы районыннан "Птур" позывнойлы егетне әнисе көтеп калачак. Ул ике ул үстергән. Берсе илне саклаучылар сафына баскан. "Мин басмасам, кем соң?!" - ди ул.
Бүген хәрби операция зонасына юлланган ир-егетләрнең кайсы белән сөйләшсәң дә, барысы да шушы фикердә. Ныклы рухлы көчле затларны җиңү белән көтәбез.
...Тагын бер тапкыр куян турында. Егетләр автобуска утырганда "Дед"ның хәләле сумкасына да куян кызы тагылганы күренеп калды. Мәхәббәт сугыштан да алып чыгар, аны җиңүгә кадәр алып та барачагына ишарә иде бу.