+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
21 июнь 2023, 11:41

"Башкортостан. Хроники. СВО" фильмын күрми калмагыз!

Бу фильм алгы сызыкта хезмәт итүче егетләребез турында.

"Башкортостан. Хроники. СВО" фильмын күрми калмагыз!
"Башкортостан. Хроники. СВО" фильмын күрми калмагыз!
Бу фильм турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "ВКонтакте" социаль челтәрендә пост та бастырды.

"Без "Башкортостан. Хроники. СВО" сериясеннән тагын бер фильм төшердек. Бу юлы СВО турында. Элеккечә, бу фильм көчле һәм кыю Башкортстан кешеләре һәм яңа чакырулар турында.

Нигездә республика киңкүләм мәгълүмат чаралары материаллары. Алгы сызыктан уникаль кадрлар. Мобилизацияләнгәннәр һәм иреклеләр - Ватаныбызны саклауда. Һәм безнең ярдәм, ныклы тыл.

"Башкортостан. Хроники. СВО" фильмын пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 19.00 сәгатьтә "БСТ" телеканалында карагыз", дип язган ул.

Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе начальнигы һәм төбәкнең ЦУР җитәкчесе Елена Прочаковская 2023 елгы фильмны, элеккечә, Радий Хәбиров кушуы буенча җыйганнарын әйтте. Төбәк Башлыгы, ковид темасына багышланган бу циклның баштагы ике фильмы өстендә эшләгәндәге кебек, барлык этапларны контрольдә тоткан, детальләргә төшенгән. Радий Хәбиров иҗат коллективы алдына куйган төп максат - республиканың махсус хәрби операция шартларында бер ел ничек яшәвен чагылдыру, төбәктәге төп юнәлешләрне һәм казанышларны күрсәтү һәм сугышчыларга, аларның туганнарына, волонтерларга, табибларга, аграрийларга, сәнәгатьчеләргә һәм Башкортстанның һәр кешесенә рәхмәт әйтү.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: