

Тантана "Фронтка киткән якташлар" һәйкәле янында узды. Анда шулай ук Премьер-министр урынбасарлары, республика Хөкүмәте вәкилләре, тыл ветераннары катнашты.
- Шушы урынннан 82 ел элек якташларыбызны фронтка озаттылар. 800 меңгә якын республика кешесе канкойгыч сугыш кырларында алышкан. Аларның 300 меңнән артыгы башларын салды. Башкортстан тылда да, фронтта да Бөек Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләде. 295 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бөтен дөньяга Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендәге 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе дан тота. Бүген Хәтер һәм кайгы көнендә һәлак булган якташларыбызны искә алабыз һәм ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтәбез, аларга Ватаныбыз, Җиңүебез, тормышыбыз өчен рәхмәт сүзләре әйтәбез, – диде Андрей Назаров.
Тантана «Фронтка киткән якташлар» һәйкәле итәгенә чәчәкләр салу һәм бер минут тынлык белән тәмамланды.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте