+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 июнь 2023, 05:31

«Хәтерне саклыйбыз»

21еннән 22 июньгә каршы төндә (03.00 04.00 сәгатьтән) Бөек Ватан сугышында һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлегенә «Хәтерне саклыйбыз» акциясе узды.

«Хәтерне саклыйбыз»«Хәтерне саклыйбыз»
«Хәтерне саклыйбыз»

600 шәмне - Совет мәйданында Русия Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында һәм 1500 шәмне Русия Герое Максим Серафимов исемендәге "Патриот" хәрби-патриотик паркына кабыздылар.

22 июнь - Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап үз гомерләрен биргән кешеләрне искә алу һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июнендә иртән нацист Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына һөҗүм итә, шуның белән миллионлаган кешеләрнең тормышын үзгәртә. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә һәм 27 миллионнан артык кешенең гомерен өзә.

Акция кысаларында актив яшьләр Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр укыды. Чараны Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас