22 июнь - Русия тарихында фаҗигале дата. Хәтер һәм кайгы көнендә ил төбәкләре халкы «Хәтер шәме» Бөтенрусия акциясенә кушыла.
Уфада «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Башкортстан халкының истәлеген «Алга патриот» төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары, Уфа фән һәм технологияләр университеты студентлары, бюджет һәм иҗтимагый оешмалар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре хөрмәтләде. Монумент янында «Хәтерлибез» сүзе итеп язып 300 шәм барлыкка килгән.
- БАССРдан Бөек Ватан сугышы фронтларына 710 меңнән артык кеше китә, аларның 300 меңгә якыны һәлак була. Һәр сугышчы, Бөек Җиңү өчен тылда хезмәт иткән һәркем истәлегенә без шәмнәр кабыздык. Башкортстан сугышчылары Кызыл Армия сафларында Кара диңгездән Баренцка кадәр барлык фронтларда сугышканнар. Меңләгән сугышчылар Ленинград янындагы оборона һәм һөҗүм сугышларында катнаша, 1942 елда Сталинградта, 1943 елда Курск һәм Белгород янында сугыша, Украинаны, Белоруссияне азат итүдә катнаша. Без җыелган урын да очраклы сайланмаган. «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы - тылда хезмәт иткән барлык якташларыбызга һәйкәл, - дип сөйләде "Алга патриот" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ринат Хәбиров.
Акциядә катнашучыларга шулай ук Башкортстан Башлыгының патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Уфа фән һәм технологияләр университеты проректоры, Сүриядәге сугыш хәрәкәтләре ветераны, Шәйморатов ордены кавалеры Валентин Солодовник һәм махсус хәрби операциядә катнашучы, Батырлык һәм Шәйморатов орденнары кавалеры Артур Галиев катнаштылар.
Акцияне бер минут тынлык һәм «Журавли» җыры белән тәмамладылар.