Дәүләт думасы депутатлары махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең ипотека бурычларын каплау турында закон проектын эшләде. «Башинформ» мәгълүматлары буенча, проект буенча ипотеканы Оборона министрлыгы карамагындагы «Росвоенипотека» вәкаләтле федераль орган ябачак. Закон торак сатып алуга гына төзелгән кредит килешүләренә кагылачак.
Хәзерге нормалар буенча, заемчы-катнашучы һәлак булган очракта, килешү буенча үз йөкләмәләре кредитор тарафыннан туктатыла. Бу хәл хәрбиләргә югары ставкалар буенча ипотека кредитлары бирүгә сәбәп булган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы