+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 июнь 2023, 10:05

Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...

Башкортстан журналистларының бер төркеме махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.

Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...
Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...
Туган илебез җитди сынау тота

Донбасста махсус хәрби операция башланганнан бирле илебез халкының тормышы тамырдан үзгәрде. Аңа кадәр без, сугыш хәрәкәтләре кайдадыр еракта булганлыктан, бу безгә кагылмый һәм кагылмас та, дигән кебегрәк фикер йөрттек, анда барган вакыйгалар турында кичләрен телевизор аша гына кызыксынуын кызыксындык, ә гамьсез тормыш белән яшәүче күпләребез бу хакта уйланып та карамады, үз тормышы белән яши бирде. Өлешчә мобилизация башлангач исә күңелләр тынычлыгын югалтты, ул чакыру кемнәргә кагыла икән, миңа, туганнарыма, якын һәм кадерле кешеләремә кагылыр микән, анда беренче чиратта кемнәр чакырылыр дип борчыла башлады, ә инде яуда һәлак булган ир-егетләребезне цинк табутларда кайтара, хәрби конфликт барган территорияләр белән чиктәш өлкәләрне дошман утка тота, диверсион-террорчылык төркемнәре үтеп кереп, анда халыкны ата, кайбер объектларны шартлата башлагач, кешеләр бөтенләй пошаманга төште; баштагы мәлләрдәге битарафлык, сугышның “кайдадыр еракта” баруы турындагы фикерләребез дә җәйге иртәдәге матур томан кебек эреп юкка чыкты. Баксаң, ул дәһшәтле вакыйгалар бер дә еракта бармый икән бит, үзебезнең дә ишекләребезне шакырлык булгач, Донбасс дигәннәре дә якында гына икән! Әнә шул вакытлардан соң ил халкы да үзәк телеканалларда көндез дә, кичләрен дә баручы махсус тапшыруларга, анда яңгы­ратылучы фикерләргә, бәхәсләргә игътибарлырак була башлады, һәр кич Оборона министрлыгы вәкиле, генерал-лейтенант Конашенковның хәрби хәрәкәтләрдәге соңгы яңалыкларга рәсми комментарийларына колак салды, “безнекеләр”нең һәм “тегеләр”нең ничә кеше, нинди хәрби техника югалтуы белән кызыксынды, һушлыраклар чынбарлыкта ихтимал булган саннарга үзенчә исәп һәм нәтиҗә ясады.
Килеп туган хәлләрдән соң Русия Президенты, Башкомандующий Владимир Путинның туры күрсәтмәсе, боерыгы һәм махсус приказ-указлары нигезендә (“по законам военного времени” дип тә әйтергә мөмкин) илебез
субъектларында көчергәнешле эш башланды. Ул халык хуҗалыгының барлык дип әйтерлек тармакларына һәм, әйтергә кирәк, аеруча хәрби-сәнәгать комплексына кагылды. Шул ук вакытта мобилизацияләнгән яугирләргә, аларның тылда калган гаилә әгъзаларына ярдәм итү беренчел бурычларның, мәсьә­ләләрнең берсенә әверелде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта Хөкүмәттә үткәрелгән һәр киңәшмәдә, районнарга эш сәфәре барышында оештырылган һәр очрашуда ассызыклады һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы республика ир-егетләренең гаиләләрен һәрьяклап курчалау, алар турында хәстәрлек күрү бурычының никадәр мөһим һәм көнүзәк булуына игътибарны юнәлтте.
Шул ук вакытта республикабызда яугирләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү кампаниясе киң җәелдерелде, атна-ун көн саен диярлек Донбасска гуманитар ярдәм колонналары озатыла башлады. Бу олаулар алып киткән йөкнең бер өлеше турыдан-туры якташ яугирләргә адресланган булса, икенче өлеше Луганск Халык Республикасының Башкортстан шефлыкка алган Красный Луч шәһәре һәм районнарының төрле тормыш-көнкүреш структурасын төзекләндерүгә юнәлтелде, аерым алганда юллар төзүгә, халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә, мәгарифкә, дөресрәге – бомбага тотылган һәм утыз ел дәвамында бер дә каралмаган мәктәпләрне ремонтлауга тәгаенләнде.
Республикабыз табибларының ЛХР халкына күрсәткән ярдәме бәяләп бетергесез. Монда сүз хәтта һәркем үзе таба алган, һәркөн кирәкле булган дарулардан тыш, тиешле һәм югары квалификацияле дәвалану алу турында да бармый, Украинаның элекке кайбер өлкәләре халкы аны утызар ел күрмәгән. Шуңа да Башкортстан табиблары килгәч, аларга дәвалануга мохтаҗ халык озын чиратларга басты. Ә инде мәктәп укучыларының, элеккечә әйткәндә, пионер лагерьларында ял итүе кебек савыктыру программасының онытылуы турында сүз дә юк. Хәзер исә без шефлыкка алган территорияләрдән сабыйларның Башкортстан лагерьларында ял итүе, утка тотылмаган тыныч һәм бәхетле балачак шартларында яшәве алар өчен үзе бер оҗмахны хәтерләтәдер.

Һөнәри һәм гражданлык бурычыбыз

“Башкортстан халкы” дигән гомум тө­шенчәдән тыш, Донбасс халкына ярдәм күрсәтү максатында оештырылган акцияләргә респуб­ликабызның аерым тармаклары, район-шәһәрләре, аерым оешма-предприя­тиеләре дә актив кушылды. Бу ватанпәрвәрлек хәрәкәтеннән журналист халкы да, әлбәттә, читтә калмады. Башкортстсан журналистлары исеменнән яугирләребезгә ярдәм күрсәтү өчен бер көнлек хезмәт хакы күчерү кебек акцияне исәпкә алмаганда да, гуманитар ярдәм җыю пунктларына без аерым-аерым да, редакция коллективлары исеменнән дә үзебезнең матди һәм рухи-әхлакый “сәламнәребезне” озатып тордык. “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары редакцияләре, мәсәлән, Ватанны саклаучылар, Бөек Җиңү көннәренә махсус әзерләнгән саннарын гумконвой аша хәрби операция зонасына иң беренчеләрдән булып озатты. Моны ЛХРдагы махсус вәкилебез, республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов та аерым билгеләде һәм, башка басмаларга үрнәк итеп куеп, “Кызыл таң” гәзитенең һәр хәрби подразделениегә даими килеп торуын ассызыклады.
Донбасста махсус хәрби операция үткәрү турында Югары Башкомандующий указы кабул ителгәннән соң ук “Кызыл таң”ның һәр санында шушы темага багышланган рубрикалар астында тематик язмалар урнаштырыла башлады. Аларда без хәрби операция барышын да, яугирләребез күрсәткән батырлык үрнәкләре хакында да, аларның гаилә әгъзаларының социаль якланганлык дәрәҗәсе турында да даими язып тордык.
Ләкин болар гына аз иде. Чын журналист, һөнәри бурычына тугры калып, хәл-вакыйгалар үзәгендә үзе булып, андагы хәл-шартлар турында үз кичерешләре аша, реаль тәэссоратлары нигезендә язарга тиеш. Бу җәһәттән БСТ репортерларының хезмәтен аерым билгеләп үтәргә кирәк, республика халкы аларның махсус репортажлары аша СВО территориясендәге көнүзәк яңалыклар белән даими танышып барды һәм бара. Башкортстанның Журналистлар берлеге һәм Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы башлангычы белән бер көнлек хезмәт хакы исәбенә якташ яугирләргә ярдәм тупланганнан һәм Мәскәүдән бик озак рөхсәт көтеп алганнан соң, ниһаять, без дә махсус сәфәргә җыена башладык. Юлга чыгар алдыннан хәрби белгечләр безгә берничә тапкыр тиешле инструктаж үткәрде.
Ниһаять, юлга чыгу көне билгеле булды – 14 июнь. Иртәнге биштә без, тугыз кеше (экипажлар составы тәртибендә язам: 1) безнең хәрби әзерлек инструкторы, бер үк вакытта каләмдәш, “Республика Башкортостан” дәүләт унитар предприятиесенең Октябрьский шәһәре филиалы нәшрият үзәге җитәкчесе, хәрби операцияләр ветераны, отставкадагы майор Рөстәм Камалетдинов (руль артында үзе), “Башинформ” агентлыгы журналисты, республика матбугатында билгеле каләм остасы Эдуард Кускарбәков һәм “Юлдаш” радиосы блогеры, бик сәләтле яшь егет, заманча коммуникация чараларында “продвинутый” Винер Фәйзуллин, 2) иҗади төркем җитәкчесе, Башкортстанның Журналистлар берлеге рәисе, “Башкортостан” гәзите баш мөхәррире Вәдүт Исхаков, “Ағыйҙел” журналының баш мөхәррире, башкорт әдәбиятында танылып килүче өметле язучы һәм драматург Мөнир Кунафин (руль артында – Валерий Дунюшкин), 3) үзем – “Кызыл таң” гәзите баш мөхәррире урынбасары Фәнис Гәрәев, “Аргументы недели в Башкортостане” гәзите мөхәррире, “АиФ в Башкортостане” басмасы мөхәррире урынбасары Сергей Дорофеев (рульдә – Наил Гыймадиев) Матбугат йорты алдында җыелдык. Өч ак машинага өчәр кеше урнашып, Донбасска юл алдык. Бу көн Башкортстан матбугаты көне иде. Шулай итеп, без үзебезнең һөнәри бәйрәмебез көнендә һөнәри һәм гражданлык бурычларыбызны үтәргә туганнарыбыз, хәләлләребез, балаларыбыз өчен (яшермик, үзебез өчен дә) дулкынландыргыч, хәвеф ихтималы тулы булган командировкага юлландык. Максатыбыз – бөтен дөньяның көн үзәгендә булган СВОдагы хәрби хәрәкәтләрне үз күзләребез белән күрү, үз йөрәкләребез һәм күңелләребез аша үткәрү һәм басмаларыбыз укучыларына мөмкин булганча ачыктан-ачык, дөрес һәм хак итеп җиткерү.
Безнең ак машиналарга ак юл теләп, Уфа юкәләренең хуш исенә төренеп утыручы, бүген үтәчәк бәйрәм чараларына кичтән үк матурлап, бизәлеп куелган Матбугат йорты алдында – кадерле, газиз, якын кешеләребез, ә Агыйдел күперен чыкканда безне тау башыннан Салават батыр кулын болгап озатып калды.

“Белегез, егетләр: анда – сугыш...”

Беренче һәм Башкортстан терри­то­риясендә соңгы тукталышыбыз Октябрьский шәһәрендә булды. Анда безне Рөстәмнең дуслары, әфган мәхшәрен үткән ир-узаманнар, Әфганстан сугышы ветераннарының шәһәр комитеты әгъзалары Василий Пантелеев, Сергей Звонарев һәм морпех Альберт Нургалиев каршы алдылар. Кафеда безне шушы шәһәргә кадәр озата килгән “Республика Башкортостан” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Рәсүл Сәфәргалиев чәй һәм өчпочмаклар белән сыйлаган өстәл артында ачык сөйләшү булды.
Ветеран егетләрнең һәм комитет әгъза­ларының кайберләре республикадан һәм Октябрьский шәһәреннән аерым гумконвой составында Донбасста булып кайткан инде, шуңа да аларның фикер-киңәшләре төпле, көнүзәк һәм урынлы иде.
“Мин андагы хәлләрне үзем күреп кайттым, шуңа күрә беләм дип әйтә алам. Шуның өчен бик сак булыгыз, егетләр! – дип киңәшләрен бирде Сергей. – Белегез: анда чын-чыннан сугыш, каты сугыш, коточкыч сугыш бара. Сез җиңел сәфәргә, сәяхәткә чыкмагансыз, бик җитди хәрби хәрәкәтләр барган җирләргә юл алгансыз. Әгәр “Воздух!” командасын, ниндидер сызгыру, чыелдау, шартлау тавышын ишетәсез икән, шундук җиргә ятыгыз. Аяк астының нинди икәнлеге – коры җир, су, күлләвек булуы мөһим түгел. Һәм исегездә калдырыгыз: бу куркаклык та, андый чакта тирә-яктагыларның синнән көлү-көлмәве дә мөһим түгел, андый фикерләргә, бәяләүләргә төкереп карагыз. Бу – чынбарлык, шундый чактагы дөрес гамәлнең бик күп гомерләрне саклап калганлыгын яхшы беләм. Вакыт-вакыт күккә – һавага карарга онытмагыз, хәзер дроннар – иң мобиль разведка һәм һөҗүм чарасы. Аларның һөҗүм итә, дошман позицияләрен шартлата, утка тота торган зурраклары бар, разведка өчен очып килгән җиңел “кошчыклар” да җитәрлек”.
“Урындагы халык нинди генә мөлаем, хәстәрлекле булып тоелмасын, артык ышанучан, беркатлы булуыгыз – үз башыгызга, – дип дәвам итте Альберт. – Минем әткәйнең шундый сүзе бар иде: “Улым, кайда гына йөрсәң дә, кешеләргә артык ышанып барма, ә билдән аста үзеңә дә ышанма!” Монда да шулай. Ул территорияләрдә төрле кеше бар. Күптән түгел, мәсәлән, безнең хәрбиләрне базарда 90 яшьләр чамасындагы бер карчык пирожкилар белән сыйлаган: “Ой, мои дорогие солдатушки-ребятушки! Вы, наверное, уставшие, проголодались, небось. Нате, возьмите мои вкусненькие пирожочки, угощайтесь, милые защитники наши!” Нәтиҗәдә, шул яп-яшь биш егетнең өчесе әлеге пирожкилар белән агуланып үлгән, икесен дәваханәдә көчкә алып калганнар. Кызлар янына кайнар кочак эзләп куна киткән егетләрнең дә кайберләре кире әйләнеп кайтмавы билгеле. Аларны әле булса эзлиләр, әллә үтереп күмгәннәр, әллә әсирлеккә алып киткәннәр – билгесез. Нык һәм нык сак булыгыз!”
“Телефоннар – аерым мәсьәлә, – ди Василий. – Без булган сугышта мондый үзенчәлек, хәвеф бөтенләй юк иде, заманы, технологияләр икенче булды. Махсус хәрби операция зонасына чакырылганнарга кәрәзле элемтә белән файдалануны тыю да якыннарыбыз белән сөйләшергә ярамаганлыктан түгел, ә Интернет сигналларының спутниктан күренеп торуы белән бәйле. Ниндидер ноктада кичә – 5, бүген 25 сигнал теркәлә икән, димәк, анда хәрбиләрнең бер урында туплануы күзәтелә, һәм шунда биш минуттан дошман ракетасы килеп төшүен көт тә тор. Шуның өчен, зинһар, аңлагыз: сезнең хатыныгызга “фәлән җиргә килеп җиттем, мин исән-сау” дип шалтыратуыгыз үзегезне генә түгел, анда әлеге моментта булган барлык кешене зур хәвеф астына куя, биш минуттан син инде исән-сау булмаячаксың...”
Шушы һәм башка үгет-нәсыйхәтләрне, киңәшләрне тыңлап үзләштергәннән соң, әфганчыларга рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр белән кочаклашып саубуллаштык.

Фәнис ГӘРӘЕВ,
“Кызыл таң” гәзитенең махсус хәбәрчесе.
Уфа – Луганск – Донецк – Запорожье – Херсон – Уфа.
(Дәвамы бар).


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас