Автойөреш 17 торак пункт аша уза: Уфа, Кырмыскалы, Межгорье, Учалы, Белорет, Әскар, Сибай, Баймак, Акъяр, Зилаер, Исәнгол, Морак, Күмертау, Ермолаево, Мәләвез, Салават, Стәрлетамак. 1,5 мең километрдан артык озынлыктагы автойөреш программасында истәлек акцияләре, митинглар, хәрби мемориалларга чәчәкләр салу, ветераннарны хөрмәтләү, ә 1 июльдә Урал аръягы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының 6нчы слеты булды.
Автойөрештә катнашучылар арасында - “Хәрби туганлык” Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Альберт Шаһиморатов, башкарма комитет рәисе Андрей Пронин һәм төбәк бүлеге советы рәисе Хәйрат Тактаев”, дип яза veteranrb.ru.
Фото: veteranrb.ru