+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
4 июль 2023, 02:30

Фәнис Хөсәеновны онытмыйлар!

Тәтешле бөркете Фәнис Хөсәеновка охшарга тырышкан балалар үсеп килә. 

Фәнис Хөсәеновны онытмыйлар!Фәнис Хөсәеновны онытмыйлар!
Фәнис Хөсәеновны онытмыйлар!
Бу хакта «Безнең Башкортстан» төркеме яза.

Әбҗәлил районының Янгел авылы мәктәбенең 4нче сыйныфы укучылары махсус операция герое Фәнис Хөсәеновны Хәрби хәрәкәт ветераннары көнендә искә алган.
 
«Халкыбызның бәхетле киләчәге өчен гомерен биргән героебызны искә алдык. Онытмыйбыз, хәтерлибез, горурланабыз», – дигән аларның сыйныф җитәкчесе Рәзилә Сәйфуллина. Укучылар Фәнис истәлегенә груша агачы да утырткан.

Гел "бишле"гә генә укучы Язар Әхмәтҗанов исә Фәнисне кабатлап фотоларга төшкән. Фәнискә бик охшаган үзе. Фотоларны "ВКонтакте" сәхифәсендә герой истәлегенә ачылган төркемгә дә куйганнар. Аларны күреп, Фәниснең әнисе дә үсмернең тач улы булуын әйткән.
 
Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас