-Эш бирүче хәрби хезмәткәр өчен урынны саклый, ә хезмәт килешүе туктатып торыла. Хезмәт итеп кайткач, эшче өч ай эчендә компаниягә кире кайта ала. Әгәр дә бу урын биләнсә, аңа башка вакансия тәкъдим итәчәкләр.
- Килешүне туктатып торуны мобилизацияләнгәннең хезмәт стажына кертмиләрме?
- Бу чор мәҗбүри һәм пенсия социаль страховкасы өчен стажда исәпкә алына.
- Мобилизацияләнгән хезмәткәрнең вакыты чикләнмәгән хезмәт килешүен генә туктатып торып буламы?
-Сроксыз һәм сроклы хезмәт килешүләре, хезмәт контрактлары, шулай ук сынау срогы чорындагы килешүләр туктатып торыла.
- Мобилизация буенча чакырылганнарның гына хезмәт килешүе туктатып торыламы?
- Бу шарт контрактчылар һәм волонтерлар өчен дә гамәлдә.
- Хезмәтне тәмамлагач, хезмәткәр хезмәт килешүен саклап калу өчен өч көн эчендә эш бирүчегә хәбәр итәргә тиешме?
- Эшче элекке эш урынына өч ай эчендә кайта ала, әмма чыгу турында өч көн алдан кисәтергә кирәк.
Әгәр сезнең хезмәт хокукларыгыз бозылган икән, Онлайн-инспекция.РФ @rostrud_official порталындагы «Проблема турында хәбәр итәргә» сервисы аша хәбәр итегез.
#АңлатабызРФ
#АңлатабызБашкортостан
Фото: башинформ