+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 июль 2023, 04:15

Русия Героеның якын дусты

Русия Оборона министрлыгы Башкортстаннан Русия Герое Степан Беловның фотосын бастырып чыгарды.

Русия Героеның якын дустыРусия Героеның якын дусты
Русия Героеның якын дусты
Фотода сугышчы һәм аның Рысь исемле дусты сурәтләнгән.

"Степан белән яңа гына элемтәгә кердек, "Бүген сугыш төнге сәгать өчтән бара. Бер төркем техниканы юкка чыгардык, кирәкләрен бирәбез!" - диде", - дип Оборона министрлыгының Телеграм-каналында Степанның сүзләрен китергәннәр.

Степан Белов 2022 елның декабрендә ил Президенты Владимир Путин кулыннан «Алтын йолдыз» алды. Сугышта катнашканы өчен Суворов медале, ике Батырлык ордены, СВО катнашучысы һәм «Хәрби батырлыклары өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Ул 1996 елның 14 июнендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, Казан югары танк училищесына укырга керә, аны 2018 елның декабрендә тәмамлый. 2019 елның гыйнварында лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итә башлый. 2022 елның февраленнән - СВО зонасында.

фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас