+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 июль 2023, 05:40

Журналистлар Донбасстан кайтты

4 июльдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында Башкортстан журналистларының махсус хәрби операция зонасына баруларына багышланган матбугат конференциясе узды.

Журналистлар Донбасстан кайттыЖурналистлар Донбасстан кайтты
Журналистлар Донбасстан кайтты


Республика киңкүләм мәгълүмат чараларының Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков җитәкчелегендәге зур делегациясе Донбасста берничә көн дәвамында эшләде: репортажлар алып барды һәм булачак мәкаләләр өчен материаллар җыйды.

Делегация составында “Ағыйҙел” журналының баш мөхәррире, язучы һәм драматург Мөнир Кунафин, Октябрьский мәгълүмат үзәге директоры Рөстәм Камалтдинов, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев, “Башинформ” агентлыгы хәбәрчесе Эдуард Кускарбәков, “Аргументы недели в Башкортостане” басмасы мөхәррире Сергей Кудряшов һәм “Юлдаш” радиосы журналисты, блогер Венер Фәйзуллин бар.

Республика басмалары журналистлары махсус хәрби операция зонасына җаваплы һәм мөһим командировкадан кайтты. Киңкүкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре берьюлы ике миссияне үтәде: җыелган гуманитар ярдәмне, квадрокоптерларны, тепловизорларны, азык-төлекне, хатларны, гәзит һәм журналларны тапшырды, шулай ук махсус операцияләрнең барышы һәм яугирләрнең яшәү шартлары турында мәгълүмат туплады.

Журналистлар Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге, Русия Герое Александр Доставалов исемендәге һәм башка хәрби частьлар урнашкан батальоннарда хәрбиләр белән очрашты, махсус хәрби операция зонасында республиканың махсус вәкиле булган Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов белән аралашты. Шулай ук 112нче Башкавдивизиянең хәрби дан урыннарында булдылар, ЛХРда эшләүче табиблар һәм төзүчеләр белән аралаштылар.

“Безнең төп бурыч - бөтен республика, ил дә геройларны белсен өчен даими рәвештә безнең сугышчылар турында язу. Без аларның күзләренә карарга, окоп тормышын тоярга тиеш идек. Һәр очрашу, һәр солдат - аерым тарих бит”, - дип билгеләп үтте Вәдүт Исхаков.

"Башта, бу сәфәр турында әйткәч, минем ниндидер җиңел мөнәсәбәтем бар иде. Ләкин чикне узгач, безне КППда автоматлы егетләр каршы алды, без Красный Луч шәһәренә уздык һәм үз күзләребез белән, фотосурәтләр буенча түгел, җимерелгән биналарны күрдек, барысы да башкача сизелә башлады. Мин 23-25 яшьлек егетләр, минем яшьтәшләрем белән күп аралаштым, һәм аларның бөтенләй башка карашлары - өлкән ир-атлар булуын күрдем. Киләчәк турында уйлый торган ирләр. Мине бу шаккаттырды», - дип сөйли Винер Фәйзуллин.

Башкортстан һәм ЛХР журналистлары берлекләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую командировканың мөһим нәтиҗәсе булды. Документны рәисләр Леонард Свидовский һәм Вәдүт Исхаков имзалады. Килешү кысаларында журналистлар ике яктан да тәҗрибә алмашачак, сугышчылар турында, тыныч тормышны торгызу, үзара ярдәмләшү турында язачак. Мәгълүмат чаралыры вәкилләре фикеренчә, бу Русиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә безнең мәдәни кодны аңларга ярдәм итәчәк.

Башкортстан журналистларының махсус хәрби операция зонасына сәфәре турында җентеклерәк “Кызыл таң” гәзитендә Фәнис Гәрәевның “Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...” дигән язмасыннан укырсыз.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас