+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
7 июль 2023, 05:40

Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...

Башкортстан журналистларының бер төркеме махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.

Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...
Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...

Красный Луч безнең ярдәм белән төзекләнә

Башкортстанның Красный Лучтагы логистик үзәгендә кичә беренче вице-премьер Азат Бадранов белән очрашып, аңа республика журналистлары исеменнән алып килгән квадрокоптерларны, аларга махсус кушымталарны, башка бүләкләребезне һәм күчтәнәчләребезне тапшырганнан соң, алда торган эшебез, маршрутларыбыз турында сөйләшү булды. Башкортстаннан өч машинада килгән хезмәттәшләрне шул ук составта өч төркемгә бүлделәр, һәрберебезгә төрле юнәлештә аерым бурыч-максатлар, безне озатып йөриячәк кешеләр билгеләнде. Аларны без, әлбәттә, позывнойлары буенча гына белергә тиеш идек.
 
Беренче төркем иртән үк шәйморатовчылар батальоны позицияләренә китәргә, икенчесе исә махсус задание белән кире Волгоградка кайтып килергә тиеш иде. Иң озын маршрут безнең өченче төркемгә туры килде, безгә Донецк Халык Республикасы аша Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә хезмәт итүче якташларыбыз сугышкан позицияләргә юлланырга кушылды. Өстәвенә, безнең белән бергә махсус хәрби операция зонасында эшләүче республика руханилары – Хәмзә хәзрәт белән батюшка Виктор да барачагы билгеле булды. Аларны тагын бер тәүлек көтеп торырга туры киләчәге ачыклангач, без бу көнне бушка үткәрмәс өчен шәһәрнең социаль инфраструктурасы, аны төзекләндерү буенча эшчәнлек алып баручы Башкортстан белгечләре һәм эшчеләре, табибларыбызның хезмәт шартлары белән танышырга, аннары инде Русия Герое, Шәйморатов генерал эзләре буйлап үтәргә карар иттек. Безгә ярдәмгә биредә шактый абруйлы шәхес, монда инде елдан артык бик күп җитди һәм җаваплы эшләр башкарган кеше – ЛХРда Башкортстан Хөкүмәтенең махсус вәкиле Азамат Идрисов тәгаенләнде.
 
Азамат Сәфәргали улы биредә инде икенче сезон эшли, былтыр 5 майдан Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр булган. Быел өч ай Уфада булып килгәннән соң (анда да Красный Луч мәсьәләләре белән шөгыльләнүдән туктамаган), янә бирегә юлланган. Берничә ел отпуск күрмәгән бу фидакарь җанның миңа үзе өчен түгел, якыннары өчен ныграк борчылуы ошады. Сөйләшеп утырган бер арада “Иң авыры, әгәр ныклап уйлап карасаң, миңа да, мондагы яугирләребезгә дә түгел бит, иң авыры – өйләребездә калган әти-әниләргә, балаларыбыз белән калган хатыннарыбызга”, – дип әйтеп куйды ул.
 
– Илебез Президенты Владимир Путинның Донбассны тергезүдә ярдәм күрсәтү турындагы указы чыккач, башта биредә Башкортстаннан башка кешеләр эшләде, былтыр исә республика Башлыгы Радий Хәби­ров мине монда ко­ман­дировкага җибәр­де, – дип искә ала Азамат Сәфәргали улы. – Килдек, биредәге социаль-икътисади хәл белән таныштык, иң актуаль мәсьәләләрне ачыклап, урындагы хакимият органнары һәм халык белән сөйләшеп, республикабыз Башлыгына җиткердек. Алар, беренчедән, юлларның начар торышы, икенчедән, социаль объектларның (мәктәпләр, балалар бакчалары, күпфатирлы йортлар) җимереклеге, өченчедән, медицина ярдәменең булмавы (шәһәрдәге 110 мең кешегә 2 педиатр), дүртенчедән, укучы балаларның җәйге ял күрмәве һәм башкалар.
 
Хөкүмәтебезнең махсус вәкиле сүзләренә караганда, Уфадагы җентекле сөйләшүләрдән соң инде 13 майда ук бирегә беренче төзүчеләр, табиблар бригадалары килеп җитә, ә 16 майда юлчылар мондагы җитештерүчеләргә бәйле булмас өчен гумконвой составында Башкортстаннан махсус китерелгән асфальт-бетон заводын җыю һәм көйләү эшләренә тотына. Ул гына да түгел, республика Башлыгыннан, АБЗны 12 июньдә эшкә кушарга, дигән күрсәтмә була, ә газда эшләүче заводка әле ике чакрым газүткәргеч сузасы, моңа акча табасы, аннары эшләр башкарырга подрядчы оешма эзлисе, проект-смета документларын төзисе һәм килештерәсе бар...
 
Боларны җентекләп язуымның (әле эшчеләрне каршы алу, урнаштыру, көнкүреш шартлары булдыру, ашату кебек бик күп эш-мәшәкатьләрне монда язып та бетерерлек түгел!) сәбәбе шул гына: гәзит укучыларыбыз республика белгечләре һәм җаваплы хезмәткәрләренең бер ел элек биредә нинди баш җитмәслек киеренке, кырыс һәм катгый шартларда эшләвен бераз булса да күз алдына китерсен өчен. Кыскасы, булдыклы егетләребез ничек итсә итә, ә 8 июньдә завод беренче тонна асфальтны бирә! Аның белән безнең юлчылар иң беренче чиратта шәһәр үзәгендәге балалар уен мәйданчыгын асфальтлап куя. Ул мәйданчыкны без үзебез дә барып карадык, анда уйнап йөрүче шат балаларны, эскәмияләрдә сабыйларын тыныч кына күзәтеп утыручы яшь әниләрнең канәгать йөзләрен күрү Башкортстан егетләренең ЛХРда никадәр игелекле, зур һәм сәяси яктан мөһим эш башкаруын бераз гына булса да аңларга ярдәм итә.

Урамнар бар, юлы юк...

Балалар уен мәйданчыгыннан без туп-туры егетләребез әле юл эшләре алып барган урамга юлландык. Анда эшләрнең кызган мәле иде. Бу изге эшләрнең һәммәсенә Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан Вадим Ханов кураторлык итә, әле ул – Красный Лучта төбәкнең автомобиль юлларына дәүләт күзәтчелеге һәм контроле буенча бүлек белгече-эксперты.
 
“Башкиравтодор”ның “Красный Луч” юл ремонтлау-төзү идарәсе начальнигы Ришат Әхмәтов (Балтач районының Сәйтәк авылыннан) әйтүенчә, әле биредә 33 кеше эшли, 5 эшчене урындагы халык исәбеннән җәлеп иткәннәр. Ришат Фәнис улы монда Бөре ДРСУының Мишкә участогыннан мастер Рус­лан Аллаяров белән бергә икенче сезон эшлиләр икән. Фидакарь хезмәткәрләр исемлегендә, шулай ук, Гафуридән кәтүкче Альберт Янузапов, Белореттан шофер Михаил Платонов, Мишкәдән эшче Андрей Саркиев, Одессадан 2014 елда Учалыга яшәргә күченгән эшче Дмитрий Феохари. Шул ук Учалыдан Дмитрий Акимовны аерым телгә алып үтәсем килә. Аның данлыклы картәтисе, Советлар Союзы Герое кайчандыр шушы җирләрне фашист илбасарларыннан, бандерачылардан азат итүдә зур батырлыклар күрсәткән, ә менә бүген аның оныгы шушы ук җирләрне, яңа буын нацистлар җимергән, бомбага тоткан шәһәрне төзекләндерүдә катнаша. Менә шундый үзенчәлекле тарих, уйласаң, уйланырлык...
 
Биредәге яшәү шартларына да зарланмый юлчылар, тулай торакка яхшы гына урнашканнар, электр җылыткычлы ике душ кабинкалары, кер юу машиналары бар. “Биредәге җитәкчелек һәрвакыт ярдәм итеп тора, кирәк әйберләрне табу хәстәрен күрәләр. Кайбер вак-төякләрне кайчак үзебез дә сатып алабыз”, – диләр. Яңа смена белән ай саен алмашып торалар икән, шул вакыт үтүгә Башкортстаннан юлчыларның яңа бригадасы килеп җитә.
 
Җимерелеп беткән шәһәр урамнарыннан соң бу участокка килеп җиткәч, үзеңне бөтенләй икенче дөньяга эләккәндәй хис итәсең, бу “икенче дөнья” күп дигәндә йөз метрдан соң бетәр дә аякларны машина идәненә янә каты итеп терәп, башны бәрелүдән саклап барырга туры килер, дип көтәсең. Бу халәтебезне күреп, Азамат Сәфәргали улы елмаеп кына куйды.
– Курыкмагыз, егетләр, бу участок Вахрушево шәһәрчегенә кадәр тигез. Хәзер шунда кадәр барып кайтырбыз. Былтыр, нигездә, чокырларны ямау белән генә шөгыльләнгән идек. 15 мең тонна асфальт җитештереп, рәттән тулысынча җәелгән ара 7,5 километрдан артмады, – дип аңлатма бирде ул. – Быел өзлексез түшәлгән юл полотносы озынлыгын 27 чакрымга җиткерергә планлаштырабыз, әлегә шуның 6 километры эшләнде. Сезон беткәнче бу бурычны үтәрбез, дип өметләнәм.
 
Үтәрләр дә, булдырырлар да, ышанам, чөнки, Башкортстан юлчыларының ихлас ярдәмен аңлап, аларга ничек тә булышырга, яңа, матур, тыныч тормыш корырга ярдәм итәргә килгәнлекләрен бәһаләп, аңлап, урындагы халык та урамга өмәгә чыккан иде. Алар арасында урындагы хакимият, безнеңчә әйткәндә, авыл советы рәисенең дә булуы, кулларына көрәк алып, юл читләрен чүп-чардан тазартып йөрүе мине берчә гаҗәпләндерде, берчә сокландырды.
 
Тагын шунысы да бар: берәр дустанә илгә олы каза килгәндә, ул зур бәхетсезлек кичергәндә Русия аларга иң беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыга; меңнәрчә тонна гуманитар йөк, беренче кирәк-ярак, эчәр су, азык-төлек, медикаментлар озата; үз белгечләрен – коткаручыларны, табибларны, янгын сүндерүчеләрне һәм башкаларны шунда җибәрә. “Үзебезгә дә җитми! Менә безгә бирсеннәр! Бетмәс анда бөтен дөнья хәерчеләре!” – Шуның ише елау-сыктауларны, аһ-зарларны, кухня хатыннары дәрәҗәсенә төшеп зарлануны беренче карашка олпат, акыллы гына күренүче бик күп ирләрдән дә ишеткәнем бар. Һәм, иманым камил, минем шушы язмаларымны укып утыручылар арасында да бар андыйлар! Аларның: “Әллә үзебезнең юллар такыр?! Анда асфальт салып йөргәнче, үзебезнең юлларны карасыннар!”, “Әллә бездә мәктәпләр җитәрлек?”, “Әллә безнең балалар лагерьларда ял итеп ята?” – диюләрен мин инде ишетеп торам кебек.
 
Нәрсә әйтим? Сезнең, иптәшләр, чыннан да беткән, бетерелгән, бомбага тотылган юлларны, башкаларның ничек яшәвен күргәнегез юк. Үзегезнеке белән чагыштырып карар мисалларыгыз юк. Шул беткән юллардан чак кына читкә китсәгез дә минага эләгеп шартлау ихтималлыгын уйлаганыгыз юк. Махсус хәрби операция зонасында сугышучы егетләребезнең кайберләре бүген бар, иртәгә юк икәнлеген, ул егетләрнең берсе улыгыз, кадерле кешегез, якын туганыгыз булу мөмкинлеген аңлау дәрәҗәсе юк. Минут саен ракета шартлавын көткәнегез юк. Күккә караган, анда карга күргән саен дрон дип котыгыз очканы юк. Гомумдәүләт күзлегеннән карап, гомум дөнья сәясәте хакында уйланганыгыз юк. Дөньяның бүгенге вакытлыча муллык, тынычлык, иминлек белән генә бетмәвен, иртәгә нәрсәләр булу ихтималлыгын чамалаганыгыз юк. Дөньялар имин-аман булса, ул юллардагы чокырлар берни түгел икән ул! Күкләр аяз булса, андагы каргага да сөеп, сокланып карап торасың! Туеп сикермик, җәмәгать!

Анжела шәһәргә ямь өстәде

Юлчылар янында булганнан соң табибларыбыз янына киттек. Шәһәр үз тормышы белән яши, кемдер сыра шешәсе күтәреп китеп бара, әниләре янында балалар уйнап йөри. Яшьләр сирәк күренсә дә, безгә бәхет елмайды: матур киенгән, бөтен сылу, ымсындыргыч гәүдә­сеннән яшьлек дәрте һәм матурлыгы ташып-бөркелеп торган чибәр кыз яныннан тыныч кына үтеп китә алмадык: әлеге күренеш бу шәһәрдә, бу мохиттә шулкадәр тансык иде!
Баксаң, бүген Анжела аттестат алган икән! Аны яшьлек язының матур тантанасы белән котлап, киләчәккә планнары белән кызыксындык. Ул Луганск дәүләт медицина университетына укырга керергә хыяллана. Ачыклануынча, биредә вузга БДИ нәтиҗә­ләре буенча да, имтиханнар биреп тә кереп була икән. “АиФ”тан хезмәттәшем Сергей белән аңа озак кына сокланып карап торганнан соң (аеруча Сергей инде, әлбәттә!), бу балага имтиханнарда да, тормыш юлында да уңышлар теләп саубуллаштык.

Ак халатлылар – пакь күңеллеләр

Башкортстан табибларының һөнәри һәм гражданлык фидакарьлеге, каһарманлыгы турында, югарыда инде телгә алганымча, без “Кызыл таң” битләрендә сан саен диярлек язып килдек, әле дә яктыртмыйча калган саныбыз юк. Алар, аеруча иң катлаулы, хәвефле беренче көннәрдә ковидка каршы көрәшкә курку белмичә, үз-үзләрен аямыйча күтәрелгән кебек үк, чын, туры мәгънәсендәге фронтка да иң беренчеләрдән булып юлланды.
 
– Башта бер дә гади генә булмады, – дип искә ала Хөкүмәт вәкиле Азамат Идрисов. – Башкортстаннан килгән табибларны беренче көннәрдә дәваханәдәге буш палаталарга урнаштырдык. Шушы вакыт эчендә безнең табиблар, ә алар инде барлыгы 250дән артык белгеч булды, балаларны да исәпләп, 72 меңнән артык кешене кабул итте. Башта поликлиникаларда гына кабул итсәләр, соңрак авыллар һәм поселоклар буйлап үзебезнең республикабыздагы “Сәламәтлек поездлары” кебек йөри башладылар. Урындагы халыкның күптән табиблар күргәне юк, шуңа чиратларга кичтән үк языла башлыйлар иде. Петровское кебек тагын өч шәһәрдә булдылар.
 
Азамат Сәфәргали улы сөйләвенчә, безнең табиблар былтыр көз якташ яугирләребез сугышкан алгы сызыкка да чыга башлаган. Анда ­ караганнар, дәвалау билгеләгәннәр, ә кайберләрен савыктыру өчен шәһәргә дә алып кайтканнар. Соңрак ЛХР Хөкүмәте үтенече буенча вакытлыча өч госпиталь дә оештырылган.
 
– Әлеге вакытта биредә 21 белгеч эшли, – ди смена җитәкчесе, Уфада калган хатыны белән 17 һәм 10 яшьлек балаларын сагынып яшәүче, Сипайлово бистәсендәге 5нче балалар поликликасы табибы Нуршат Гыйбазов. – Монда килгәннән бирле мең бала һәм шул кадәр үк өлкән пациентны кабул иттек. Бригадада травматолог-ортопед, офтальмолог, балалар хирургы, лор табибы, УЗИ белгече, стоматолог һәм башкалар эшли. Соңгы вакытта гына КТ (компьютер томографиясе) алып килеп урнаштырдык, анда эшләргә хәзер урындагы табибларны өйрәтәбез. Бу җиһазлар, дарулар – барысы да Башкортстан исәбенә Сәламәтлек саклау министрлыгы аша тәэмин ителә.
 
Смена җитәкчесе фидакарь табиблардан Альбина Әминеваны, Александр Матвеевны, Эльвира Канизованы, Дилара Рахмангулованы, Рафаэль Котдусовны һәм башкаларны билгеләп үтте.

“Мәктәп элек элитный иде...”

Шәһәрнең 7нче мәктәбе дә әлеге вакытта Башкортстан исәбенә төзекләндерелә. Без анда булганда аның нәкъ бер ел элек – 16 июньдә утка тотылуын (былтыр шәһәргә 8 тапкыр “прилет” булган, быел – тагын берничә) искә төшерделәр. Хәер, биредә бу турыда онытмыйлар да.
 
Ул көнне дошман ракетасы уку йортының спорт залы өстенә килеп төшкән, бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Шулай да игътибарга лаек очраклар бар: ракета төшеп шартлаганда мәктәп ихатасында балалар уйнап йөргән булган, аларны тиз арада аннан алып чыгып киткәннәр. Ә җыештыручы булып эшләүче апа үтә дә үткен зиһенле булып чыккан: тиз арада директор кабинетына кереп, аннан укытучыларның хезмәт кенәгәләрен, башка документларны сумкасына тутырып алып чыгып йөгергән!
 
Шунысын да әйтергә кирәк: мәктәп моңа кадәр дә бик “элитный” исәпләнгән, шуңа да 25 майда чыгарылыш кичәсендә ата-аналар аның ремонттан соң да “престижный” булып калу-калмавы белән үтә дә кызыксынган.
 
– Барысы да элеккечә кебек әйбәт, хәтта яхшырак та булачак, – диде безгә проект җитәкчесе Денис Исаев. – Уку йорты тулысынча сыйфатлы ремонтланачак, заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
 
Монда мин әлегәчә беркайда да очратмаган бер үзенчәлеккә игътибар иттем: эшчеләр тулысынча урындагы белгечләрдән, мондый эшләрдә тәҗрибәсе булган эшчеләрдән тупланган, аларның күбесе Петровское шәһәрендәге Миңнегали Шәйморатов исемендәге мәктәпне ремонтлауда катнашкан (бу уку йортына без киләсе язмада тукталырбыз). Димәк, урындагы ир-егетләр яңадан тыныч тормыш белән яшәргә, җиңелчә кәсеп белән шөгыльләнергә түгел, ә эшләргә өйрәнә башлаган! Монысын да очраклы гына язмыйм, чөнки юл төзелешенә урындагы кешене – элегрәк шушы ук эштә хезмәт салган кәтүк машинистын кабул иткәннән соң, бераздан аның белән хушлашырга мәҗбүр булганнар – куллары бу эшне оныткан, квалификациясен югалткан. Менә нишләтә ул сугыш, тыныч хезмәт белән дистәләрчә ел шөгыльләнмәү...

Шартламаган ракеталар – аяк астында...

Мәктәптән чыккач, Азамат Идрисов безне неонацистларның бомбага тотуыннан шәһәрнең аеруча зур зыян күргән бистәләрен күрсәтергә алып китте.
 
– Барлыгы 70тән артык күпфатирлы йорт зыян күрде. Шәһәр утка тотылган вакытта үзем дә монда идем, күз алдымда булды. Әлеге хәлдән соң шәһәр урамнарында шартламаган снарядлар адым саен дип әйтерлек аунап ята иде. Күп йортларның стеналары гына серәеп торып калды...
 
Саубуллашыр алдыннан шәһәрдәге тормыш дәрәҗәсе белән кызыксынабыз.
 
– Төрле бистәдә төрлечә. Кайдадыр суны көненә – иртәле-кичле берәр сәгатькә, кайдадыр 2-3 сәгатькә бирәләр, җылы су турында сүз дә юк. Әлегә кадәр ташкүмер ягып җылытылучы йортлар, социаль объектлар бар.
Егетләр, бөтен нәрсә чагыштырып карагач кына беленә бит. Тегендә, үзебездә, без моны аңлап җиткермибез икән...

Фәнис ГӘРӘЕВ,
“Кызыл таң” гәзитенең махсус хәбәрчесе.
Уфа – Луганск – Донецк – Запорожье – Херсон – Уфа.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас