+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 июль 2023, 06:00

Бәхил бул, Илнар!

Башкортстаннан "Сибай" ансамбле солисты махсус хәрби операциядә яраланганнан соң вафат булган.

Бәхил бул, Илнар!Бәхил бул, Илнар!
Бәхил бул, Илнар!

Илнар Хәтмуллинның якыннары аның авыр яралануы һәм ашыгыч дәваханәгә салынуы турында белгәч, эзли башлыйлар. Бу хакта социаль челтәрләрдә гаилә дуслары Луиза Кәримова хәбәр итте.

"Бүген коточкыч хәбәр килде, Илнарны коткара алмадылар! Лариса һәм Илдар, кайгыгызны уртаклашабыз, сезгә аны кичерергә сабырлык телибез. Илнарны эзләүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!" - дип мөрәҗәгать итте ул социаль челтәрләрдә.

Элегрәк артистның 28 июньдә сугыш вакытында авыр яралануы билгеле була. Аның аягын ампутациялиләр, шулай ук кулында, күкрәгендә һәм башында күпсанлы ярчыклы яралар була.

Аны Рубежный госпиталеннән алып китәләр. Шуннан соң эзләр югалган һәм якыннары аны эзләүне игълан иткән.

Илнар Хәтмуллинга 23 яшь иде. Ул СВОга мобилизация буенча киткән. Быел февральдә яугирнең улы туган.

Илнарның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Фотр: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас