+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
11 июль 2023, 05:15

Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...

Башкортстан журналистларының бер төркеме махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.

Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...
Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...

“Ю. Туровский һәм В. Семашконың “Волыньның поляк халкына карата украин милләтчеләренең явызлыклары. 1939-45” дигән хезмәтендә язылганча, 1943 елның 9 ноябрендә Сарна районының Паросле авылында украин милләтчеләре бандасы, үзләрен партизаннар дип алдап, көне буе ашап-эчеп ята. Кич җиткәч, барлык йортларны уратып алып, алардагы 173 полякны үтерәләр.
Соңрак әлеге мәетләрне җентекле карау-тикшерү барышында җәлладларның аеруча кансызлыгы теркәлә: имчәк балалары өстәлләргә кухня пычаклары белән кадап куелган, өлкәннәрнең тән тиресе сыдырып алынган, хатын-кызлар көчләнгән, аннары күкрәкләре кисеп алынган, башка мәетләрнең тере чакта ук иреннәре, колаклары, танаулары киселгән, күзләре чокып чыгарылган...
Бу вәхшилек тәмамлангач, җәлладлар урындагы староста өендә көмешкә эчеп бәйрәм иткән. Соңыннан буш шешәләр, чүп-чар арасында бер яшьлек сабый табылган, ул өстәлгә штык белән кадап куелган, аның авызына бер нацист ашалып бетмәгән тозлы кыяр кыстырып киткән...”

(“Кара китап. Бандерачыларның вәхшилекләре” китабыннан. Мәскәү, 2023 ел).


Петровское – республикабыз өчен кадерле шәһәр

Кичә Красный Луч шәһәрендә Башкортстан көче, белгечләре һәм эшчеләре ярдәме белән төзекләндерелүче социаль объектларда, поликлиникада урындагы халыкны дәвалаучы якташ табиблар янында булганнан соң, республикабыз Хөкүмәтенең биредәге вәкиле Азамат Идрисов белән төштән соң без барып күрәсе Петровское шәһәре, андагы Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемен йөртүче мәктәп турында да сөйләшеп алдык. Республика матбугаты, радио һәм телевидениесе, электрон мәгълүмат чараларында бу мәктәп төзелеше, ремонты, төзекләндерү барышы, моның өчен күпме көч салынуы һәм чыгымнар тотынылуы турында күп язылды инде, шуңа да аларның барысына да җентекле тукталып тормаска булдым.
Азамат Сәфәргали улы сөйләвенчә, Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан Красный Луч һәм аның тирә-ягындагы башка шәһәр-поселокларны, авылларны, алардагы социаль объектларны тергезүнең 2025 елга кадәр комплекслы планы расланган. Аларга миллиардча сум юнәлтеләчәк, ләкин бу республикабыз акчалары гына түгел, әлбәттә.
– Петровское шәһәрендәге генерал Шәйморатов исемендәге 22нче мәктәпкә килгәндә исә, алдан исәпләнгән план буенча, без анда былтыр – түбәне, фасадны ремонтларга, тәрәзәләрне алмаштырырга, ә быел инженерлык коммуникацияләрен яңартырга, эчке бизәкләү эшләрен тәмамлап, территорияне төзекләндерергә тиеш идек, – ди Азамат Идрисов. – План шундый иде. Соңрак 1 сентябрьгә – Белем көненә объектны өлгертергә кушылды һәм без бу бурычны үтәдек.
Шул ук вакытта әлеге мәктәпнең бөтен тәэминаты, төзелеш материаллары, җиһазлары Башкортстаннан китерелгәнлеген дә истән чыгарырга ярамый. Биредә, Азамат Сәфәргали улы сөйләвенчә, көне-төне өч сменада республикабыздан 100-150 кеше эшләгән.

Һәркем көнләшерлек мәктәп

Төштән соң Петровское мәктәбенә безне “Башкортстан вәкиллеге”ндә эшләүче Ишембай районы хакимиятенең юридик бүлеге начальнигы, ә биредә юрисконсульт, Хөкүмәте­без вәкиле ярдәмчесе, яшь кенә булуына карамастан, бик булдыклы егет Илдар Гыйззәтуллин алып китте.
Шәһәргә юлыбыз да, анда барып җиткәч, урамнарда да юл өслегенең сыйфаты һәркайдагыча иде, әллә ни аермасы юк. Ә менә мәктәпкә якынлашу белән уку йортының яңа буяулар белән ерактан ук балкып утыруы монда никадәр зур, җентекле эш башкарылуы турында сөйләп тора. Алай гына да түгел, мәктәп бу шәһәрдә иң матур, иң төзек бина түгел микән әле?! Өстәвенә, тирә-ягы яшеллеккә күмелгән, стадионы да, физкультура-спорт комплексы да тулысынча хәвефсез резина өслек белән капланган.
Фасадында игътибарны иң беренче чиратта шундый язу җәлеп итә: “Луганск Халык Республикасының гомуми белем бирү дәүләт учреждениесе. Генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендәге 22нче Петровское мәктәбе”. Гөлназ Серова җитәкчелегендәге бу уку йорты 35 педагогны берләштерә.
Фойега үткәч исә анда безне мәшһүр якташыбыз Миңнегали Шәйморатовның бюсты каршы ала, шунда ук диварларда кавалерия дивизиясенең үткән данлы һәм шанлы юлы, дошман тылына үткәрелгән рейдлар маршрутлары схемасы, шушы төбәкне фашистлардан азат итү өчен гомерләрен биргән якташ сугышчылар турында белешмәләр урын алган.
Шунысы да игътибарга лаек: уку йортында “Герой партасы” да җиһазландырылган, анда легендар генералыбызның кыскача биографиясе белән танышырга мөмкин. Директор Гөлназ Камил кызы узган елларда монда булган Башкортстан журналистларына сөй­ләгәнчә (бу килүебездә ул уку елы нәтиҗәләре, БДИ мәсьәләләре буенча үткәрелүче киңәшмәдә иде), мондый парта булдыру укучы балаларга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный.
Ә батыр якташыбызның кыскача биогра­фиясендә шундый юллар бар: “Немецларны Сталинград янында тар-мар иткәннән соң озак та үтмәстән, 1943 елның февралендә, М. М. Шәйморатов җитәкчелегендәге данлыклы дивизия Донбасс җирләрендә дошман тылына кыю рейд ясый, Чернухино станциясен кулга төшерә. Бу операция өчен дивизия Ленин ордены белән бүләкләнә һәм аңа – 16нчы гвардия исеме, ә полковник Шәйморатовка генерал-майор званиесе бирелә.
1943 елның 23 февралендә Миңнегали Минһаҗ улы Туган ил өчен барган сугышларда Ворошиловград өлкәсенең (хәзер – Луганск Халык Республикасы) Г. И. Петровский исемендәге динамит заводы (Петровское) белән Юлино (Штеровка) поселоклары арасында батырларча һәлак була, легендар комдивның гәүдәсе шушында соңгы сыену урыны тапкан”. Әлеге вакытта без, Башкортстан журналистлары, нәкъ шушы төбәктә, нәкъ шушы урыннарда идек.

Шәйморатов эзләре буйлап

Мәктәптән соң без шушы шәһәрдә үк легендар якташыбыз җирләнгән Туганнар каберлегенә юл тоттык. Ул уку йортыннан әллә ни ерак та түгел. Биредә урнаштырылган һәйкәлдәге язуда, гадәттәгечә, яуда башын салган каһарманнарга дан җырланса, ерак түгел урын алган гранит плитәдә аның кемнәргә багышланганлыгы язылган. Анда мондый юллар бар:
“Биредә безнең шәһәребезне 1943 елның 2 сентябрендә немец-фашист оккупантларыннан азат иткән 7нче кавалерия корпусы, 346нчы һәм 87нче укчы дивизияләрнең сугышчылары, шулай ук башка хәрби подразделениеләрнең легендар Донбасс җирен оккупантлардан азат итү сугышларында башын салган яугирләре җирләнгән.
Туган илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда һәлак булган геройларга мәңгелек дан!”
Шушы плитәдән соң бихисап мәрхүм батырларыбызның исемнәре язылган тактаташлар һәйкәлнең ике ягы буйлап тезелеп киткән. Монда кемнәрнең генә газизләре башын салмаган да кемнәрнең генә әтиләре, ирләре, уллары соңгы сыену урынын тапмаган. Уйлап карасаң (әгәр шулай дип әйтергә яраса, әлбәттә), болар әле – чагыштырмача бәхетле мәрхүмнәр, чөнки миллионнарча “хәбәрсез югалган” яугирләребез бүгенге көнгә кадәр чит-ят җирләрдә җирләнмәгән килеш рәнҗеп, күпме сазлыкларда аларның сөякләре бүген дә мүкләнеп череп ята; сөлдәләре тиешлечә җир куенына тапшырылмаганлыктан, әрвахларның җаннары тынычлык тапмыйча, 80 ел буе иңрәп, адашып йөри...
Мемориалның урта бер җирендә яугирләрнең командирлары истәлегенә тактаташ урын алган. Анда шушы туганнар каберлегендә җирләнгән гвардия генерал-майорлары Миңнегали Шәйморатов, Степан Дудко, гвардия полковниклары Александр Карпушенко, Иван Сабуров, Андрей Сарбай һәм Василий Горбатенконың исемнәре уеп язылган.
Авыр туфрагыгыз – җиңел, җаныгыз җәннәттә булсын, ил батырлары! Белегез: сезне Туган илебез онытмады, сезнең батырлыгыгыз алдында Ватаныбызның менә инде ничә буыны баш ия, истәлегегезне кадерләп саклый, сезгә багышлап әдәби әсәрләр, шигырьләр, җырлар иҗат итә, каһарманлыгыгыз турында яшь буыннарга сөйли, алар да шушы мисаллар нигезендә сезнең белән горурланып үсә, илебезнең чын ватанпәрвәрләре булып тәрбияләнә.
Менә без дә, җырларыбызда җырланган легендар Шәйморатов генералыбыз, синең туган ягыңнан – Башкортстаннан, кендек каның тамган төбәгеңнән кайнар сәламнәр алып килдек, ә соңгы тамчы каның түгелгән төбәк халкы синең истәлегеңне кадерләп саклый, кабереңә эзен суытмый. Тыныч йоклагыз, илебез азатлыгы өчен гомерләрегезне биргән каһарманнарыбыз!..

Шушы биеклектән бөеклеккә ашкан ул...

Туганнар каберлегеннән без күңелләребез тынычлыгын җуйдырган янә бер истәлекле урынга – легендар комдивның гомере өзелгән, соңгы тамчы каны тамган, соңгы сулышын алган урынга юл тоттык. Шундый ук юлсыз юллардан чокыр-чакырларны, берничә уйсу җирне һәм калкулыкны үтеп, тирә-як уч төбендәгедәй күренеп торган соңгы биеклеккә – генерал Шәйморатовның сүрелмәс даны шушы биеклектән бөеклеккә ашкан урынга күтәрелдек.
Анда безне, очып китәргә әзерләнгән Урал бөркете кебек, киң күкрәгеннән, иңбаш­ларыннан үсеп чыккан “канатларын” җәеп, ерак офыкларга горур карашын ташлап, мәшһүр генералыбыз Миңнегали Шәйморатов бюсты каршы алды. Аның постаментына “Шушы урында 1943 елның 23 февралендә 112нче Башкорт атлы дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Минһаҗетдин улы Шәйморатов батырларча һәлак булган. 2020 елның 30 мартында (үлгәннән соң) аңа “Русия Герое” исеме бирелде. Бюст башкорт халкының улы Салават Щербаков тарафыннан куелды”, дип язылган.
Әйтергә кирәк, бюстның тирә-ягы да, аннан батыр соңгы сулышын алган урынга кадәр плитәләр түшәлгән сукмакның чит-читләре дә пөхтә итеп чабылган, җыештырылган. Моның өчен урындагы хакимияткә, Герой исемен йөртүче мәктәп укучыларына зур рәхмәт! Ул сукмак исә Геройның бюсты яныннан һәлак булган урынына алып бара. Кинәт аска төшеп киткән чокырның югарырак урынында – салкын ташлар арасында Башкортстан бөркете, каһарман улының соңгы тамчы кайнар каны тамган, йөрәге тибүдән туктаган. Ул ташлар илбасар фашистларга нәфрәт белән тулышкан, ярсып типкән батыр йөрәгенең кайнарлыгын бүген дә – 80 ел үткәч тә саклый кебек...
Ташларга “Здесь 22. II-43 г. героически погибли генерал-майор Дудко С. И., генерал-майор Шаймуратов М. М.” дип язылган. Шунда ук якташыбызга багышланган шундый ук эчтәлекле тактаташ та урын алган. Шунда җирдә яткан канәфер чәчәкләрен алып, мин тактаташка кыстырып куйдым һәм бер минутка тын калдым, чөнки мондый урында сүзләр артык иде...

Фәнис ГӘРӘЕВ,
“Кызыл таң” гәзитенең махсус хәбәрчесе.
Уфа – Луганск – Донецк – Запорожье – Херсон – Уфа.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас