+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
14 июль 2023, 13:10

"Алар - чын геройлар!"

Бүген Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында Радий Хәбиров һәлак булган сугышчыларның - махсус хәрби операциядә катнашучылар Илгизәр Зиннуров, Морат Йосыпов, Винер Сәйфуллин, Илгиз Латыйповның әти-әниләре белән очрашты.

"Алар - чын геройлар!""Алар - чын геройлар!"
"Алар - чын геройлар!"

Барлык геройлар да "Батырлык ордены" белән бүләкләнгән.

Юрик Олегович Зиннуров, Гөлнәзирә Варисовна һәм Гомәр Гәрәевич Йосыповлар, Винера Мәүләвиевна Хатамова һәм Зимфира Гыйлемхановна Каймиросова белән аралашканда, төбәк җитәкчесе аларга чын ир-атларны, Ватанны саклаучыларны тәрбияләгән өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм кайгыларын уртаклашты.

Радий Хәбиров һәлак булган балаларның әти-әниләренә республика кардиодиспансерында махсус эшләнгән программа буенча дәвалану һәм реабилитация курсын үтәргә тәкъдим итте, бу аларның уллары өчен рәхмәт йөзеннән республика эшли алганның бик аз өлеше генә, дип билгеләп үтте.

"Сезнең балаларыгыз яшь иде, ләкин алар барысы да - үз бурычларын намус белән үтәгән чын геройлар. Без барыбыз да сезнең белән горурланабыз һәм кайгырабыз. Безнең төп бурыч - аларны хәтердә тоту һәм ата-аналарына, гаиләләренә һәм балаларына даими кайгыртучанлык күрсәтү. Кирәк булса, балаларны эшкә урнаштырырга һәм алга таба белем бирергә ярдәм итәчәкбез. Сугышчыларыбызның гаиләләре турында кайгырту - минем шәхси контролем астында", - диде Радий Хәбиров.


Төбәк җитәкчесе Кыйгы районы хакимияте башлыгына һәлак булган якташлар истәлеген мәңгеләштерү буенча барлык чараларны күрергә һәм аларның гаиләләрендәге проблемаларны контрольдә тотарга кушты.

Радий Хәбиров яугирләрнең әти-әниләренә Шәйморатов орденын тапшырды, алар хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бүләкләнде.

"Алар - чын геройлар!"
"Алар - чын геройлар!"
"Алар - чын геройлар!"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас