Сибай филармониясе артистлары Башкортстан халкы өчен видео мөрәҗәгать яздырган.
Элегрәк социаль челтәрләрдә аларның СВОда булуы турында бәхәсләр башланган иде. Филармониянең 23 яшьлек солисты Илнар Хәтмутлинның үлеме өчен кайгырган республика халкы сәнгать эшлеклеләренең беренче булып мобилизациягә эләгүенә хәсрәтләнде.
Видеода филармониянең биш артисты Башкортстан халкына мөрәҗәгать итте.
- Сәлам, кадерле дуслар, туганнар. Без Сибай театр филармониясе артистлары. Безнең өчен борчылганыгыз, эшләребез белән кызыксынганыгыз өчен зур рәхмәт. Дустыбыз һәм хезмәттәшебез Илнар турында сез барысын да ишеттегез, бу бик кызганыч. Без моны һаман да кабул итә алмыйбыз. Үз чиратында, Илнарның әти-әнисенә, хатынына һәм барлык якыннарына сабырлык телибез. Безнең дустыбыз Илнар - патриот, чын башкорт Герое, - диделәр ирләр.
Алар Илнарга снарядның эләгеп, аның гомерен алуы бик кызганыч дип билгеләп үтте. Яшь кешенең яраланганлыгын күргәч, алар аңа беренче ярдәм күрсәтә, шуннан соң госпитальгә озаталар. Берничә көннән соң алар аның үлгәнен беләләр.
- Дөресен генә әйткәндә, бу безнең өчен зур шок. "Урыны җәннәттә булсын", - диде ир-ат видеода.
Аның сүзләренчә, артистлар беренче көннән үк бер-берсенә ярдәм итә. Аларның ротасында күпчелек - Урал аръягыннан.
– Безнең турыда борчылуыгыз, ярдәмегез, гуманитар ярдәмегез өчен рәхмәт, безгә барысы да килеп ирешә, – дип белдерде ир-ат.
Роликта фонда яңгыраган шартлау тавышлары ишетелә.
Әлеге яугир видеода хәбәр иткәнчә, аларга кемдер Башкортстан Башлыгының Русия Оборона министрлыгына артистларны агитация төркеменә күчерүләрен сорап мөрәҗәгать итүен җиткергән.
- Хөрмәтле Радий Фәрит улы, Әминә Ивниевна, Сезгә рәхмәт белдерәсебез килә. Туган илебез кая кушса, шунда ярдәм итәргә һәрвакыт әзербез. Ватанга, Башкортстанга хыянәт итмәячәкбез, - диде алар.
Исегезгә төшерәбез, филармониянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, СВОга 12 кеше җибәрелгән: биш биюче, ике музыкант, ике җырчы, ике драма артисты һәм бер сәхнә монтажлаучы. Күптән түгел батырларча һәлак булган биюче 23 яшьлек Илнар Хәтмуллинны алып кайтып җирләделәр.
фото: социаль челтәрләрдән.