1943 елда Волынь мәхшәре бик күп поляк авылларында дәвам итә, бандерачылар гади халыкка карата коточкыч явызлыклар кыла.
Дубна районының Загорцы авылында украин милләтчеләре бер хуҗалык башлыгын качып барганда куып тота һәм “башкача тормасын өчен” штык белән җиргә кадап куя;
Костополь районының Гута Степанская авылыннан вәхшиләр 18 поляк кызын урлап алып китеп, барысын да көчләгәннән соң үтереп, бер рәткә тезеп салалар һәм өсләрендә “Ляшкалар (полькалар) шулай үләргә тиеш” дигән язулы тасма калдыралар; шул районның Мосты авылында хатыннары украинка булган бертуган полякларны җәзалап үтерәләр;
Сарна районының Антоновка авылында бандерачылар Юзеф Эсмонтны баганага бәйләп, тере килеш аркылы пычкы белән кисәләр.
(“Кара китап. Бандерачыларның вәхшилекләре” китабыннан. Мәскәү, 2023 ел).
Минем позывной – “Белый”
Иртән бик еракларга юлга чыгасы булгач, кичтән җентекле әзерләндек: безнең хәвефсезлек өчен җаваплы кеше итеп билгеләнгән каләмдәш, хезмәттәш, майор Рөстәм Камалетдинов тагын бер тапкыр хәрби инструктаж үткәрде; аннары бронежилетларны киеп, аларның үлчәмен һәркемнең гәүдәсенә туры китереп яраклаштырдык; аның бихисап кесәләренә кан агуын туктату өчен жгутлар, авыртуны басучы уколлар, шприцлар, бинтлар һәм башкаларны тутырдык – олы бөтен бер пакет белән алып барган шушы һәм башка медицина кирәк-яраклары теге бронежилетларның бихисап кечкенә кесәләренә сыйды да бетте! Үзебезнең күкрәк-аркаларга һәм машиналарга беркетер өчен Уфада ук әзерләп алып килгән, урысча һәм инглизчә “Пресса” дигән язуларны файдаланмаска булдык – мондагы инструкторлар аларны шунда ук кире какты: артык игътибар җәлеп итәргә кирәкми: “нежелательно!”
17 июньдә иртәнге җиденче яртыда безне озатып йөриячәк “Циган” позывнойлы сакаллы инструктор, тагын да ике сакалтай – Хәмзә хәзрәт белән батюшка Виктор (гәзиттә, гадәттә, “атакай” дип язабыз, ләкин мин бу тәрҗемә белән һич килешмим) утырган машина без яшәгән тулай торак янына килеп туктаган иде инде. Алар белән күрешеп очрашканнан соң, безнең машинада өлкән һәм җаваплы кеше итеп мин билгеләнгәнлектән, “Циган” миңа рация тоттырды һәм аның белән ничек кулланырга кирәклеген өйрәтте. Эфирда исем белән дәшү тыелганлыктан, минем позывной – “Белый” булачак (ак машинада булгангадыр инде, чөнки үзем бер дә белый түгел).
Шулай итеп, мин, “АиФ в Башкортостане” (алар берничә төрле) басмаларының бер үк вакытта нәшрият йорты директоры, баш мөхәррире һәм тагын бер гәзите мөхәррире урынбасары Сергей Дорофеев, “Рено-Логан” руле артындагы шофер Наил абзыебызга иминлегебезне ышанып тапшырып, “Циган”ның “УАЗ-Патриот”ы артыннан Донецк юнәлешендә ерак сәфәргә юлландык. Ярый, ак машинабызга тагын бер тапкыр ак юллар теләгез!
Әллә кайчан яктырган иде инде, шунлыктан тирә-якны күзәтеп, үземә кирәк булырдай дип санаган күренешләрне блокнотыма теркәп барырга тырышам. Вакыт-вакыт рация аша хәл
белешеп алабыз.
Тирә-якта – кая карама юл төзелеше. Бомбага тотылу яисә бик озак еллар бу төбәкләрдә инфраструктура каралмау сәбәпле, төзекләндерү эшләренә монда җитди тотынганнар.
Берничә сәгатьтән зур, матур шәһәрне үттек, Донецк дип аңладым. Гадәти тыныч тормыш дәвам итә. Урамнары тулы тупыллар үсеп утыра, ләкин монда аларның кайрылары аксыл-яшел. Икенче яклап каштаннар тезелеп киткән...
Мелитополь
Запорожье өлкәсенең Мелитополь шәһәренә юл тоттык, Азов диңгезенә якынлашып киләбез, димәк. Озакламый анда барып та җиттек, шунда ук капкалап алырга да уйлаштык.
Кыскача белешмә.
Мелитополь шәһәре Запорожье шәһәреннән 120 чакрымда урнашкан. Атамасының грекчадан тәрҗемәсе – “баллы шәһәр”. Билгеле вакыйгаларга кадәр анда 158 мең кеше яшәгән, әле 50-60 мең тирәсе. Анда 93 милләт вәкиле гомер кичерә, алар – нигездә, украиннар, урыслар, болгарлар, кырым татарлары, белоруслар, чегәннәр, әрмәннәр, татарлар, яһүдләр, греклар һәм башкалар.
“РИА Новости” агентлыгы язганча, 3 мартта Мелитополь шәһәре Запорожье өлкәсенең рәсми башкаласы дип игълан ителде. Бу турыдагы указга төбәк Башлыгы вазыйфасын башкаручы Евгений Балицкий кул куйды. Документта “Запорожье өлкәсенең административ-сәяси үзәге итеп Мелитополь шәһәрен билгеләргә”, – диелә. Указда шулай ук әйтелүенчә, башкаладан тыш, Бердянск и Энергодар өлкә әһәмиятендәге шәһәрләр дип таныла. Мондый карар “дәүләт идарәсен нәтиҗәлерәк итү һәм Запорожье өлкәсе халкына дәүләт хезмәтләрен сыйфатлырак һәм вакытында күрсәтү максатында кабул ителде”.
Бу төбәкнең Русия составына кергәннән соң Мелитополь Запорожье өлкәсенең вакытлыча башкаласы булачагы турында референдум үткәч, 30 сентябрьдә, өлкә хакимиятенең Баш советы әгъзасы Владимир Рогов хәбәр иткән иде. Моңа кадәр өлкә үзәге булган Запорожье шәһәре әле Украина гаскәрләре контролендә.
“Төбәк башкаласы функцияләрен вакытлыча Мелитополь шәһәре үтәячәк. Монда төп сүз – вакытлыча, чөнки азат ителгәннән соң Запорожье шәһәре янә өлкә башкаласы булачак”, – дигән иде Владимир Рогов. Без исә ул кадәр үк эчкә кермик һәм Башкортстан ир-егетләре хезмәт иткән позицияләргә юлыбызны дәвам итик...
“Ооо, туган як номерлары!..”
Бүген инде дистәләрчә блок-пост үттек, һәрберсендә катгый паспорт контроле. Хәзер инде паспортларыбызны сумкаларыбызга кире салып та тормыйбыз, янда гына ята. Биредә якташларыбыз хезмәт итәме-юкмы икәнлеген шул да күрсәтеп тора: махсус җиһазландырылган оборона-ут нокталары өстендә Русия һәм аның субъектлары флаглары җилферди. Башкортстан флагын күрсәк, аңлап торабыз: биредә – безнекеләр! Алар үзләре дә, машинабызны күреп, шат елмая: “Ооо, безнең туган як номерлары!” – диләр.
Шулай итеп, без бу көнне әлеге өлкәдә урнашкан берничә позициядә, окопларда, блиндажларда булдык. (Аларның нинди торак пунктларына, елга-күлләргә якын урнашуы турында яза алмыйм, чөнки рөхсәт юк, контроль каты. Гаепләмәссез).
Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Башкортстан Милли китапханәсе директоры Марат Зөлкарнәевның СВО зонасына китүе, өлешчә мобилизация буенча хәрби комиссариаттан повестка алгач та “Менә хәзер минем вакыт җитте!” дип белдерүе турында республикабыз матбугатында, радио-телевидение тапшыруларында, электрон мәгълүмат чараларында күп язылды, шуңа күрә монысы хәзер хәрби сер булып исәпләнмидер. Биредә аның позывное – “Музей”. Нигә “Музей”мы? Билгеле булуынча, ул хәрби хезмәт урынына барып җиткәч тә башкорт тирмәсенә охшатып – блиндаж, аннары үзе урнашкан ноктада музей һәм китапханә оештыра, анда Бөек Ватан сугышы тарихы буенча китаплар туплый, ә аның бу экспозициясе республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятенә багышлана.
Анда барып күрешкән сәгатьләрдә үк мин аңа үзебез белән алып килгән “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрен, “Тулпар” журналларын, шулай ук башка маршрут белән киткән егетләр исеменнән “Башкортостан” гәзитен, “Агыйдел” журналы нәшер иткән китапларны тапшырдым. Аның киң билгеле башкорт тирмәсендә дә булдык. Хәзерге вакытта аны үзгәртеп корырга җыеналар икән, моның өчен республикадан махсус төзелеш материаллары да китереп җиткерелгән. Бик матур һәм уңайлы булмакчы, ди. Аннары без “Музей” озатуында позицияләргә юлландык.
(Уфага кайтканнан соң да без Марат белән электрон почта аша язышып, фотолар җибәрешеп тордык. Менә аның кыска гына соңгы хаты: “Хәерле көн, Фәнис агай! Фотоларыгызны алдым, зур рәхмәт! Тагын да зуррак рәхмәт монда килеп, безнең позицияләрдә булганыгыз өчен! Егетләр бик шатланып калды, ә монысы – иң мөһиме! Олы ихтирам белән, Марат”).
“Илгә авыр чакта – мин сафта!”
Егетләр барысы да ихлас аралаша, бу сүзне әйтергә ярый микән, дигән кебек, ипләп кенә як-ягына каранып та сөйләми. Булган һәрбер ноктада без егетләргә үзебез белән алып килгән күчтәнәчләребезне – гәзит-журналлар тутырылган пакетларыбызны, бүләкләребезне тараттык.
Чираттагы позиция сусаклагыч буенда урнашкан иде. Каховка плотинасын Украина режимы шартлатканнан соң, сер түгел, ерак ярлар аша бер-берсен бинокльдән карап-күзәтеп торучы сугышчыларның позицияләре дә берникадәр үзгәреш кичергән.
– Ул вакытта сезнең позицияләр монда идеме? – дип кызыксынам чираттагы якташым “Брат”тан.
– Әйе, берничә метрда булган позицияләрне су юып алып китте, төшерде. Су ярга нык какты. Монда каршы якка кадәр сусаклагыч аша 12 чакрым иде, хәзер яртылаш кимеде.
– Прилетлар еш буламы?
– Нигездә, ракеталар һәм дроннар. Шуңа күрә дә тирә-якка, һавага һәрвакыт игътибарлы булу таләп ителә...
Бераздан окоп-траншеяләр белән танышырга киттек. Алар буйлап йөргәндә боларның ничек эшләнгәнлеге турында безгә взвод командиры, Октябрьский егете сөйләп-таныштырып бара.
– Башка, тылдарак урнашкан позицияләрдә, блиндажларны да экскаватор казый, бетон плитәләрне дә кран сала, аннары инде яугирләр калганын көрәк белән чокып, казып, тигезәп эшләп бетерә. Ә безгә, алгы сызыкта булганлыктан, барысын да кул белән казырга туры килде. Әле без китеп барган позициянең озынлыгы 380 метр тәшкил итә, ут нокталарына, “подсобка”ларга төрле якка китүче траншеяләр белән барлыгы 500 метрдан да артып китә. Шулай булгач, монда егетләргә бик җиңелләрдән булмады, дип әйтәсем килә.
– Мобилизациягә чакыру алгач, үзегезнең реакция, уй-фикерләр ниндирәк булды соң? Бәлки, башкалар барсын, мин инде хезмәт иттем, дигәнрәк коткылы уйлар да башыгызга кереп чыккалагандыр? – дип, провокационрак характердагы сорау да биреп карыйм.
– Юк, күңелдә андый шик-шөбһә булмады. Илебез мине үстергән, тәрбияләгән, укыткан, мине квалификацияле офицер итәр өчен дәүләт чыгымнар тотынган икән, димәк, минем бу бурычымны кайтарыр өчен вакыт җиткән. Минем әлеге мәсьәләгә карата позициям шундый. Шуңа да бүген монда, алгы сызыкта.
Траншеяләрне йөреп чыккач, тагын бер якташ “мобик” белән (мобилизацияләнгәннәрне биредә шулай дип атап йөртәләр) танышам.
– Мин үзем Кырмыскалы ягыннан, нәнәй-картәтиләр шунда яши. Позывной – “Маршал”. Үзем Уфада яшим. Монда мин ноябрьдән. Минем белән монда башкаладан тагын “Даниссимо”, “Ара”, “Икоз” позывнойлы егетләр бар. Алар, нигездә, Уфаның Совет, Киров районнарыннан.
– Мин Туймазы районының Серафимовка поселогыннан, – дип сүзгә кушыла икенче бер “мобик”. – Позывноем – “Закир”, снайпер. Үзем Стәрлетамакта яшим, автослесарь булып эшлим. Хатын белән аерылыштык, ике кызым Серафимовкада яши, шуларны бигрәк сагынам. Мартта кыска вакытлы ялга кайтып килгәннән соң хәзер күңелем тынычланды...
Егетләрнең биредәге позицияләре, яшәү һәм хезмәт шартлары белән танышканнан, бик ерак та түгел снарядмы, минамы шартлавы гөпелдәүләрен сагаеп тыңлаганнан соң, без юлыбызны арытаба дәвам иттек. Әйткәндәй, егетләр сөйләвенчә, биредә ракета, снарядларның кайда шартлавына карамастан, алгы сызыкка караганда берничә чакрым тылда шартлаган, анда килгән “прилетлар” күпкә куркынычрак, чөнки анда дошман һөҗүмен бу кадәр үк көтмиләр, ә биредә алар мондый “сюрпризларга” һәрвакыт әзер. Ә ул прилетлар тәүлекнең теләсә нинди вакытында, теләсә кайсы сәгатендә булырга мөмкин...
“Тылыбыз ныклы булса, без – чакматаштай!”
Икенче ноктага якынлашабыз. Бу блок-пост өстендә дә Башкортстан флагы җилферди – безнекеләр! Мондагы взвод тулысынча диярлек үзебезнең чакмагышлылар булып чыкты. Үземнең дә күрше Илеш районыннан икәнлегемне әйткәч, бер-беребезне беренче тапкыр гына күрсәк тә, күптән очрашмаган дус-ишләр кебек кочаклашып күрештек. Аннары аларның яшәгән блиндажларына төшеп, тормыш-көнкүреш, хезмәт шартлары белән якыннан танышып йөрдек.
– Егетләр, хатлар, шәхси посылкалар алганыгыз бармы соң? – дип сорыйм.
– Әйе, килеп тора барысы да. Полевая почта да эшли. Азык-төлек җитәрлек, барысы да бар.
– Керләрегезне Днепрда юасыздыр инде?
– Юк инде (көләләр), хәтта стиралкабыз бар, ул көне-төне эшли. Әлбәттә, тагын берәү булса, кире какмас, баш тартмас идек! (Диктофонымдагы шушы язмаларны Уфага кайткач тыңлаткач, үзе дә Чакмагыштан булган хатыным: “Их егетләр, якташларым! Исән-сау гына кайтыгыз! Керләрегезне кул белән юарга да әзербез!” – дип куйды).
– Егетләр, әти-әниләрегезгә, хатыннарыгызга, сөйгән кызларыгызга нинди теләкләр, сәламнәр җиткерәсегез килә?
Бу тәкъдим-соравыма егетләр, нәкъ ирләрчә иттереп: “Иң мөһиме – анда алар исән-сау булсын! Без монда бирешмәбез, чакматаштай нык торырбыз! Тылыбыз ышанычлы, ныклы булса, безнең дә күңелләр тыныч булыр!”
Алар фотога төшкәндә дә битләрен капламады. “Страна должна знать своих героев в лицо!” дип көлешеп алдылар да, “Кызыл таң” гәзите әләмен җилфердәтеп, тезелешеп тә бастылар. Мин аларга бу материалны, фотоларны гәзиткә бастырганда катгый таләпләр буенча йөзләрен барыбер “брюлить” итәчәгебезне аңлаттым. Так что, егетләр, гаепләштән булмасын!
Без саубуллашыр алдыннан гына егетләрнең берсенә шушы көннәрдә 45 яшь тулачагы билгеле булды. Мондый очракны бүләксез калдырып булмый иде, шуңа да багажникта күчтәнәчкә дип алып килгән соңгы тәмле кәнфитләр тартмасын аңа калдырып киттем. Туган көнең белән, якташ! Бу авыр вакытларны исән-имин үткәреп, башка матур даталарыңны туган ягыңда кадерле әти-әниең, сөекле хатының һәм газиз балаларың белән бергә билгеләргә язсын! Без сезнең барыгызны да туган якларда көтеп калабыз!
Фәнис ГӘРӘЕВ,
“Кызыл таң” гәзитенең махсус хәбәрчесе.
Уфа – Луганск – Донецк –
Запорожье – Херсон – Уфа.