+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 июль 2023, 07:32

Җиңү белән кайтыгыз дип, сагынып көтә туган бусага

Батырлык ил өстенә бәла килгәндә сынала, ди халык. Хак сүзләр. Бүген, неонацистлар тагын баш калкыткан заманда, иң кыюлар, иң тәвәккәлләр, кулларына корал алып, Ватаныбыз иминлеген саклар өчен махсус хәрби операциягә юллана. Аларның һәркайсына тирән хөрмәтебезне җиткерәсе килә.Көчле затлар яу кырында илебезнең киләчәге, азатлыгы өчен җанын-тәнен аямый көрәшкәндә, аларның гаиләләре ничек яши соң? Аларга нинди ярдәм күрсәтелә? Бүгенге язмабыз шушы актуаль темага багышлана. Әңгәмә­дәшебез – “Бердәм Русия” партиясенең Кушнаренко районы бүлекчәсенең башкарма секретаре Альбина Газизова.

Җиңү белән кайтыгыз дип, сагынып көтә туган бусагаҖиңү белән кайтыгыз дип, сагынып көтә туган бусага
Җиңү белән кайтыгыз дип, сагынып көтә туган бусага
Альбина Айратовна, Кушнаренко районыннан ничә кеше махсус хәрби операциядә катнаша?
– Кушнаренколылар мобилизация кысаларында да хәрби операциягә юлланды, ир-егетлә­онтракт буенча да хезмәт итә. Батырларыбызны зур хөрмәт белән, тантаналы рәвештә озаттык, кыска вакытлы ялга кайтучыларны да игътибар белән чорныйбыз. Яугирләрнең гаиләлә­ренә ярдәм мәсь­әләсенә килгәндә, алар белән һәрдаим тыгыз элем­тәдә торабыз. Былтыргы елның сентябреннән “Бердәм Русия” партиясенең Кушнаренко районы бүлекчәсе канаты астында Миң­негали Шәйморатов исемен­дәге волонтерлар штабы эшләп килә. Эшчән­лекне күпкырлы алып барабыз, яу­гирләр гаиләләренең бер генә мөрәҗә­гатен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз.
– Ниндирәк мөрәҗәгатьләр килә яугирләрнең гаилә әгъза­ларыннан?
– Дөнья булгач, төрле хәлләр була, төрле ярдәм таләп ителә, әлбәттә. Мисал өчен, хәрби әзерлек үтү урынына барып, безгә район хакимияте вәкиле белән өч никахны теркәүне оештырырга да туры килде, суд приставлары белән берлектә махсус хәрби операциягә китүче ир-егетләрнең банк карталарыннан чикләүләрне алу башкарылды. Уфа шәһәре колледжларының берсендә белем алучы баланы, яугирнең соравы буенча, үзебез йөреп, барлык кирәкле документларын тутырып, Кушнаренко күппрофильле колледжына күчердек. Кечкенә балалары булган гаиләләрнең сабыйларын чиратсыз балалар бакчаларына урнаштырабыз. Йорт-кураны төзекләндерү буенча да мөрәҗә­гатьләр килеп тора. Аларны да тиз арада хәл итәргә тырышабыз. Күптән түгел бер гаиләнең шәхси йортының түбәсе алыштырылды, тиздән тагын шундый ук эш икенче шәхси хуҗа­лыкта башкарылачак. Моби­ли­зацияләнгән ике кушнарен­ко­лының әти-әнисенә медицина ярдәме кирәк булгач, башкаладагы дәваханәгә алып барып, барлык таләп ителгән тикшеренү­ләрне үткәрү, дәвалану алу буенча ярдәм оештырылды. Яу кырындагы батыр­ларыбызның гаи­ләләренә азык-төлек белән дә булышабыз.
– Җәй көне нинди мөрәҗә­гатьләр күбрәк?
– Әлеге чорда ихаталарда чүп үләннәрен чабу, утын белән тәэмин итү турында мөрәҗәгать­ләр еш килә. Бу җәһәттән волонтерларыбызга зур рәхмәт җитке­рәсе килә. Узган ел һәр авыл Советы биләмәсенә “Бердәм Русия” партиясе печән чапкычлар алып бирде. Менә шулар белән волонтерларыбыз яугирләрнең ихата-бакчасын тәртипкә китерә, печә­нен дә чабып бирә. Утын белән тәэмин итү турында сөйләгәндә, шәхси эшкуар Ришат Гәрәевны һәм “Бердәм Русия” партиясеннән район Советы депутаты Тимур Латыйповны мактап телгә алыр идем. Алар үз исәбенә берничә яугир гаиләсенә утын китерде. Иске Тукмаклы авылында гомер кичерүче гаиләнең йортында җылыту челтәре торбалары алыштырылды.
– Фронттагы якташларга гуманитар ярдәм җыю эше дә дәвам итәдер?
– Әлбәттә! Бу изге эштә предприятие, оешмалар, шәхси эшкуарлар, аерым гражданнар бик актив катнаша. Гигиена кирәк-яраклары, дарулар, консервлар, файдалы үләннәр, бал, маскировка челтәрләре, кием-салым гына түгел, кушнаренколылар уртак көч белән фронтка “Газ-66” машинасына җайлап ясалган күчмә мунча-мичкә дә, җиңел автомобильләр дә җибәрде. Шәйморатов һәм Доставалов исемен­дәге башкорт батальоннарында хезмәт итүче якташларыбызга ун тапкыр исемле посылкалар озаттык.
– Әлеге вакытта районда контракт буенча хезмәткә җәлеп итү ничек оештырылган?
– Электән шулай булган: илгә хәвеф янаганда, чын ир-егетләр һәрчак кулына корал алып, үз теләге белән Ватанны, гаиләсен дошманнан сакларга киткән. Бу хакыйкать бүген дә үзгәрешсез кала. Якташларыбызны контракт буенча хезмәткә җәлеп итү буенча районда киң колачлы эш алып барыла. Район хакимияте вә­килләре махсус бүленгән транспорт белән даими рәвештә авылларга чыга, халык белән очраша. Авылларда бу юнәлештә эшләүче стационар пункт­лар да бар. Контракт буенча хәрби хезмәткә юлланучы батырларыбызны да, мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы каһарман якташларыбызны да – барысының да җиңү белән исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуын көтеп калабыз. Гаиләләре өчен борчылмасыннар, без алар белән һәрдаим элемтәдә торабыз, ярдәм кулы сузарга һәрчак әзербез.
– Әңгәмә өчен рәхмәт!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште.
Кушнаренко районы.

Автор фотосы.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас