+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 июль 2023, 04:28

Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...

Башкортстан журналистларының бер төркеме махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.

Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...
Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...
“Прагматик максатлардан чыгып кына украин милләтчеләре кайбер яһүдләрне (мәсьәлән, табибларны) үзләренә эшкә яллаган, башкалары исә юк ителергә тиеш булган.

ОУНның (Украин милләтчеләре оешмасы – Русия Федерациясендә тыелган оешма) Иминлек хезмәте референты отчетында язылганча, “Элегрәк Иминлек хезмәте приказ чыгарды – белгеч булмаган барлык жидларны яшерен генә юк итәргә, бу хакта башка жидлар һәм хәтта үзебезнекеләр дә белмәсен-сизмәсен. Юкка чыгарылган жидлар большевиклар ягына чыгып киткән, дигән хәбәр таратырга кирәк”.
Геттолардан качкан яһүдләр поляклар кебек үк җитәкчелекнең махсус директивасы нигезендә үтерелә. Көнбатыш Украинага Кызыл Армия килер алдыннан моңа кадәр милләтчеләргә эшләргә мәҗбүр ителгән белгеч яһүдләр дә, совет хәрби әсирләре дә, көнчыгыш төбәге украиннары да, яһүд гаиләләреннән торган лагерьлар да юк ителә.

“Холокост энциклопедиясе” (“Украинаның яһүд энциклопедиясе”) китабында тарихчылар А. Войцеховский һәм Г. Ткаченко язуынча, “Коры статистик мәгълүматларга караганда, сугышка кадәр Украина территориясендә яшәгән 2 миллион 700 мең яһүднең якынча 1 миллион 550 меңе оккупантлар тарафыннан юк ителә. Нацист-ОУН холокостының иң күп корбаннары Украинаның көнбатыш өлкәләренә туры килә – 977 мең кеше. Бу – барыннан да элек, ул территорияләрдә гитлерчылар контролендә һәм күрсәтмәсе нигезендә эш итүче украин милләтчеләре ерткычлыклары нәтиҗәсе”.
(“Кара китап. Бандерачыларның вәхшилекләре” китабыннан. Мәскәү, 2023 ел).

Гаскәри руханилар – яугирләргә көчле терәк

Башкортстанда Русия Геройлары Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальоннар оештырыла башлаганда ук республика яугирләренең рухи остазлары барлыкка килде: имам Хәмзә хәзрәт Хафизов белән протоиерей Виктор Иванов хәрби операция башланган беренче көннәрдән үк сугышчыларыбыз белән янәшә булырга теләк белдерделәр. Әлбәттә, дини кануннар буенча руханилар кулларына корал алырга тиеш түгел, ләкин бу әле аларның нацизм белән көрәшү мөмкинлекләре юк дигәнне аңлатмый, шуңа да аларның төп бурычы – хәрби хезмәткәрләрнең сугышчан рухын, хәрби максатка омтылучанлыгын тиешле дәрәҗәдә тотарга булышу, егетләрне позицияләрдә рухландыру, алар белән авыр вакытларда чын күңелдән әңгәмәләр оештыру.
Алар яугирләргә дини шевроннар, догалар тарата, боларны алар үзләре белән дә алып килгән, гумконвой составында республика волонтерлары да җыеп җибәрә. Кайчак Хәмзә хәзрәткә үзебезнең мөселман егетләре белән җомга намазлары үткәрү мөмкинлеге дә килеп туа, ләкин болар барысы да алгы сызыктагы хәл-шартларга бәйле. Кызганычка каршы, руханиларга хәрби хәрәкәтләр барышында һәлак булган егетләребез рухына дога кылырга да туры килә, моны алар бергәләшеп тә, аерым да башкара.

Хәзрәт

Имам Хәмзә хәзрәт Хафизов Башкортстан батальоннарының рухи остазы булу эшчәнлеген юкка гына сайламаган. Ул 2017 елда ук гуманитар миссия белән Донбасста, шул исәптән Луганск Халык Республикасының Петровское шәһәрендә була, генерал Шәйморатов һәлак булган һәм җирләнгән урыннарны зыярәт кыла. Шул чакларда ук хәзрәт биредәге халыкның неонацистлар белән ничек көрәшүен, сугышуын күрә һәм үзенең монда, якташ егетләребез белән янәшә булырга тиешлеген аңлый. Ә инде былтыр Хәмзә хәзрәт СВО зонасына Баш мөфти, Русия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин фатыйхасы белән юллана.
– Руханилар элек-электән хәрби хезмәтне үтәүдә катнашкан, – ди ул. – Октябрь революциясенә кадәр дә һәр полкта капелланнар – полк имамнары, батюшкалары булган. Шунысы да тарихи расланган факт: Миңнегали Шәйморатов дивизиясендә дә полк мулласы булган. Хәзер без шул традицияләрне тергезәбез. Безнең былтыр ук Башкортстан батальоннары белән бергә алгы сызыкка барасыбызны белгәч, сугышчыларыбыз бик шатланган иде. Яугирләребезнең Ватанны саклау буенча үз бурычлары булган кебек, руханилар да сугышчылар белән янәшә булырга тиеш.

Хәмзә хәзрәт һәм батюшка Виктор белән бергә миңа Луганск, Донецк республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре буйлап меңнәрчә чакрым ара үтәргә, бер бүлмәдә спальникларда янәшә ятып йокларга да туры килде. Хәзер мин аларны дини йолалар башкаргандагы бик җитди дин әһелләре, руханилар буларак та, үзебез генә булган чакта җиңел аралашучан, теләсә нинди дөньяви темага карата үзләренең төпле фикере булган сәясмәннәр, нечкә юмор хисле ир-егетләр буларак та чагыштырмача бераз беләм, дип әйтә аламдыр.

Берсендә, яугирләр белән аралашудан бераз бушрак вакытын туры китереп, мин аңардан “Кызыл таң” укучылары өчен әңгәмә дә яздырып алдым (аның видеоверсиясен сәфәрдә без бергә булган “АиФ” журналисты Сергей Дорофеев төшереп алды һәм ул соңрак гәзитебез сайтында урнаштырылды). Хәзер шул язманы китереп үтәсем килә.
“Мөхтәрәм Хәмзә хәзрәт! Хәзер инде Сезне “полк мулласы” дип кенә түгел, Башкортстан ир-егетләре хәрби хәрәкәтләр алып барган зоналардагы гомумгаскәри мулла дип тә әйтергә ярыйдыр.

Барлык “Кызыл таң” гәзите укучылары исеменнән Сезгә әссәләм мәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
– Вәгаләйкүм әссәләм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хөрмәтле “Кызыл таң” укучыларына һәм дә бөтен Башкортстан халкына кайнар сәламнәремне җибәрәм! Сәламнәремне махсус хәрби операциядә катнашучы барлык солдатлар исеменнән дә юллыйм!

– Хәзрәт! Сез батюшка Виктор белән берлектә менә инде елдан артык якташларыбыз хезмәт иткән территорияләрдә эшлисез, хәзер инде кайбер юнәлешләрдә икешәр, өчәр тапкыр да булгансыз. Әйтегез әле: тыныч тормышта дини мәсьәләләргә артык игътибар биреп бармаган ир-егетләребез беренче мәлләрдә руханиларны ничегрәк кабул итә иде? Беренче көннәрдә, бәлки, елмаеп кына куйганнары да булгандыр, хәзер исә дөньяга һәм динебезгә карашлары үзгәреп, җитдиләнебрәк киткәннәрдер?
– Әйе, без батюшка Виктор белән монда инде елдан артык, без Шәйморатов батальоны оешкан көннәрдән алып шушы бурычларыбызны башкарып киләбез. Бирегә бергә килдек һәм бөтен фронт сызыгы буйлап барлык батальоннарда, полкларда булдык һәм әле дә булабыз. Төрлесен күрдек һәм сугышчылар белән бергә күрәбез, шуның өчен дә биредә дин әһелләренә карашның бик уңай булуын билгеләп үтәсем килә. Һәм бүгенге көн чагыштырмача тыныч үтсә дә, иртәгә ни буласын, дошман ракеталары кайсы позицияләргә очып төшәсен беркем дә белми. Адәм баласына гомер бер генә бирелә, шуңа аны матур, мәгънәле итеп яши белергә кирәк. Монда изге яуда һәлак булганнар да шуңа туры оҗмахка юл тота, шәһит хөкемендә була. Шуның өчен дә дингә килегез, намаз укыгыз, дога кылыгыз, корбан чалыгыз, үзегезгә һәм бер сафта хезмәт итүчеләргә, сугышчыларга изге теләкләр теләгез, дип әйтәм. Һәм моны егетләребез, шөкер, аңлап кабул итә.

Барчабызга да – монда сугышучы егетләргә дә, аларның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына, барлык “Кызыл таң” укучыларына Аллаһыбыз хәерле тормыш насыйп итсен! Илебез өчен зур сынау булган шушы бәрелешләрдән егетләребез туган якларына имин-аман әйләнеп кайтсын!”
Аннары икенче бер подразделениедә мин аның якташ мөселман егетләренә үгет-нәсыйхәтләр бирүенә шаһит булдым.
– Менә изге Корбан бәйрәмебез якынлаша. Бергә җыелышып, бу бәйрәмебезгә ике сарык сатып алырга тырышыгыз, – диде ул. – Берсе белән үзегез сыйланыгыз, икенчесен янәшәдәге авыл халкына таратыгыз: алар Русия халкының, Русия мөселманнарының сугышны, бер-беребезне юк итүне түгел, ә шәфкатьлелекне, ярдәмчеллекне алга куйганын белсен.

Исламдагы бу мөһим гореф-гадәтне үтәргә тырышыгыз, чөнки хаҗ ае бара. Ә хаҗ кылу – Исламдагы биш багананың берсе: йорт нигездән, стенадан, идәннән, түшәмнән һәм түбәдән торган кебек. Шуларның берсен генә алып ташласаң да, өй инде өй булмаячак. Мөхәммәт пәйгамбәребез Ислам динебезне әнә шулай йорт белән чагыштырган.

Инде без, Башкортстан журналистлары, республикабызга кайтып киткәч, Корбан бәйрәме алдыннан Хәмзә хәзрәт СВО зонасыннан якташларыбызга мөрәҗәгать итте. Хәрби хәрәкәтләр зонасында корбан чалырлык мал-туар табу авыр булганлыктан, ә мөселман ир-егетләребез изге бәйрәмебезне барлык шартына туры китереп үткәрергә теләк белдергәнлектән, ул хәрби операция зонасына сарыклар табып җибәрүләрен үтенде.
Нәтиҗәдә, аның һәм егетләребезнең үтенече Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин ярдәме белән канәгатьләндерелде һәм 15 баш сарык СВО зонасына вакытында китереп җиткерелде, Корбан бәйрәме анда барлык шартларын үтәп билгеләнде.

Хәрби хәрәкәтләр зонасындагы мөселман ир-егетләрен Хәмзә хәзрәтнең рухи аркадашы булган батюшка Виктор да ихлас тәбрикләде. Анда, аерым алганда, болай диелә:
“Мөселман кардәшләребезне Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Шулай ук республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров йөзендә Башкортстан Хөкүмәте куйган бурычларны инде ел дәвамында иңгә-иң куешып бергә үтәгән рухи туганым Хәмзә хәзрәтне дә чын күңелдән котлыйм!

Үзебезнең өлешкә төшкән теләсә нинди авырлыкларны җиңә алырлык бердәм Русия халкы булып берләшүебезне күрү бик шатлыклы, ә Ходайга ышану-инануыбыз моңа булган омтылышларыбызны ныгыта гына.

Әлеге заманның авыр сынаулары безне үзара тагын да ныграк берләштерде һәм калебләребезне Ходайга юнәлтергә ярдәм итте. Тәңребез безгә үзенең игелекләрен, рәхмәтләрен насыйп итсен һәм дошман белән көрәштә көчебезне арттырсын, рухыбызны ныгытсын!
Ихтирам белән, гаскәри рухани, протоиерей Виктор Иванов”.

Гыйбрәтле хәл

Моны безгә махсус хәрби операция зонасы буйлап бергә йөргәндә офицерлар сөйләде.
Бервакыт безнең егетләр (сигез кеше) махсус задание белән “УАЗ”да юлга чыгар алдыннан Хәмзә хәзрәт белән батюшка Виктор аларга фатыйха биргәннәр, догалар кылганнар, машиналарын “изгеләндергәннәр”. Юлда барганда машина дошман минасына эләгеп шулкадәр көчле шартлаган ки, аның йөзләрчә вак өлеше тирә-якка дистәләрчә метрга очып таралган, карарлык җире дә калмаган. Әмма егетләребез, яралар һәм контузия алсалар да, барысы да исән калган. Шундый хәлләрдән соң могҗизага, Ходайның кодрәтенә ышанмас җиреңнән ышана башлыйсың...

Хәмзә хәзрәт шәхесенә тагын бер кечкенә штрих

Инде Херсон өлкәсендә булганда, иртәгә безнең төркем туган якларга кайтырга җыенганда, куна тукталган йорт янына кичтән шул төбәктә кулдан сатып алган яхшы мотоциклында Стәрлетамактан якташ яугир килеп туктады. Аны күрүгә үк Хәмзә хәзрәтнең күзләре очкынланып китте һәм ул әлеге егеттән бер урап килергә мотоциклын сорады. Ризалыгын алгач, хәзрәт мотоциклны иярләп алды да шул мизгелдә үк алга ыргылды. Аны барысы да хәзер егылачак, очачак дип коты очты, ә матай хуҗасы, башын тотып, “Эх, нигә генә бирдем мотоциклны!” дип кычкырып җибәрде.

Хәмзә хәзрәт кире борылып килгәндә безнең янга җитәрәк җәһәт кенә сикереп торып, мотоцикл утыргычы өстенә менеп басты! Мондый ук “джигитовканы” көтмәгәнлектән, барыбыз да авызларыбызны ачып катып калдык, ә мотоцикл хуҗасы исә (батюшка сөенеченә) бөтенләй чукына башлады! Өстәвенә, ул матайның аяк тормозы да юк икән, кулныкы гына, анысы да алгы тәгәрмәчнеке! Мондый тизлектә тормоз тыйса, алга таба әйләнеп кенә чыгачак иде. Ләкин хәзрәт ничек итсә итте, авызын ерып, яныбызга тузан туздырып килеп тә туктады. Барыбыз да җиңел сулап куйдык.
– Нигә мондый трюклар ясыйсыз, Хәмзә хәзрәт? Бик куркыныч бит! – дип сорап куйдым.
– Бер дә куркыныч түгел! Туган якка кайткан чакларымда мин атта да шулай йөрим! – дип кенә куйды ул.
Шулай итеп, 61 яшьлек хәзрәтебез бүген безгә тагын бер соклангыч ягы белән ачылды...

Батюшка

Виктор Иванов – элекке десантчы, Уфада ул кул сугышы буенча тренер буларак та яхшы билгеле. СВО зонасына барырга тәкъдим булгач та һич икеләнмичә ризалашкан, чөнки аның тирәнтен инануынча, Туган илне саклау, яклау – ирмен дигән һәр ир-егетнең изге бурычы. Әгәр Ватан аны билгеле бер бурыч үтәргә чакыра икән, димәк, аның сәгате суккан.

– Махсус хәрби операция зонасында минем төп миссиям – егетләребезгә рухи, дини, әхлакый терәк булу. Шуңа да руханилар элекке заманнардан ук яуда солдатлар белән һәрвакыт янәшә булган. Тормыштагы теләсә нинди хәлләрдә кешегә Ходай кирәк, ә сугышта – аеруча, – ди батюшка. – Хәтта физик яктан бик көчле кешегә дә рухи терәк, аны аңлаучы, хәлен уртаклашучы фикердәш кирәк. Безнең, руханиларның, хәрби операция зонасына үзләре белән бергә барачагыбызны белгәч тә егетләрнең күзләре очкынланып китте. Аларга без биредә бик кирәк.

Әйткәндәй, батюшка Виктор Уфа епархиясендә хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт бүлегенә җитәкчелек итә, “Александр Невский” исемендәге православие хәрби-патриотик берләшмәдә балалар белән теләп шөгыльләнә. СВО зонасында булганда да (Интернет тотып булган урыннарда), ялга кайткан арада да социаль челтәрләрдә актив языша, куркыныч позицияләрдә якташ яугирләр белән аралашкан мизгелләре турында фоторепортажлар урнаштыра.
Шуларның берсендә батюшка Шәйморатов батальоны сугышчылары турында болай дип язды: “Тузанга батып, пычранып беткәннәр, бераз арыганнар, ләкин күзләрендәге очкын сүнмәгән-сүрелмәгән. Егетләргә әфариннән башка сүз юк, чын яугирләр! Әйе, сугыш – сугыш инде ул, ләкин алар сынмыйлар-сыгылмыйлар, бирешмиләр: шаярышып та алалар, кечкенә шатлыкларга да сөенәләр, бер-берсенә кулдан килгәнчә ярдәм итәләр. Кыскасы – туганнар, кардәшләр, яудашлар. Һәм теләкләре дә бер, уртак – дошманны җиңү!”

Күптән түгел янә язуынча, СВО зонасында сугышучы ир-егетләрнең исән-имин кайтуын теләүчеләр алар өчен догада булырга тиеш. Дога – бик көчле коткару, саклау, ярдәм чарасы. Аның бу хактагы язмасы астында урысча да, башкортча да, татарча да комментарийлар бик күп.
Әлеге командировка вакытында без бик күп позицияләрдә, блиндажларда бергә булдык, анда алар Хәмзә хәзрәт белән бергәләшеп тә, аерым-аерым да якташ яугирләребез белән гыйбадәт кылдылар, аерым сөйләшүләр алып бардылар. Батюшка Викторның бер вәгазен миңа да тыңлап торырга туры килде һәм миңа аның фикер сөреше бик ошады.

Блокнотыма мин түбәндәгеләрне язып куйганмын.

“Ир кеше һәрвакыт ир булып калырга тиеш, ә тырнак буяп, алка тагып, итәк киеп, ярыммужик, ярымхатын-кыз булып йөрергә түгел. Берсендә чиркәүгә берәү шортик киеп килеп керде. “Биредә мондый кыяфәттә йөрергә ярамый”, – дим. “Син бит үзең озын итәкле күлмәк киеп йөрисең”, – ди. Мәйтәм, бу күлмәк түгел, бу – шинель. Бер читтәрәк гыйбадәтханәгә әзерлексез килгән хатын-кызлар өчен озын итәкләр дә әзерләп куелган иде. “Ә итәк кияргә ярыймы соң?” – ди. Мәйтәм, син бит – ир кеше, ә киясең килсә, ки, дидем. Ышанасызмы, алып киде! Менә шуны ничек ир кеше дип әйтәсең? Менә шуннан башлана ирлекне, рухи кыйммәтләребезне югалту.
Бу мәсьәләләр кешенең тышкы кыяфәтендә ачык чагыла. Әнә карагыз бүгенге җенси ориентациясе бозык мескеннәрне, трансвеститларны. Аларны ир дип әйтергә тел әйләнми. Ир кеше, гаилә башлыгы гаиләдә дин әһеле, рухани, мулла булырга тиеш. Үзенең гаиләсен-мәхәлләсен өйрәтергә, аның укытучысы булырга тиеш. Ир өйдә башлык булырга, хатыны, балалары өчен җавап бирергә, аларны туйдырырга, туендырырга, үз үрнәгендә тәрбияләргә, аларны якларга, сакларга, ә кирәк икән, яугир булырга, сугышка китәргә тиеш. Итәк астында качып калырга түгел. Алай булса, ул инде ир кеше түгел, ә бер мескен, чүпрәк.
Ә хатын ирен өйрәтергә, баш булырга тырышырга тиеш түгел. Әйе, хатыннар белән киңәшләшергә, сүзләренә колак салырга кирәк, ләкин соңгы сүз, карар ирнеке булырга тиеш.

Минем 10-11нче сыйныф кызларыннан сораганым бар, тырнагын буяп йөрүче егетләр сезгә ошыймы, дип. Фууу, диләр. Нигә кызларга кырысрак, азсүзлерәк, кыркурак егетләр ошый? Чөнки алар кыю һәм, әгәр кирәк икән, аларны яклый ала, ә мәмәйләр, җебекләр, илгә авырлык килгән бүгенге шартларда хәрби, ирлек бурычын үтәүдән качып калган итәкле ирләр түгел. Шуңа безнең җәмгыятьтә соңгы елларда ирләрнең, гаилә кыйммәтләренең деградациясе бара...”
Батюшка Викторны төрле чараларда еш очратырга мөмкин: хәрби дан бәйрәмнәрендә ул – десантчы киемендә, концертларда – гитара белән, сәнгать күргәзмәләрендә – үзенең картиналары янында. Ләкин ешрак – чиркәү киемендә, анда ул мәхәлләсе алдында бик гади һәм аңлаешлы телдә вәгазьләр сөйли. Шуңа да протоиерей Виктор Иванов Уфа епархиясендә һәм аннан читтә дә иң үзенчәлекле руханиларның берседер.

Виктор Евгеньевич Уфада туган, гади гаиләдә тәрбияләнгән, балачактан ук әтисе кебек десантчы булырга хыялланган. Уфада техникум тәмамлаганнан соң, армиядә десантчы булып хезмәт иткән. Аның җырларында да хәрби туганлык, антыңа тугрылык, ватанпәрвәрлек темасы ачык чагылыш таба. Хәзер аның 200дән артык җыры бар, аерым альбомнарын да чыгарган. Рәсем сәнгатенә дә урау юллар белән килгән – 1989 елда Виктор Иванов Уфа сәнгать мәктәбенең художество бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган. Күп кенә эшләре күргәзмәләргә куелган, күренекле рәссамнарның югары бәясенә лаек булган. СВО зонасында да ул блокнотын һәм каләмен үзеннән калдырмый.

Дингә ул армиядә рухани белән аралашканнан соң тартыла башлаган. Аннары Саратов дини семинариясен тәмамлаган, 1997 елда рухани булып киткән.
Батюшка Виктор хатыны Наталья белән өч бала тәрбиялиләр. “Җәмәгатем һәм әнием Таисья булмаса, мин күңелем яткан эшләр белән шөгыльләнә алмас идем”, – ди Виктор Евгеньевич.

Фәнис ГӘРӘЕВ,
“Кызыл таң” гәзитенең махсус хәбәрчесе.
Уфа – Луганск – Донецк – Запорожье – Херсон – Уфа.



Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас