«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төп максаты — ветераннарга һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә шәхси социаль ярдәм күрсәтү һәм аларга тиешле барлык ярдәм чараларын һәм социаль хезмәтләрне алуда ярдәм итү. Һәр ветеранны һәм һәлак булган катнашучының гаилә әгъзасын социаль координатор озата бара. Дәүләт фондында ярдәм бушлай бирелә.
Дәүләт фонды эшчәнлеге юнәлешләрендә юридик, психологик-терапевтик, медикаментоз һәм шифаханә-курорт ярдәме дә бар. "Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалы (https://t.me/zahitnikiotechictvarb) Уфада Минһаҗев урамындагы 107нче йортта урнашкан. Тел. + 7(347) 268-01-02.