+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 июль 2023, 04:27

Ул бүген дә алгы сызыкта!

1963 елның 17 июлендә Русия Герое Александр Доставалов туган.

Ул бүген дә алгы сызыкта!Ул бүген дә алгы сызыкта!
Ул бүген дә алгы сызыкта!
Мәгълүм булуынча, бүген илебез неонацизмга каршы зур көрәш алып бара. Русия солдатлары махсус хәрби операция бурычларын лаеклы үти. Әлбәттә, биредә Башкортстан яугирләренең өлеше дә шактый зур.

Белүебезчә, бүген алгы сызыкта республикада оештырылган берничә батальон дошман белән көрәшә. Аларның берсе батыр якташыбыз, Русия Герое Александр Доставалов исемен йөртә.

Доставалов Александр Васильевич – майор, батальон командиры урынбасары вазыйфасында хезмәт итә. Ул Уфа шәһәрендә 1963 елның 17 июлендә туган. 1981 елда Совет Армиясе сафларына алына. Псков шәһәрендә урнашкан 76нчы гвардия Һава-десант дивизиясендә хезмәт итә.
2000 елның 10 февралендә Чечня Республикасында гвардия майоры Александр Доставалов полкның тактик төркеме колоннасын озата барганда засада оештырырга җыенган террорчылар төркемен ачыклый. Хәлне тиз бәяләп, офицер әлеге төркемне юк итү турында боерык бирә. Нәтиҗәдә, дошман явыз планын тормышка ашыралмый кала, 15 террорчы юк ителә.

Шул ук елның 29 февралендә батальон подразделениеләре Аргун тарлавыгыннан террорчыларның үтеп керүенә комачаулау максатында югарырак биеклекләрне яулау өчен хәрби күнекмәләр үткәрә. Батальон командиры юк вакытта гвардия майоры Александр Доставалов командир булып кала. Алтынчы парашют-десант ротасы бандитлар белән бәрелешкә кергәч, батальон командиры урынбасары шунда ук дүртенче ротаның терәк пунктына килә, күрше подразделениегә ярдәм итү өчен аның хәрби бәрелеш урынына чыгуын оештыра һәм операцияне җитәкли. Гвардия майоры Александр Доставалов үзе десантчылар взводы белән 776.0 биеклеген яулый. Көн ахырына кадәр десантчылар күрше подразделениегә ярдәм итү өчен ике тапкыр һөҗүм итә. Әмма алар уңышка ирешми. 1 март төнендә, батальон командиры гвардия подполковнигы М. Евтюхиннан рация аша боевикларның өстен көчләре алтынчы ротаны чолгап алырга тырышуы турында белгәч, гвардия майоры Александр Доставалов алга барырга карар итә. Алтынчы парашют-десант ротасы десантчылары белән кушылуга чираттагы омтылыш уңышлы булып чыга. Операция барышында гвардия майоры Александр Доставалов авыр яралана, әмма сугыш кырын калдырмый һәм солдатлар белән җитәкчелек итүен һәм боевикларны дөмектерүен дәвам итә.

Бәрелешләрнең берсендә яраланган офицер яраланган десантчыны әсирлеккә алырга тырышкан берничә боевикны күрә. Авыр яраларына карамастан, гвардия майоры Александр Доставалов солдат янына ашыга һәм, боевикларны юк итеп, аны алгы сызыктан алып чыга. Ул үзенең хезмәттәшен коткара, әмма үзе үлемечле яра ала.
2000 елның 12 мартында, үлгәннән соң, Александр Доставаловка Русия Герое исеме бирелә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Александр Доставалов исемендәге Башкортстан батальоны сугышчылары Русия Герое кебек үк, дошманга каршы лаеклы көрәшә. Русиянең Оборона министрлыгы батальонның куелган барлык хәрби бурычларны лаеклы үтәвен билгели.

Ример Насретдинов.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас