Эмиль кечкенә чагында танкистлар батырлыгы турында китап укый. Шунда, өченче сыйныфта укыган чагында, китапның эчтәлеге белән тәэсирләнгән малай үзенең тормышын хәрби эш белән бәйләргә карар итә. Үсеп җиткәч, үзе теләп армиягә бара. Унсигез яше тулып та повестканы көтеп ала алмаган егет, үзе хәрби комиссариатка килә... Кыскасы, Эмиль балачак хыялына тугры булып кала: 2014 елда контракт буенча хезмәткә китә. Бүгенге көндә аның махсус хәрби операциядә катнашуы табигый: илгә куркыныч килгәндә, чын ир-егетләр читтә кала алмый!
Шушы көннәрдә “Фуга” позывнойлы егет ялда булып китте.
— Өйдә дә эшләр җыелган, тормыш иптәшем белән аларны аткарып чыгарга тырышабыз. Шулай ук күбрәк вакытны балалар белән үткәрергә тырышам. Я бергәләп аквапаркка, кинога барабыз, я ял итәргә табигатькә чыгабыз, — ди Эмиль. Ялга бирелгән ике атна эчендә туганнарны да күреп өлгерергә кирәк. Шулай ук Эмиль хезмәттәшләре җибәргән исемлек буенча да йөреп чыгарга өлгерә, кемгә нәрсә кирәк — барысын да алырга тырыша.
Эмиль белән Әлфия өч бала тәрбияли, олы улларына 15 яшь, ул Уфада кадет сыйныфында укый, әтисе кебек үк хәрби булырга хыяллана. Эмиль да бит 2014 елда Екатеринбургта танк дивизиясендә хезмәт итә башлый, аннары Алкинога күчә, махсус хәрби операциягә дә шуннан юллана.
— Олы улыбыз балта, пычкы эшләрен яхшы белә. Мин кайтканда эшләрне икәүләп башкарабыз, ул миннән күбрәк өйрәнеп калырга тырыша. Хәрби кеше өчен ныклы характер, үз принципларың булу мөһим, олы улыбызда ул сыйфатлар бар, — ди Эмиль.
— Мин дә кечкенәдән үземне хәрби хатыны булырмын, дип уйлый идем. Әмма киноларда ул — романтика, ә тормышта җиңел түгел. Чөнки еш кына элемтә булмый, һәм син кадерле кешең өчен ут йотасың. Ә инде сөйләшкән чакта аңа өйдәге мәшәкатьләр турында бик сөйләмәскә тырышам, — ди Әлфия.
— Кайчакта Әлфияне тегендә берәр нәрсә ватылуы, монда берәр эшнең тоткарлануы борчый. Ут эчендә алар шундый вак мәсьәләләр булып тоела, әмма өйдә аларның көнкүреше турыдан-туры шушыларга бәйле. Шуңа да мин аңа: “Кайткач эшләрмен, әлегә ул эшеңне читкә алып куеп тор!” — димен. Ә инде кайткач, барысын да җайлап, эшләп китәм. Миңа ул эшләр авыр хезмәттән соң ял кебек кенә, — ди Эмиль.
— Ирләрнең нервларын сакларга тырышабыз, — дип елмая Әлфия. — Ә инде эмоцияләр белән “хәрби хатыны” төркемендә бүлешәбез. Анда без даими аралашып, бер-беребезгә ярдәм итеп, җылы сүзләр әйтеп торабыз. Шулай ук хәрби часть җитәкчелеге белән дә элемтәдә торабыз, командирлар безнең сорауларга тулы мәгълүмат биреп бара, — ди Әлфия.
Эмиль – сапер-пулеметчы. Аның сүзләренә караганда, бу часть солдатлары даими рәвештә алгы сызыкта түгелләр.
— Безгә бурыч куела. Тиешле урынга барып, куелган бурычны тормышка ашырабыз һәм кайтабыз. Махсус палаткаларда, блиндажда яшибез. Хәрби дуслар белән бер савыттан, бер кашыктан ашыйбыз, килеп туган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез. Бу — чын хәрби дуслык! Әгәр дә хәзер миңа берәрсе шалтыратып ярдәм сораса, мин шундук аның янына юлланачакмын. Элек миндә кешеләргә, тормышка карата караш башкачарак иде. Хәзер дуслык кадерен дә, яшәү кадерен дә башкачарак аңлыйм. Хәрби эш безне бертуганнар сыман дуслаштырды, — ди “Фуга”.
Мәктәптә эшләүче тормыш иптәше Әлфия еш кына ире хезмәт иткән җиргә укучыларның хатларын җибәрүне дә оештыра.
— Ике-өч айга бер миңа туган яктан 200 хат, открытка килеп төшә. Сабый балалар кулы белән язылган хатларны укуы шундый рәхәт! Алар безне тыныч тормышка алып кайта, елмаерга бер сәбәп булып тора. Вакыт булганда үзебез дә балаларга видео-сәламнәр язып салырга тырышабаз, — ди Эмиль елмаеп.
Әйе, туган яклар белән аларны бәйләп торган җепләр нык. Шушы җепләр беркайчан да өзелмәсен өчен алар бүген ил сагында. Тизрәк илдә тынычлык урнашып, бар ир-егетләрнең дә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Без сезне җиңү белән көтәбез, бөркетләр!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.