1945 елның башында украин милләтчеләре үзләренең немец разведкасыннан булган хуҗалары җитәкчелегендә Кызыл Армия тылында җимергеч эшчәнлекләрен дәвам итә, ә Бандера диверсион эшчәнлекнең кураторы булып кала. Ул агентларга шәхсән үзе инструктаж үткәрә, Кызыл Армия тылында эшләрне активлаштыру турында приказлар бирә һәм “Абверкоманда-202” белән радиоэлемтәне көйләвен дәвам итә.
Бу команда составындагы биш диверсия мәктәбенең берсе, “Мольтке” дигәне, 1945 елның апреленә кадәр диверсантларны украин милләтчеләреннән генә әзерли. Моннан тыш, әлеге команда составындагы “Абвертөркем-206” Карпат тауларындагы УПА (Украина фетнәчеләре армиясе – Русия Федерациясендә тыелган оешма) отрядлары белән фронт сызыгы аша турыдан-туры элемтәдә була.
Германия капитуляция игълан иткәннән соң да Бандера юкка чыкмый. Соңыннан аны сугыштан соң СССРга каршы башланган “Салкын сугыш”та файдаланыр өчен АКШ разведкасы үз канаты астына ала һәм оккупацияләнгән Германиянең көнбатыш зонасына урнаштыра”.
(“Кара китап. Бандерачыларның вәхшилекләре” китабыннан. Мәскәү, 2023 ел).
Юнәлешебез – Херсон ягына
Бу тарафларга юлыбыз партизаннар сукмагы буйлап үтте, дип тә әйтергә мөмкиндер. Биредә нинди генә начар юллардан йөрергә туры килсә дә, бу кадәр дә чокырлы булганнарын хәтерләмим. Эчтән генә “Эх, бетерәләр “Кызыл таң” машинасын!” дип сыкранып та алам, чөнки бу “Логан” безнең редакциянеке иде. Төп шоссе янәшәсендә генә тип-тигез басу юллары сузылып киткән, ләкин безне “УАЗ-Патриот”та озата баручы “Циган” анда төшми. Аны аңлап була, чөнки хәвефсезлек – иң беренче чиратта, ул безнең иминлек өчен башы белән җавап бирә, ә ул юлларда сюрпризлар, ягъни миналар булырга мөмкин. Бу территорияләр инде чагыштырмача тыныч дип исәпләнсә дә, сакланганны Ходай саклармын, дигән.
Бомбага тотылган фронт юлларындагы чокырлар аша берничә сәгать барганнан, тагын да әллә ничә блок-пост үткәннән соң, ниһаять, ут-оборона пункты өстендә Башкортстан флагы җилфердәгән ноктага да килеп җиттек. Машинабызда республикабыз номерларын күргәч, егетләрнең дә авызлары ерылып китте, ләкин уяулыкларын югалтмыйлар: “Ваши паспорта!” таләбе кырыс яңгырый.
Егетләребез соңрак кына бераз ачылып китте. Каршы алучы тагын бер машинаны көткән арада танышып та алдык. Үзләре Благовар, Дүртөйле районнары егетләре булып чыкты, биредә тагын Илештән, Стәрлетамактан, Салаваттан, Күмертаудан, Караиделдән, башка районнардан да барлар икән. Кыскасы, бу позициядәге яугирләрнең 80 проценты якташларыбыз булса, калганнары Пенза өлкәсеннән, диделәр.
Ниһаять, безне каршы алучы да килеп җитте. Дүртөйледән икән, Артур. Исеме дә, позывное да шул ук. Полкның психологик эш буенча төркеме офицеры, монда кабул ителгән кыскартулар буенча – “псих”. Үзе болай, шөкер, бик тыныч холыклы егеткә охшаган. Ул безне имин генә төн кунасы урынга озатып куйды. Үзебезнең телефоннарны кабызырга ярамаганлыктан, Артурга хәлне аңлатып, хатынга аның телефоныннан “Йоклап булмый торган җиргә килеп җиттек. Тәрҗемә ит, үзең аңларсың” дигән смс-хәбәр язып җибәрдем. Шундук аңлаган, аннан “Уф Аллакаем! Исән генә йөре, Кояшым!” дигән җавап килде. Тагын бераз сөйләшеп торгач, Артур иртән фәлән сәгатьтә киләчәген әйтеп китеп тә барды.
Ул кичтә якыннан гына “Илиш” дип язылган “УАЗик” үтеп китүеннән йөрәгем ярсып тибеп алды, ә инде соңрак шул машинада (фотога төшереп ала алмадым, караңгы иде инде) Илеш егетләре үзләре дә килеп кергәч, рәхәтләнеп сөйләштек. Татыш һәм Игъмәт авылларыннан икән, уртак таныш барлыгы да ачыклангач, бөтенләй туганнар кебек булып киттек.
Алга – соңгы позицияләргә!
Вәгъдә иткән вакытта иртән безнең Артур да килеп җитте. Ул вакытка без дә күптән әзер идек инде. Машина номерларының төбәк өлешен кара скотч белән каплап куярга киңәш иттеләр, монда кайлардан килгәнлегебез урындагы халыкка бик кычкырып тормасын, диделәр.
Биредә көне буена бик күп подразделениеләрдә булдык. Хәзер инде кемне кайсында очратканы да онытылып бара, фотоларны карап кына искә төшерәм.
– Мин Караидел районының Кирҗә авылыннан, – дип таныштырды үзе белән “Ноки” позывнойлысы. – Үзем Уфада яшим. Мобик. Биредә инде сигез ай.
– Ә мин тумышым белән Ырынбур өлкәсеннән. Татар, Муса Җәлилнең якташы.
– Мин – “Борода”, Архангель районыннан.
Якташларыбызның позицияләрендә булганнан, тормыш-көнкүрешләре, кәефләре белән танышканнан, аларга да “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрен, “Тулпар” журналын таратканнан соң, машиналарга төялешеп, юлыбызны дәвам итәбез. Менә биредә тагын бер подразделение үзенең хәрби дежурлыгын алып бара. Танышабыз.
– Минем позывной – “Ленин”.
– Ооо, исәнмесез, Владимир Ильич! – дип шаяртам. – Сезнең белән 1917 елдан бирле күрешкән юк иде. Хәлләрегез шөкерме соң, Надюхагыз ни хәлдә?
– Надюхам-Наиләм Уфада калды. Шөкер, сирәк-мирәк сөйләшеп торабыз.
– Мин дә Уфадан, комбатның хәрби-сәяси эш буенча урынбасары. Позывноем – “Булгар”. Милләтебезнең тарихы белән кызыксынам, шуңа “Болгар”.
– Ә син кем?
– Замок. Ягъни взвод командиры урынбасары. Октябрьскийдан. Позывноем – “Бизон”.
– Охшап торасың... – дим. – Ә минем позывной – “Гарри”. Замкомвзвода сержант Гареев. Түлке 1984 елгы замок.
Дога саклар да, яклар да
Янә бер позициядә, мөселманнар күбрәк булганында, Хәмзә хәзрәт яугирләр белән бик озак кына аралашып алды, хәлләрен белеште, тормыш-көнкүрешебезнең Ислам динебез кануннары белән бәйләнеше турында вәгазь укыды, дингә, намазга чакырды. “Арагызда диндә булганнар, намаз укучылар бармы соң?” – дип сорагач, алдагы рәтләрдә утыручы, чагыштырмача өлкәнрәк яугир сикереп торып та басты.
– Мин намазда. Хәзер укыйбызмы? – диде ул, түземсезлеген белдереп.
– Юк, соңрак. Әле белешер өчен генә сорап куйдым, – диде хәзрәт, канәгать елмаеп. – Догалар укырга тырышыгыз, егетләр! Туганнарыгыз да сезнең өчен догада булсын. Ә дога ятлауның бер кыенлыгы да юк, башта гына ул бик катлаулы булып тоела. Гыйбадәт кешегә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, үз-үзеңә ышаныч бирә. Аны үзең өчен генә түгел, иңгә-иң куеп бергә сугышкан хезмәттәшләрегез өчен дә укыгыз, илебез куйган бурычларны лаеклы үтәп, туган якларыгызга исән-имин әйләнеп кайтуыгызны теләгез. Теләкләр күмәк теләнгән очракта, аның тәэсир көче дә күпкә арта, шуңа да җәмәгать белән, ягъни бергәләшеп укуның савабы да күбрәк.
– Чыннан да шулай икән ул, – дип җөпләп куйды хәзрәт сүзләрен Стәрлетамактан “Нолик” позывнойлы яшь якташыбыз. – Мин әлегә ике-өч кенә дога беләм, ләкин шуларны укып куйсам да, күңелгә рәхәт булып кала…
Соңрак мин намаз укырга хәзер үк әзерлек белдергән теге диндар егетебез белән якыннанрак таныштым. Пенза өлкәсеннән, Урта Әләзән авылыннан икән. Взвод командиры. Позывное – “Шрам”.
– “Шрам”, Әләзәннән монда үзең генәме?
– Юк, биредә без күпләр. Күрше-тирә авыллардан да бар.
– Әләзәнне элегрәк җиде мәчетле булган зур татар авылы дип беләбез. Хәзер тагын да күбрәктер инде?
– Әйе, зур. Ул Европада иң зур татар авылы булып исәпләнә, бездә 10 меңгә якын кеше яши. Ә мәчетләр саны турындагы мәгълүматыгыз, чыннан да, искергән, хәзер бездә 11 мәчет эшләп килә! – диде ул, горурланып.
Инде вакыт та соңарып килә иде. Егетләр белән мин башка нокталарда да еш әйтелгән сүзләр белән саубуллаштым: “Якыннарыгыз, гаиләләрегез өчен борчылмагыз, егетләр! Сез Туган ил куйган бурычны тыныч күңел белән үтәсен өчен алар турында дәүләт, урындагы хакимият органнары тулысынча хәстәрлек күрә, социаль яктан якланганлык белән чорнап алырга тырыша. Иң мөһиме – үзегезне саклагыз, гаиләләрегезгә исән-имин кайтыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз сезне менә бүгенге кебек елмаеп торучы сау-сәламәт килеш кочакларына алсын!”
“Хаймарс”лар төшкән җирдә
Позицияләрдән кайтышлый Артур һәм аның водителе “Паша” безне бик тетрәндергеч фаҗига булган урынга, былтыр 5 ноябрьгә каршы төндә (болары хәзер хәрби сер түгелдер инде, чөнки әлеге хакта бик күп сөйләнде һәм язылды) Украина ягыннан Американың “Хаймарс” ракеталары белән утка тотылган, күп кенә якташларыбыз һәлак булган урынга алып киттеләр.
“Хаймарс” (төрле тибына карап, 40, 80 һәм 300 километрга кадәр ата) ракеталарының берничәсен безнең ПВО бәреп төшергән, тик, кызганычка каршы, җидесе очып килеп җиткән. Нәтиҗәдә, алтысы шартлаган, берсе шатламыйча төшеп кадалган, анысын соңрак безнең саперлар басуга алып чыгып шартлаткан.
Бу хәлләрнең беренче шаһиты булган водитель “Паша” сөйли:
– Алты шартлаудан Башкортстанның монда урнашкан дивизионнарыннан һәм Пенза өлкәсеннән килеп кенә җиткән 100 тирәсе егетнең 19ы үлгән, утызга якыны, хәтта күбрәк тә булгандыр, яраланган. “Хаймарс”лар ике технологияле: берсе җиргә төшкәч шартлый һәм тәңкә кебек элементлар тирә-якка очып тарала, икенчесе, яңасы, 50 метр кала һавада шартлый һәм вольфрам шарчыклар оча, бөтен нәрсәне үтәли тишә. Монда иске технологиялесе килгән. Яңасы булса, үлүчеләр күбрәк булыр иде.
Бу көнне минем беренче кизү төне иде. Төнге сәгать 1 минуттан 1 тулганда булды. Мин якынча моннан ике чакрымда идем, башта күктә гөлт иткән яктылык күренде, аннары шартлау тавышлары яңгырады. Тавышы көчле булды, тирә-якка якынча 10 чакрымга ишетелерлек булгандыр. Менә бу йортта яшиләр иде, бирегә минем якташлар да килеп урнашты.
Без шартлаудан соң шунда ук килеп җиттек, күбесе хәрабәләр астында калган. Андый чакта кеше паникада читкә дә чаба, куаклар астында булса да яшеренү урыны эзли, шуңа аларны бөтен периметр буйлап эзләргә кирәк. Якындагы куак астында мин Пензадан бергә килеп урнашкан таныш егетне таптым.
Кешеләр, нигездә, шушы йортта яшәгән, беразы ангарда булган. Воронкалардан күренүенчә, анда ике ракета төшкән. Техника исә шушы яланда, киртәләп алынган территориядә тора иде.
“Паша” миңа сөйләвенчә, шунысы да игътибарга лаек: әлеге территориядән авыл урамы аша гына йортлар урнашкан, аларда снарядлардан бер генә ярчык, кыйпылчык эзе дә юк. Тагын да шул: утка тотылган урында ике объект арасында 50 метрда гына боеприпаслар, снарядлар сакланган урын булган, тик аңа атмаганнар, чөнки анда да аткан булсалар, детонациядән шартласалар, ул урында 20гә 20 метр зурлыкта һәм 6 метрга кадәр тирәнлектә чокыр хасыйл булыр иде. Шартлау дулкыны бөтен авылны җир белән тигезләгән булыр иде, ләкин анда атмаганнар...
Шундый зур төгәллек белән, аерым сайлап кына, ничек атып була? Монда урындагы халык “ярдәм иткәнме”, әллә инде төгәл атуны спутник аша исәпләп чыгарганнармы? Минем урындагы халыкны да нигезсез гаеплисем килми, чөнки монысы инде минем эш түгел, белгечләр ачыкласын. Бу сорауларга җавапны һәркем үзе таба, нәтиҗәне һәркем үзе генә ясый аладыр...
Безнең белән юлда һәрвакыт бергә булган дин әһелләре Хәмзә хәзрәт белән батюшка Виктор җитәкчелегендә якташ егетләребез һәлак булган урында мәрхүмнәр рухына мөселманнар һәм христианнар аерым-аерым басып дога кылдык. Авыр туфрагыгыз – җиңел, җаныгыз җәннәттә булсын, егетләр! Сез оҗмахта булырга тиеш, чөнки сез изге, Ватанны саклау бурычыгызны үтәгәндә яуда һәлак булып, шәһитләр юлыннан киттегез. Ходай сезнең әти-әниләрегезгә, хатыннарыгызга, балаларыгызга, сөйгән кызларыгызга, туганнарыгызга сабырлыклар бирсен...
Фәнис ГӘРӘЕВ,
“Кызыл таң” гәзитенең махсус хәбәрчесе.
Уфа – Луганск – Донецк –
Запорожье – Херсон – Уфа.