+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 июль 2023, 14:40

"Республика улларыгызны һәрвакыт истә тотачак..."

Бүген, 21 июльдә, Ермолаево авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куергазы районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның - Илгиз Алтыншин, Роберт Амекачев һәм Пулат Бикчурин гаиләләре белән очрашты.

"Республика улларыгызны һәрвакыт истә тотачак...""Республика улларыгызны һәрвакыт истә тотачак..."
"Республика улларыгызны һәрвакыт истә тотачак..."
Хәрбиләрнең әти-әниләре белән аралашканда төбәк җитәкчесе чын ир-атларны, Ватанны саклаучыларны тәрбияләгәннәре өчен аларга рәхмәт белдерде.

- Республика улларыгызны һәрвакыт истә тотачак, сезнең белән булачак, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Район хакимияте сезнең белән элемтәдә булырга һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук һәлак булган егетләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә кирәк.

Төбәк җитәкчесе ата-аналарга махсус эшләнгән программа буенча республика кардиодиспансерында дәвалану һәм реабилитация курсын үтәргә тәкъдим итте.

- Улларны югалту - зур кайгы. Сез ике атналык курс кысаларында кирәкле дәвалану алаласыз. Үлгән балаларыбызның күп кенә әти – әниләре бу мөмкинлектән файдаланды, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы егетләрнең әти-әниләренә генерал Шәйморатов орденын тапшырды. Хәрби хезмәткәрләр бу бүләккә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң лаек булдылар.

Фото: Башкорстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас