+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 июль 2023, 12:25

Генералга мәңгелек дан!

Бүген армия генералы Мәхмүт Әхмәт Гәрәевның тууына 100 ел тула.

Генералга мәңгелек дан!Генералга мәңгелек дан!
Генералга мәңгелек дан!
Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев 1923 елның 23 июлендә Чиләбе шәһәрендә туган. Әтисе Әхмәтдин Гәрәев чыгышы белән Чишмә районының Салих авылыннан.

1930 елларда гаилә Урта Азиядә яши, еш күченә. Мәхмүт Әхмәт улы мәктәпне, Ленинабад план-икътисад (кооператив) техникумын тәмамлый. Аннары 1941 елның маенда В.И. Ленин исемендәге Ташкент пехота училищесына укырга керә. шул ук елның ноябрендә тизләтелгән әзерлек курсын тәмамлый һәм фронтка җибәрелә.

1941-45 елларда Бөек Ватан сугышы елларында ул взвод командирыннан 5нче армиянең 45нче укчылар корпусы штабының оператив бүлегенең өлкән ярдәмчесенә кадәр юл үтә.

1945 елның җәендә-көзендә Япония белән сугышта катнаша. Сугыш хәрәкәтләре тәмамлангач, ул майор дәрәҗәсен ала, 5нче армия штабында хезмәт итүен дәвам итә.

1957-59 елларда К.Е. Ворошилов исемендәге Генераль штабның Хәрби академиясендә укый һәм Белоруссия хәрби округында хезмәт итүен дәвам итә.

1970-71 елларда - Берләшкән Гарәп Республикасында баш хәрби киңәшче штабы начальнигы була.

1971 елдан - Урал хәрби округы штабы начальнигы.

1984-89 елларда Генераль штаб начальнигының фәнни һәм оператив әзерлек буенча урынбасары итеп билгеләнә. Бу чорда хәрби фәннәр докторы диссертациясен яклый.

1992 елдан отставкада.

1995 елда Хәрби фәннәр академиясе оештырылгач, аның президенты итеп сайлана һәм гомеренең ахырына кадәр шулай кала. Хәрби-фәнни эш белән актив шөгыльләнә. 100дән артык фәнни хезмәт, җыентыкларда, журналларда, гәзитләрдә 300дән артык мәкалә һәм басма авторы. Шулай ук Русия Федерациясе Президенты һәм Русия Федерациясе Оборона министрлыгы каршында актив иҗтимагый эш алып бара.

2019 елның 25 декабрендә вафат була. Үз гомерендә ул 60тан артык СССР, Русия һәм дөньяның башка илләре бүләкләрен ала.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас