

Бу хакта «Юлдаш» радиосы хәбәр итә.
"Минем яңа вазыйфам - медвзвод санитары. Яраланганнарга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәбез. Шулай ук мин тулы хәрби әзерлек үтәргә тиеш: окоплар, марш-бросоклар, без көн саен полигонда", — дип сөйли артист.
Радик Динәхмәтов халыкка җырчы, «Әлдә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам» һәм башка хитларны башкаручы, шулай ук флейтачы буларак билгеле.
Ул 7 аудиоальбом, 4 CD-диск, 4 видеоальбом чыгарган. Башкорт һәм татар шагыйрьләренең шигырьләр җыентыгын төзүче.
Артист «Атайсал — Кече Ватан» проектында да актив катнаша.
Фото: "Юлдаш" радиосы.