

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның шифаханәгә юлламаны гаилә әгъзаларына тапшырырга, яки аны алар белән бергә ял итү өчен бүлешергә хокук алачаклары билгеле булды.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Лира Игътисамова хәбәр иткәнчә, тиешле закон проекты әзерләнә һәм ул якын арада кабул ителәчәк.
Башкортстан шифаханәләрендә СВОда катнашучыларны мәҗбүри рәвештә кабул итәргә тиешләр. Гомум номер фондыннан әлеге максатларга барлыгы 10 процент резервланган.
Фото: mkset.ru сайтыннан.