Балакатай районы хакимияте башлыгы Мәсхүт Миңнегалин махсус хәрби операция зонасында якташы Максим Патраковның (позывное - «Тополь 55») югалганлыгын хәбәр иткән.
"Максим Валерьевич Патраков 1993 елның 24 августында туган. Туганнары белән бәйләнешкә соңгы тапкыр 2022 елның 9 сентябрендә чыккан.
Соңрак аның хезмәттәшләре Изюм шәһәре янындагы Веселое авылы янында камалышка эләккәннәрен хәбәр итә.
Максимның билгеләре: аркасында һәм уң кулында ике татуировкасы бар.
Әгәр сез яисә якыннарыгыз, танышларыгыз Максимның кайдалыгын, яки югалу тарихын белсә, бу турыда Бердәм коткару хезмәтенә яки хокук саклау органнарына хәбәр итүегез сорала", - дип язган җитәкче.
Яугирнең исән-сау табылуын теләп калабыз.
Фото: социаль челтәрләрдән.