+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 июль 2023, 05:31

Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...

Башкортстан журналистларының бер төркеме махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.

Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...
Донбасс җире үзе матур, үзе хәвефле икән...
“Җәлладның соңгы сәгате.

1940нчы елларның икенчесе яртысында С. Бандера Америка һәм Британия махсус хезмәтләре белән актив хезмәттәшлек итә. 50нче еллар башында ул Мюнхенда урнаша һәм легаль дип әйтерлек тормыш алып бара.

1959 елның 15 октябрендә ул өенә төшке ашка кайтырга җыена. Моның алдыннан секретарьшасы белән базарга кереп чыга, нәрсәләрдер сатып ала, аннары өенә машинасында берүзе генә кайтып китә. Юлда аңа тән сакчылары кушыла. Бандера машинасын гаражына куя, Крайттманштрассе урамында гаиләсе белән бергә яшәгән 7нче йортның подъезд ишеген үз ачкычы белән ачып керә.

Монда аны СССР КГБсы агенты Богдан Сташинский көтеп торган була. Ул Бандераның битенә пистолет-шприцтан агу ата, тегесе цианид йогынтысыннан баскычка егыла. Йортта яшәүчеләр подъезд төбенә чыккач, анда йөзе канга баткан бер ирне табып ала, аның Штефан Попель исемле күршеләре булуын таный. Полиция исә мәетнең чын исеме Степан Бандера булуын ачыклый...

Бу вакыйга СССР Югары судының 1949 елда ук кабул ителгән хөкем карарын гамәлгә ашыру була. Ул чакта Бандера дәүләт җинаятьчесе дип таныла һәм үлем җәзасына хөкем ителә”.

(“Кара китап. Бандерачыларның вәхшилекләре”
китабыннан. Мәскәү, 2023 ел).


Юллар – кайтыр якка!

Кайту ягына кузгалу вакыты иртән иртүк дип сөйләшенгәч, саубуллашу чаралары кичтән оештырылды. Йорт хуҗасы Ибраһим безне бөтен юмартлыгын күрсәтеп сыйлады, без дә рәхмәт йөзеннән күчтәнәчләр калдырдык, мин исә рюкзак төбендә калган тушенкаларны һәм башка татлы ризыкларны бирдем: кайтыр юлга чыгабыз бит, ачтан үлмәбез әле. Ул зур гәүдәсе белән килеп кочаклап алды. Хәер, егет запаслы иде, кирәкле азык-төлекне китереп тә торалар, урындагы кибеттән үзе дә ташып тора, аның юк нәрсәсе юк. Күчтәнәчтән күңеле булып, ул иртән үк торып чәй куярга вәгъдә итте.

Ләкин иртән чәй куйган кеше күренмәде, ярар, көне буе кунак карап, йөгереп арыйдыр, бахыр, йокласын. Үзебез чәйләп алгач, юлга чыктык. Әмма бераз ашыкканбыз икән, беренче блок-постта ук безне тоткарладылар: комендант сәгате әле тәмамланмаган икән! Ярар, автоматларыннан безгә ут ачмагач та рәхмәт! Кит инде, үзебез шушында ике төн кунып, комендант сәгате турында ничек оныттык соң? Башкалар да искә төшермәде. Килгән чакта кичке 10нан иртәнге 6га кадәр, дигәннәр иде бит! Ярый ла егетләр үзебезнекеләр булып чыкты, аңлаштык. Без юнәлгән трассада чикләү сәгате 5тә чыга икән, шул вакытка ипләп кенә барып җитәрсез, диделәр. Бер-беребезгә иң изге теләкләр теләшеп саубуллаштык, алар безгә хәерле юл теләде. Арытабангы юлыбызда очраган парлы фазаннар да безгә канатларын җилпеп калды...
Трассага чыккач, инде ничә көннәр дәвамында юньле-рәтле юл күрмәгән шоферыбыз Наил дә, ниһаять, җиңел сулап куйды да бөтен көченә газга басты. Менә ничек рәхәт икән ул тигез юллардан җилдерүе! Без Таганрог юнәлешендә юл тоттык, бераздан Херсон өлкәсе чиген дә үтеп киттек. Я, сау бул, “йоклап булмый торган” төбәк! Шушы матур табигатьле, бәрәкәтле җирләреңә тизрәк тынычлык килсен! Сөеп-сөелеп, газиз балаларын кочагына алып кына яшәрлек ир-егетләребезнең җаннары синдә кыелмасын! Тормыш шатлыклы көннәр-вакыйгалардан гына торырга тиеш, шулай булмаса, аның ни мәгънәсе, ни яме бар?!

Азов диңгезе ярлары буйлап бардык. Ул ярлар вакыт-вакыт бик якыная, хәтта бер тапкыр булса да чумып чыгасы килә башлый. Ләкин чиккә тизрәк барып җитәргә, озын чиратларны үтәр өчен вакыт запасы калдырырга кирәк. Һәм, чыннан да, Таганрогка җитәр алдыннан чик контролен үтәр өчен ике сәгать кирәк булды. Юлда килгәндә машина тәрәзәсеннән җил өреп барганлыктан, эсселек алай ук сизелмәгән икән, чират торганда исә 30-35 градус үзәкләргә үтте.
Инде чын-чынлап “үзебезнең” якка чыккач, навигаторны кабызу мөмкинлеге дә барлыкка килде, аннары инде иминлегебезне шоферга тапшырып, Сергей белән без блокнотларыбызга, ноутбукларыбызга текәлдек.

Мариуполь. “Здесь живут люди”

Менә Донецк Халык Республикасының сугыш хәрәкәтләре бик каты барган, атамасы бөтен дөньяга яңгыраган Мариуполь шәһәре. Аңа XVI гасыр башында Запорожье казаклары Кальмиус крепосте буларак нигез салган. 1780 елда бирегә күпләп күченгән греклар үтенече буенча аңа әлеге атамасы (Марианаполь, “Мария шәһәре”) бирелгән.

Сталинград белән чагыштырып булмаса да, шәһәрдә җимереклекләр бик күп. Әле монда төзисе дә төзисе, төзекләндерәсе. Шәһәр авыр вакытлар кичергәндә, хуҗасыз калган дип уйламасыннар өчен булса кирәк, кайбер йортларга “Здесь живут люди” дип язылган...
Юл күрсәткечләре аз булганлыктан, төп трассага чыгар юнәлешне сораштыра-сораштыра барганда безне полиция машинасы сиренасын кычкыртып куып җитте дә юл читенә кысрыклады. Аннан шундук дүрт автоматчы сикереп чыгып, машинаны уратып алды: “Руки на капот! Чтоб я видел!” Документларыбызны тикшергәч, гадәти сораштыру башланды.

– Нигә машина номерын скотч белән капладыгыз?
Шоферыбыз Наилнең Херсон өлкәсендәге позицияләргә барганда машина номерының төбәк саннарын каплап, анда кара скотч ябыштырганын язган идем иде. Баксаң, бүген иртән ул аны алгы номердан куптарып алган, арттагысын куптарырга оныткан, моның белән хокук сакчыларында шик уяткан икән...

Башкортстан журналистлары миссиясен үтәде

Интернет, телефон элемтәсе дә көйләнгәч, махсус командировкага бергә юлланган Башкортстан журналистларының башка төркемнәре белән бәйләнешкә керү мөмкинлеге дә барлыкка килде. Мин хезмәттәшләремнән торучы төркемнәрнең Шәйморатов, Доставалов, Салават Юлаев исемендәге батальоннар позицияләрендә булачагы турында ЛХРның Красный Луч шәһәрендә аерылышканчы ук белә идем инде. Маршрутлар алдан билгеләнгән, һәр төркемгә бүленгән иде. Ә бу көннәрдә без бер-беребездән меңнәрчә чакрым ераклыкта эшләдек. Исән-саумы, иминме егетләр? Әлеге вакытта кайларда?

Махсус миссиябез җитәкчесе, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков белән элемтәгә кердем. Барысы да алдан планлаштырылганча килеп чыккан, егетләр дә, шөкер, имин, кайтып баралар. Махсус командировкабыз планына ЛХР һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзү кебек рәсми чара да кертелгән иде. Безнең төркем әлеге чараның шаһиты була алмаганлыктан, Вәдүт Гайфулла улыннан килешүгә кул кую чарасының ничек үтүе турында кызыксындым.

– Үзара килешү төзү турында без былтыр ук уйлашкан идек, чөнки андагы берлек белән без күптән актив хезмәттәшлек итәбез. Аларның берлек рәисе Леонард Свидосков белән былтыр ук Сочида үткән Журналистлар форумы чикләрендә килешү төзергә тиеш идек, ләкин Луганскида сәяси хәл-шартлар үзгәреп китте һәм килешү мәсьәләсе арткы планга күчте. Шул ук вакытта без, әлеге килешү читтә түгел, ә субъектларыбызның берсендә имзаланырга тиеш, дигән карарга килдек һәм менә әлеге баруыбызда моны тормышка ашырдык.

Бу, әлбәттә, исем өчен генә эшләнгән эш түгел, без бу вакыт эчендә очрашулар, сөйләшүләр үткәреп тордык, кайбер журналларның махсус саннарын нәшер итеп, аларны ЛХР һәм ДХРга җибәрдек. Быел Уфада үткәрелгән медиаҗыен барышында да телекүпер аша бер-беребезне сәламләдек, котладык, теләкләр теләштек.
Аннары, без ЛХРның Петровское шәһәре, мәктәбе белән дә даими элемтәдә, чөнки ул безгә генерал Шәйморатов, якташларыбыз һәлак булган төбәк буларак якын. Андагы журналистлар белән безнекеләрнең бәйләнеше 2015 елдан бирле даими, шуңа да мондый килешү төзү бер дә очраклы хәл түгел. Киләчәктә ЛХР журналистларын да Башкортстанда көтеп калабыз, очрашуларыбыз дәвам итәр дип өметләнәбез, – диде ул телефон аша.
Димәк, Башкортстан журналистлары үзләренең һөнәри һәм гражданлык бурычы дип санаган җаваплы да, хәвефле дә, иҗади да булган мөһим миссиясен тулысынча һәм намус белән үтәде, дип әйтергә тулы нигез бар.

Сагындырган да икән...

Шулай итеп, минут-сәгать саен туган якларга якынлаштык. Менә тагын теге Хорошенькая елгасы күзгә чалынып калды. Ләкин бу юлы инде тормыш юлымдагы “хорошенькаялар” түгел, ә үзебезнең тыныч күк йөзле, тырыш, чәмле һәм дәртле халыклы газиз Башкортстаныбызда калган якын һәм кадерле кешеләр – мин, эш буенча Казахстанга командировкага барып кайтам, дип алдап киткән сөекле Инәкәем, кадерле туганнарым, газиз балаларым, исән-имин кайтуымны борчылып көтеп торучы назлы хатыным исемә төште. Шул мизгелләрдә мин аларны никадәр нык сагынуымны аңладым.

Әлеге кебек үк сагынычлы хис-тойгыларны махсус хәрби операция зонасыннан кайтып баручы яугирләребез дә кичерәдер, ләкин аларның мондый хис-тойгылары минекеннән күпкә, бик күпкә көчлерәктер. Чөнки сезгә анда никадәр авыр булуын, мин хәзер үзем күреп белгәнлектән, яхшырак аңлыйм, шуңа сезнең сагынуыгыз да башка, үзгә, минеке белән чагыштырырлык түгел...

Син исәнме, хезмәттәшем Васька?

Нәрсә әйтәсем килә? Менә моңа кадәр телевизордан гына күреп белгән махсус хәрби операция зонасында да булып кайттык. Күрмәгәннәрне дә арттырып, күрдем дип язасым килми. Сугыштан соң батырлар күбәя, дигән хакыйкатьне инкарь итмичә, бер мәзәкне генә искә төшереп үтәсе килә. Бер сугыш ветераны, имеш, сөйли икән.
“Бөек Ватан сугышына мине бик озак алмадылар, яшем бераз җитми иде. Шуннан соң электричка белән фронтка үзем киттем дә, алгы сызыкка алтмыш километрлап шуышып барып, дошманның бер самолетын авылда эшләп алып килгән суперный рогаткадан атып төшердем. Шуңа мине сразы авиациягә алдылар.

Берзаман секретный махсус заданиедән кайтып киләм шулай. Карыйм: ике яктан ике “Мистер Шмит” куып килә. Берсе ата – уң якка янтаеп калам, икенчесе ата – икенче якка янтаям. Шуннан кинәт кенә икенче этажга менеп киттем дә, бер болыт эченә кереп туктап, самолетымны ручной тормозга куйдым. И йөриләр тегеләр мине эзләп, малай! Ә мин посып кына карап торам. Тегеләрне бераз интектергәч, үтеп киткәннәрен көтеп тордым да, ручниктан алып, газга бастым! Эшертеп алып киттем тегеләрне! “Гитлер капут!” дип кычкыралар болар. Шиш сезгә, мәйтәм, фашистлар, пленга алмыйм! Икесен дә бәреп төшердем. Карале син аларны, Шәмси абзалары белән ярышмакчы булганнар!

Соңыннан миңа Герой исеме дә бирмәкче булганнар иде, кыстапмы кыс­тадылар! Ризалашмадым. Аны теге вакытта янәшәдәге болыттан атып яткан зенитчикка бирделәр, награднойга самолетларны ул чәнчелдергән, дип яздылар. Иии, егетләр, күрде инде башлар ул сугышта-а-а...”

Мин, әлбәттә, болай дип тә яза алмыйм, передовойда каты гына алышларның берсендә катнашырга туры килде, дип тә фәстермим, булмады андый хәл.
Передовой, дигәннән. Днепрның каршы ярына бинокльдән карап торганда мин армиядә бергә хезмәт иткән Запорожье егете Василийны уйладым. Без аның белән озак еллар элемтәдә булдык. Кайларда йөрисең икән син бүген, Вася? Исәнсеңме? Әллә инде син дә әлеге вакытта миңа теге ярдан бинокльдән карап торасыңмы? Хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килеп, сугыш яланында көтмәгәндә бер-беребез каршына килеп чыксак, нишләр идек икән? Менә шундый заманда, менә шундый сәяси шартларда яшәргә туры килер дип кем уйлаган?! Ләкин ничек кенә булса да, мин шунысын төгәл беләм: мин сиңа ата алмас идем, дустым, ә син үзең кара...

Икенче Миңнегали нигә онытылды?

Инде Уфабызга кайтып җиткәч, үзем булган, йөргән җирләрне Интернеттагы картадан карап утырдым. Шул вакытта Днепрның аргы ягында “Дудчаны” дигән язуга күзем төште. Тукта-тукта! Мин бит моны позицияләрдә булганда бер взвод командиры блиндажында да күрдем! Бу торак пункты Башкортстанның ниндидер бер батыры исеме белән бәйле бит!

Дудчаны... Дудчаны...

Искә төшми генә бит! Кем? Матросовмы? Юк, аныкы – Чернушки авылы. Дудчаны...

Бәй, Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллин бит бу! Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы авылы егете! Якташыбыз Александр Матросовның батырлыгын Бөек Ватан сугышы тарихында офицерлардан беренче булып шушы авылны фашистлардан азат иткәндә кабатлаган каһарман. Без аның турында бәләкәйдән үк күренекле башкорт язучысы Яныбай Хамматовның “Туган көн” романыннан укып үстек бит! 3нче Украина фронтының 28нче армиясендә пулеметчылар взводы командиры, лейтенант. Нигә соң әле без икенче Миңнегалиебезне оныттык?

Ә бит аңа Башкортстаныбызның башкаласы Уфаның Җиңү паркында, Салават шәһәрендә, район үзәге Кыргыз-Миякәдә, туган авылы Өршәкбаш-Карамалыда гына түгел, Дудчаныда, Херсонда, Бериславльдә һәм Нововоронцовкада да һәйкәлләр урнаштырылган. Украинадагы һәйкәлләр бүген ни хәлдә икән, исән микән алар?
Нигә бу хакта Днепрның бу ягындагы позицияләрдәге Башкортстан подразделениеләре командирлары, элеккечә әйткәндә замполитлары белми? Бәлки, беләләрдер дә, ләкин мин, һәрхәлдә, шунда күпме йөреп тә бу батырыбыз турында беркемнән дә бернәрсә дә ишетмәдем...

Заман да, без дә үзгәрдек...

Махсус хәрби операция зонасында булып, Луганск һәм Донецк халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре аша үтеп, тыныч тормышлы гүзәл Башкортстаныбызга кайтып, янә эшкә керешкәнче бераз вакыт бар иде әле. Шул арада, СВОдан махсус репортажымны яза башлар алдыннан, үзем булмаганда социаль челтәрләрдә, телефондагы вацапка җыелган хәбәрләрне, яңалыкларны, видеороликларны караштырып чыктым.

Ни гаҗәп, берни дә үзгәрмәгән икән. Аларда шул ук гамьсез тормыш, еш кына тозсыз роликлар, илдә инде без туган ягыбызга кайткач булып узган, ЧВК “Вагнер” белән бәйле хәл-вакыйгаларга карата нинди максатта һәм кем файдасына төшерелүе бик аңлашылып та бетмәгән комментарийлар, алар турында урынсыз юмор... Мондый “юмор”ларны мин хәзер бөтенләй аңламыйм, дөресрәге, кабул итә алмыйм икән...

Бераз вакыт үтүгә “Вагнер” да онытылды, җәмгыятьтә киеренкелек тә кимеде, ярсулар да басылды, тормыш үз җаена кайтты. Ләкин көннәр үткән саен мин шуны аңладым: минем дөньяга карашым хәзер махсус командировкага киткәнче булган кебек түгел икән. Мин “аннан” үземнең күпкә үзгәреп кайтканлыгымны тойдым...

Фәнис ГӘРӘЕВ,
“Кызыл таң” гәзитенең махсус хәбәрчесе.
Уфа – Луганск – Донецк – Запорожье – Херсон – Уфа.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас