+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
28 июль 2023, 05:35

“Ир-егет булып тугансың икән, илеңне сакларга бурычлысың!”

Хәрби операциядән ялга кайткан яугир хис-кичерешләре белән уртаклашты.  

“Ир-егет булып тугансың икән, илеңне сакларга бурычлысың!”“Ир-егет булып тугансың икән, илеңне сакларга бурычлысың!”
“Ир-егет булып тугансың икән, илеңне сакларга бурычлысың!”

Ул үзе турында тәфсилләп сөйләргә теләмәде. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, училищеда укыган, озак кына Себергә йөреп эшләгән. Шуңа позывное да “Сиб”, күп танышлары моңа кадәр аны “Сибиряк” дип йөрткән.

– Картәтием Бөек Ватан сугышында безнең өчен үзен аямыйча сугышкан, мин дә икеләнеп тормадым, үзем теләп киттем, – диде ул ничек хәрби операциягә эләгүе турында. – Юләр генә курыкмый. Беләм, үтерергә дә мөмкиннәр. Ләкин башка юл юк. Кемдер илебезнең тынычлыгы-иминлеге өчен көрәшергә тиеш бит. Без түгел икән, кем?
Бу ир-егеткә 32 яшь. Хәрби операциягә киткәнче аның чал чәчләре булмаган. Хәзер күренә...
– Беренче атыш истә, әлбәттә. Беренче кан... Баштагы бер-ике атнада куркынычрак булды. Соңыннан өйрәнәсең. Кеше бөтен нәрсәгә дә өйрәнә, – ди ул, фәлсәфәгә бирелеп.
Яугир әйтүенчә, иң куркынычы – Польша миналары. Алар тавышсыз оча. Пилотсыз очкыч аппаратлар да бик “теңкәләренә тигән”. Кайберләре икешәр сәгать “өсләрендә асылынып торган”.
– Әгәр бу аппаратның максаты разведка гына түгел икән, аннан 40 секунд эчендә качып өлгерергә кирәк, – дип аңлата егет. – Мистикага артык ышанмый идем... Ләкин нәрсәдер бар бит. Бервакыт хәрби комплект күтәреп барганда снайпер аркага атты. Чайкалып киттем. Комплект саклады... Подъездга кереп өлгердем.
Үлем якында гына йөргәндә күп нәрсәгә ышана башлыйсың, әлбәттә. Алгы сызыкка чыкканда аларга безнең ил балалары язган хатларны таратканнар.
– Күңелгә үтте, яшермим, – ди ул, күкчәчәктәй зәңгәр күзләренең карашын еракка төбәп. – Бер хатны үзем белән алдым, кесәдә йөрттем. Бәлки, саклагандыр... Соңрак якындагы шәһәр имамының безгә – үз теләге белән бирегә килүчеләр өчен көн саен дога укыганын белдем...
Хәрбиләргә урындагы халык белән дә аралашырга туры килгән. Алар шәһәрләренең тергезеләчәгенә чын күңелдән ышана икән. Безнең хәрбиләргә мөнәсәбәтләре яхшы булган. Киткәндә кайберәүләр хәтта елаган, “Нацистлар килсә, нишлибез, калдырмагыз безне...” – диючеләр булган.
– Сез, бәлки, минем психика бераз какшаган, дип уйлыйсыздыр. Алай түгел. Киресенчә, мин ничектер психологик яктан тотрыклыланып кайттым. Тормышның гап-гади кыйммәтләрен яхшырак аңлый, югарырак бәяли башладым. Безгә бирелгән гомернең никадәр кадерле икәнен аңладым, – ди хәрби.
Шулай ук, егет хәрби дуслыкның, туганлыкның бәяләп бетергесез икәнен билгели.
– Бу дөньяга ир-егет булып тугансың икән, илеңә куркыныч янаганда өйдә калып булмый. Сугышны безнең җиңү белән туктатырга кирәк. Без моны эшләргә тиеш, – ди ул һәм сүзен аның кебек үз теләге белән алгы сызыкка барырга теләүчеләргә киңәш белән тәмамлый. – Тәртип, саклык, уяулык турында беркайчан да онытырга ярамый.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас