+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 июль 2023, 14:25

"Сез - күп егетләр өчен үрнәк!

Бүген Донбасска эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекле батальон сугышчылары белән очрашты.

"Сез - күп егетләр өчен үрнәк!"Сез - күп егетләр өчен үрнәк!
"Сез - күп егетләр өчен үрнәк!
Төбәк җитәкчесе подразделение командованиесе һәм шәхси составы белән аралашты, сугышчыларның үтенечләрен тыңлады һәм яхшы сугышчыларга дәүләт бүләкләре – Батырлык орденнары, «Батырлык өчен» медальләре, шулай ук генерал Шәйморатов орденнары һәм медальләре тапшырды.

- Сезне күрүемә бик шатмын. Сез – республикабызда беренче ирекле батальон һәм бер елдан артык сугышасыз. Без сезнең өчен бик борчылабыз, тизрәк өйгә кайтуыгызны телибез. Мин туганнарымнан һәм якыннарымнан, бөтен Башкортстаннан сәлам һәм рәхмәт сүзләре алып килдем, - диде Радий Хәбиров. - Сез шулай ук Ватанны саклауга баскан күп кенә егетләр өчен үрнәк булдыгыз. Бүген Самара өлкәсендә «Башкортстан» ирекле полкы хәрби әзерлек уза. Тиздән ул фронтка китәчәк.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, республика сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.

- Өйләрегездә барысы да яхшы булуы безгә бик мөһим. Үтенечләр булса, без аларны тыңларга һәм ярдәм итәргә әзер, - диде Радий Хәбиров. – Медицина ярдәме, экипировка, көнкүреш җиһазлары мәсьәләләрендә дә ярдәм итәчәкбез. Сез - безнең өчен иң кадерле кешеләр.

Батальон сугышчылары үз чиратында Радий Хәбировка, республиканың идарә командасына һәм барлык якташларына үз территорияләрендәге подразделениеләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Донбасс территориясендә командировкада булган Республика стоматология поликлиникасы табиблары белән аралашты. Июль башыннан күчеп йөрүче стоматология модулендә белгечләр бригадасы хәрби хезмәткәрләргә медицина ярдәме күрсәтә.

Радий Хәбиров дарулар, башка материаллар булуы белән кызыксынды, медицина хезмәткәрләренә авыр хезмәтләре һәм сугышчыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Волонтерлар белән очрашудан соң төбәк җитәкчесе эш сәфәренең максатлары турында сөйләде.

- Батальон берничә ай Артемовск районында сугыша, анда батырларча оборона тота. Яраланганнар, югалтулар бар. Һәм без егетләребез янына килеп, аларның кулын кысып, дәүләт бүләкләрен тапшыру мөмкинлегеннән файдаланмый кала алмадык, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Бүген без бик күпләрне бүләкләдек. Орденнар һәм медальләр 100дән артык кешегә бирелде. Алар бу бүләкләргә лаек. Алар - безнең геройлар, без алар белән бик горурланабыз.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас