

Танылган җырчы, музыкант, “Кызыл таң”ның якын дусты Радик Динәхмәтовның махсус хәрби операциягә китүе турында хәбәрне борчылып кабул иттек. Кемнең-кемнең, ә менә һәрвакыт ачык йөзле, йомшак холыклы, ярдәмчел, бәрхет тавышы, флейтасы моңы белән күпләрне әсир иткән кешенең кулына корал тотып сугышта йөрүен ничектер тәүдә күңел кабул итмәде.
Шушы көннәрдә әле хәрби әзерлек үтү урынында булган Радик белән телефоннан аралашу форсаты тиде. Иң элек аның хәлен сораштык. “Барысы да яхшы”, – диде ул. СВОга китү сәбәбен исә яугирләрнең сугышчан рухын күтәрү өчен хәрби оркестрга язылу теләге белән аңлатты.
Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов Башкорт дәүләт филармониясендә тынлы оркестрда эшли. Июль башыннан аның отпускы булган. Аннан алдарак бер ларек янында ул контракт буенча хәрби хезмәт үтәргә теләүчеләргә тәгаенләнгән брошюраны күргән.
–Тышына “Синең вакытың җитте!” дип язылган ул брошюраны өйгә алып кайттым. Аны укып, бик күп сугышчылар таләп ителүен аңладым. Оркестрга музыкантлар җыюлары турында ишеткәч, шунда ук хәрби комиссариатка киттем. Бер елга контракт төзедем. Кызганычка каршы, соңрак оркестрга килүчеләр булмавы ачыкланды. Мин үзем генә булганмын. Һәм мине медицина взводына тәгаенләделәр, – ди Радик.
Әле ул хәрби әзерлек үтү урынында солдатларга беренче ярдәмне күрсәтергә өйрәнә. “Минем бурычым – тиз генә яралы яугир янына шуышып барып җитәргә, 18 секунд эчендә жгут салырга, кирәк булса, шунда ук авыртуны баса торган укол кадарга. Иң мөһиме – кан агуны туктату. Ярты сәгатьтән соң яралы кеше медротага җибәрелергә тиеш. Минем бурычым кечкенә: кан агуны туктату һәм яралыны арытаба тапшыру, әмма моны да дөрес итеп эшли белергә кирәк, безне монда шуңа өйрәтәләр”, – диде артист.
Шул ук вакытта медиклар корал кулланырга һәм гади солдат белергә тиешле башка гамәлләргә дә өйрәнергә тиеш икән. Көн буе полигонда алар. Барысын да җентекле өйрәнәләр.
“Ләкин без соңгы чиктә генә кулга мылтык алачакбыз. Төп бурычыбыз – гомерләрне коткарып калу”, – диде Радик.
Җырчы моның күпме дәвам итәчәген белми, һәм беркем дә белми, чөнки барысы да сер итеп саклана.
“Иртәгә төнлә, гомумән, теләсә кайсы вакытта алып китә алалар. Боерык килгәч. Без фикер алышмыйбыз да, бары тик үз бурычыбызны үтибез. Әгәр дә һәрберебез үз алдына куелган бурычларны намус белән башкара икән, һичшиксез, уңышка ирешәчәкбез”, – диде музыкант.
Яшенә карамастан, ул хәрби хезмәт өчен яраклы. Монда килгәндә Радик барлык табибларны да узган, бернинди проблема табылмаган. Ул һәрвакыт Уфа урамнары буйлап йөгерүен, үзен формада тотуын, шулай ук тәмәке һәм алкогольдән баш тартуы ярдәм итүен белдерә. Үзе ул Дүртөйле районының Әсән авылыннан. Шуңа позывное да — “Әсән”. Аңа 58 яшь. Әйткәндәй, хәрби әзерлек үтү урынында 60, 64 яшьлек кешеләр дә бар икән. Барысы да контрактчылар. Сөйләшкән вакытта: “Яшьләрне дә, өлкәннәрне дә бер теләк берләштерә: тизрәк бу афәтне җиңеп кайту”, — дип кат-кат кабатлады Радик.
Ә инде көнкүреш хәлләренә килгәндә, бик дус яшиләр. “Әле генә бер егетнең бәлеше белән сыйландык. Башкортстаннан хатыны пешереп җибәргән”, — диде ул.
Аның флейтада уйнап, җырлап, биеп, егетләрнең күңелен ачуы турында видеоларын карап баруыбызны әйттем.
“Буш вакытлар сирәк булса да, булгалый. Шунда һөнәрләребезне күрсәтәбез, — диде ул. — Башкортстанның төрле районнарыннан концертлар белән даими килеп торалар. Әле күптән түгел стәрлетамаклылар, якташларым – дүртөйлелеләр килеп китте. Күңелләребез булып калды”.
Радикның бу теләген гаиләсе ничек кабул итүе белән кызыксындык. “Гаиләм дә хуплады, кызым гына бераз елады, әнием дога кылды һәм җибәрде, ул әле мине хәрби оркестрда дип белә. Иң борчылганы — сеңлем. Улым егет булды инде, ул егетләрчә корырак кабул итте”, — ди Радик. Улы Даян быел мәктәпне тәмамлап, сәнгать институтына укырга кергән. Булачак виолончелист.
Гаиләсе турында аеруча яратып сөйләде Радик. Әнисенә августта 80 яшь тула икән инде. “Балакаем, исән-сау йөр. Үзеңнең теләгең, хәерле булсын”, – дип озаткан. “Гомер буе догада булды. Әнкәмнең догалары саклап йөртер”, — дип өметләнәм диде җырчы. Без бәләкәй чагын гына күреп белгән биюче кызы Сабина үзе әни булган икән инде. Биесә дә, җырласа да, әтисе кебек флейтада уйнаса да, архитектор һөнәрен сайлаган. Кияүдә, 5 яшьлек кызы үсеп килә. “Башкалар үпкәләмәсен, иң сагынган кешем — шушы оныгым Айлин”, — диде Радик.
Сугыш хәрәкәтләре зонасына барыр алдыннан ниндидер курку бармы, дигән сорауга ул: “Яшермим. Ниндидер дулкынлану бар. Ләкин моны дөрес кабул итәргә кирәк. Ничек кенә димик, Туган илебез безнең яклауга һәм саклауга мохтаҗ. Моны егетләрнең барысы да аңлый. Кәефләр күтәренке. Тагын шуны әйтәсем килә: без яшьләр тегенди, яшьләр мондый, дип, аларны юкка тиргибез икән. Яшьләр менә дигән безнең! Авыр чакта без — бердәм халык. Мин шушы бердәмлекнең ярдәмен тоям. Акча өчен киттеләр, дигән сүзләр дә — буш сүзләр. Аның уйга кергәне дә юк. Барыбызның да теләге бер: тизрәк җиңеп кайтырга!”— диде Радик.
Ул “Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләренә һәм, гомумән, үзе белән кызыксынучы һәммә кешегә кайнар сәламнәрен җиткерде һәм ихлас рәхмәтләрен белдерде. Без аңа уңышлар теләдек. “Бер елдан күрешербез”, — диде ул. Көтәбез, Радик!