+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
2 август 2023, 10:56

Башкортстанда Һава-десант гаскәрләре көне күңелле уза

Бүген "Патриот " хәрби-патриотик паркында Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары уза.

Башкортстанда Һава-десант гаскәрләре көне күңелле узаБашкортстанда Һава-десант гаскәрләре көне күңелле уза
Башкортстанда Һава-десант гаскәрләре көне күңелле уза
Биредә "Геройлар ярышы" дип аталган экстремаль бәйге - каршылыклар аша йөгерү, интерактив күргәзмә мәйданчыклары эше, күрсәткеч чыгышлар оештырылды. "Геройлар ярышы" кысаларында репсублика районнарыннан килгән десантчылар командалары йөгерде.

- Безнең районда "Сугышчан кардәшлек" оешмасы бар. Алар безгә әлеге чарада катнашырга тәкъдим итте. Район хакимияте чарага килүне оештырды. Оештыручыларга шундый бәйрәм эшләгәннәре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Без спорт чарасыннан зур ләззәт алдык, - ди Шаран районы командасының вәкиле Илнар Мостафин.

Гомумән алганда, оештыручылар бирегә килгән кешеләргә ял итү өчен барлык шартлар булдырган. Биредә кыр ашханәсе, олылар һәм балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас