

Хәбәр ителүенчә, Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү фондын гамәлгә куйды. “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, башка затларга һәм аларның гаилә әгъзаларына лаеклы тормыш һәм актив эшчәнлек тәэмин итә торган шартлар тудыру максатыннан, “Ватанны саклаучылар” дип аталган Дәүләт махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү фондын булдыруны максатка ярашлы дип саныйм”, – диелә документта.
Шулай ук узган ел ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары пакетын раслады. Ул 30дан артык ярдәм чарасын үз эченә ала.
Бу уңайдан Бакалы районында да колачлы эшләр башкарыла. Яңа Балыклы авылында, мәсәлән, һәлак булган яугирнең әнисе яшәгән йортны ремонтладылар, Иске Катай авылында мәктәп тыкрыгындагы юл шушы авылдан хәрби операциягә китеп һәлак булган каһарманның әнисе үтенече буенча ремонтланды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә утын бүлеп бирелде. 2023 елның июлендә генә 18 гаиләгә шундый ярдәмне “Строитель” җәмгыяте оештырды. Шулай ук мондый гаиләләрнең йортларына газ кертү, балалар өчен кирәкле товарлар бирү, мәктәпкә әзерләнүдә ярдәм итү һәм башка юнәлешләр буенча эш алып барыла.
Районда М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы эшли. Анда Нина Дырнаева җитәкчелегендә кирәкле әйберләр җыю бара, посылкалар формалаштыралар.
Шулай ук “Шьем и вяжем для своих#Бакалы” дигән волонтерлык хәрәкәте эшли, Гөлнара Нәҗипова бөтен районнан битараф булмаган халыкны берләштерә алды һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кием комплектлары – толстовка, балаклав, эчке киемнәр тегүне оештырды. Гомумән, егетләребезгә ярдәм итү теләге йөзләгән кешеләрне берләштерде. Район җитәкчелеге, бакалылылар, предприятие-оешмалар, шәхси эшкуарлар, мәктәп балалары – һәркем әлеге эшкә кушылды. Матди ярдәм туплау пунктларына медикаментлар, азык-төлек һәм башка әйберләр китерәләр. Хуҗалыклар, хезмәт коллективлары, үзмәшгульләр, яшьләр, пенсионерлар да үз өлешләрен кертә. Хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм белән Бакалыдан барлыгы сигез партия йөк җибәрелде (11 төнлә күрү приборы, 16 рация, 1 квадрокоптер, 18 бинокль, элемтә көчәйткече, 4 генератор, 7 җылыткыч радиатор, төзелеш материаллары, автозапчастьләр, дарулар, 3 “УАЗ” һәм 1 “Нива” автомобиле). Гомумән, һәр партия гуманитар ярдәм яугирләрнең заявкалары буенча әзерләнә.
Авыл клубы һәм мәдәният йортлары, балалар бакчалары, район мәктәпләре хезмәткәрләре, кыскасы, битараф булмаган һәр район кешесе җиңүгә үз өлешен кертә: җылы оекбаш, бияләй, перчаткалар бәйлиләр, маскировка өчен челтәрләр тегәләр.
“Безнең солдатларга ярдәмнең мөһимлеген аңлау бар, күпләр үз өлешен кертергә тырыша. Бу очракта “күп” яки “аз” дигән төшенчәләр юк. Теләсә нинди сумманы да анык ярдәмгә әйләндерергә мөмкин. Якташ-яугирләргә булышып, без игелекле эш башкарабыз”, – ди волонтерлар.
Миләүшә РИЯНОВА.
Бакалы районы.