+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
4 август 2023, 09:38

СВОда катнашучыларның ипотекаларын ябачаклармы?

Русия Президенты Владимир Путин бу темага кагылышлы законга кул куйды.

СВОда катнашучыларның ипотекаларын ябачаклармы?СВОда катнашучыларның ипотекаларын ябачаклармы?
СВОда катнашучыларның ипотекаларын ябачаклармы?
Русия Президенты Владимир Путин "Росвоенипотека"га 2023 елның 1 августынннан махсус хәрби операциядә (СВО) һәлак булган катнашучыларның ипотека кредитлары буенча бурычларын түләргә мөмкинлек бирәчәк законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Закон махсус хәрби операция барышында һәлак булган (үлгән) очракта хәрбиләрне торак белән тәэмин итүнең тупланма-ипотека системасында катнашучыларның ипотека кредитлары (заемнары) буенча бурычларны вакытында һәм тулысынча түләүне тәэмин итәргә тиеш.

Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучы заемчы һәлак булган очракта, аның кредит килешүе буенча йөкләмәләре кредитор тарафыннан туктатыла. Бу норма барлык заемчы-катнашучыларга карата кулланылды.

Закон нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучы заемчы һәлак булган (үлгән), яки суд тарафыннан үлгән дип игълан ителгән очракта, аның максатлы торак заем акчаларын кулланып төзелгән кредит килешүе буенча йөкләмәләр "Росвоенипотека" акчалары хисабына түләнәчәк. Түләү "Хәрби хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итүнең тупланма-ипотека системасы турында"гы Закон нигезендә башкарылачак.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас