+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 август 2023, 11:10

“Голливуд”ка – дәүләт бүләге

Авыргазы районы егете – “Голливуд” позывнойлы яугир дәүләт бүләгенә лаек булды.

“Голливуд”ка – дәүләт бүләге“Голливуд”ка – дәүләт бүләге
“Голливуд”ка – дәүләт бүләге
Яугир Ишле авылында туып-үскән. Стәрлетамак физик культура техникумын тәмамлаганнан соң, армия сафларына чакыру ала. Хәрби бурычын намуслы үтәп, туган ягына кайта һәм Стәрлетамак шәһәрендәге төзелеш оешмасына эшкә урнаша. Узган елның сентябрь аенда мобилизацияләнә. Повестка алу белән, бер икеләнүсез хәрби комиссариатка килә. Хәрби бурычын үтәгәндә яралана. Хәрби комиссия яраклы дип тану белән, егет янә яудагы иптәшләре янына алгы сызыкка юллана.
Искиткеч матур елмаюы өчен аңа “Голливуд” позывноен биргәннәр. Ә инде яуда күрсәткән кыюлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас