

Кичә аның үлеменә 40 көн булды. Әнисе Лариса Хәтмуллина "40 көн синсез. Мин ышанмыйм, балам", - дип язып куйган һәм елата торган шигырь урнаштырган.
Илнар Хәтмуллин былтыр сентябрьдә, мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операциягә киткән иде. Июль башында аның үлеме турында хәбәр килде.
Бу көннәрдә Илнарны белүче һәркем социаль челтәрләрдә аның турында хатирәләре белән уртаклаша, әнисенә, хатынына сабырлык тели.