Бу хакта Салават Юлаев исемендәге батальонны булдыру инициаторы, эчке эшләр органнарының отставкадагы полковнигы Артур Юмагуҗин белдерде.
Артур Юмагуҗин хәбәр иткәнчә, батальонның иҗтимагый штабына Салават Юлаев исемендәге батальон сафларына керергә теләүче ир-егетләр даими шалтырата.
- Егетләр, дуслар, сугышчан иптәшләр. Узган елның ноябрендә без сезнең белән бергә Салават Юлаев исемендәге батальон оештырдык, ул бүгенгә кадәр махсус хәрби операция зонасында куелган барлык бурычларны намус белән үти. Шул көннән башлап һәр көн безнең иҗтимагый штабка батальонга керергә теләүче егетләрдән шалтыратулар килә.
Димәк, без барысын да дөрес эшлибез. Кызганычка каршы, без элек теләүчеләрнең барысын да кабул итә алмадык. Һәм менә бүген икенче батальон булдыру турында күптән көтелгән карар кабул ителде. Без барлык битараф булмаганнарга, Ватаныбыз патриотларына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, Эчке эшләр министрлыгы, башка көч ведомстволары хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итәбез. Яңа батальон шулай ук милли гвардия гаскәрләре структурасында Ватан файдасына хезмәт итәчәк, - диде Артур Юмагуҗин.
Салават Юлаев исемендәге икенче батальон сафларына керергә теләүче кешеләр Уфа шәһәре, Дан бульвары, 6 (ДОСААФ бинасы) адресы буенча подразделение штабына килә ала. Кандидатлар 55 яшьтән өлкән булмаска һәм яхшы физик формада булырга тиеш. Барлык кызыксындырган сорауларны +7 (987) 023-76-00 телефоны буенча бирергә мөмкин.