+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 август 2023, 11:15

Пилотсыз очу аппаратлары операторы буласың киләме?

Республика махсус хәрби операция зонасына контракт хезмәтенә әзерләнгән белгечләрне генә җибәрәчәк, шул исәптән пилотсыз очу аппараты белән идарә итү өчен кирәкле белемнәре һәм күнекмәләре булган белгечләрне дә.

Пилотсыз очу аппаратлары операторы буласың киләме?Пилотсыз очу аппаратлары операторы буласың киләме?
Пилотсыз очу аппаратлары операторы буласың киләме?
Нәкъ менә шушы максатларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән пилотсыз очу аппаратлары операторларын әзерләү үзәге булдырылды.

Моның өчен "Патриот" хәрби-патриотик паркында дроннар очыру өчен мәйданчык булдырылды, модуль урнаштырылды, анда симуляторларда укыту уза. Башкортстанда оештырылган Владлен Татарский исемендәге пилотсыз очу аппаратлары операторларын тактик һәм махсус тактик әзерләү үзәге инструкторлары укытуның нечкәлекләрен дә аңлатты.

Алар, булачак операторларны укытуның төп шарты - Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзү, дип сөйләде.

- Югары чик - 35 яшь. Уку вакытында гомум физик әзерлек алып барабыз, виртуаль симуляторларда да, чын аппаратурада да дрон белән идарә итү күнекмәләрен эшкәртәбез. Маневрлар, дошман көчләрен һәм чараларын юк итүнең төрле ысулларын өйрәнәбез. Егетләрне дроннарга техник хезмәт күрсәтүгә дә өйрәтәбез, чөнки аппарат зыян күргән очракта, аны оператив төзәтә белергә дә кирәк, - дип сөйләде инструкторлар.

Алар Самара өлкәсендә хәрби әзерлектә булган «Башкортстан» мотоукчылар полкы сугышчыларыннан махсус сайлап алынган төркемне укытуларын белдерде. Киләчәктә җитештерү куәтләре, авыл хуҗалыгы, нефть, газ чыгару тармаклары өчен пилотсыз аппаратлар операторларын укыту планлаштырыла. Әмма өстенлек - хәрби бурычларны үтәүнең нәтиҗәлелеген арттыру.

Шулай итеп, бу күрелгән гамәлләр нәтиҗәсендә безнең сугышчылар махсус хәрби операция зонасында пилотсыз очу аппаратлары белән оста идарә итә алачак һәм аларның тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеге булачак.

Пилотсыз очу аппаратлары операторы булырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча Пилотсыз очу аппаратлары операторларын әзерләү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала: Уфа, Октябрь Проспекты, 85. Үзәк тәүлек әйләнәсенә эшли, сайлап алу пункты эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә һәм шимбә көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Белешмә өчен телефон: +7 (347) 215-15-70.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас