Концерт программасы алдыннан «Башкортстан» мотоукчылар полкының хәрби әзерлегенә нәтиҗә ясау тантанасы узды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Республика җитәкчесе хәрбиләргә лаеклы хезмәт итүләре һәм хәрби бурычларын үтәргә әзерлекләре өчен рәхмәт белдерде.
Патриотик концерт "Караван-сарай" фольклор-эстрада төркеме чыгышы белән башланды. Программада хәрби-патриотик, халык җырлары, курай моңнары яңгырады, Салават һәм Нефтекама артистлары башкаруында хореографик композицияләр тәкъдим ителде.
Ахырда солдатлар үтенече буенча "Башкортстан полкы маршы" җырының премьерасы булды. Сүзләре авторы - 7нче мотоукчылар ротасы командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары Олег Миңнегалиев. Музыка авторы - Башкортстанның атказанган артисты Олег Жданов. Җырны Салават башкорт драма театры артисты Рафаэль Гайнуллин башкарды.
Очрашу җылы һәм күңелле шартларда узды. Полк сугышчылары һәр иҗади номерны җылы кабул итте.
- Бу көннәрдә полк үзенең хәрби бурычларын үтәү өчен СВО зонасына юл тотачак. Һәм без аларны озатырга һәм яхшы сугышчан рух белән тулыландырырга килдек, уңышлар, өйләренә исән-сау кайтуларын теләдек. Без илебезнең Җиңүенә ышанабыз, - диде Салават театрының баш режиссеры Лиана Нигъмәтуллина.
Фото: "Башинформ" агентлыгы