Танылган җырчы, музыкант, “Кызыл таң”ның якын дусты Радик Динәхмәтовның махсус хәрби операциягә китүе турында язган идек. Инде ул алгы сызыкка юлга чыккан.
Хәрби әзерлек үтү урынында аны медицина взводына тәгаенләгәннәр. Яралыларны коткару бурычы куелса да, медицина хезмәткәрләре кирәк чакта кулга корал да алырга тиеш. Шуның өчен алар җитди әзерлек узган.
"Ниһаять, юлга чыктык, - дип язган ул төгәл 40 ел элек армиядә бергә хезмәт иткән "служагы", баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәевка. - Аллаһ ярдәме белән җиңеп кайтачакбыз! Барысы да яхшы булачак. "Кызыл таң" укучыларына, минем белән кызыксынучы барлык дусларга кайнар сәлам! Күрешкәнгә кадәр!
Билгеле музыкант үзе белән яраткан уен коралын да алып бара. Юлга чыгар алдыннан ул флейтада Русия һәм Башкортстан гимннарын уйнаган.
Исән йөреп, җиңү белән сау кайт, Радик! Без сезне көтәбез!