Әлеге тема буенча актуаль сорауларга Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын билгеләүне оештыру һәм бирү бүлеге башлыгы Альбина Шәйхуллина һәм Русия Социаль фондының балалы гаиләләрне социаль тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Агишева җавап бирделәр.
Экспертлар сүзләренчә, Башкортстанда махсус операциядә катнашучыларның балалары булган гаиләләргә социаль ярдәмнең берничә төре күрсәтелә. Алар арасында: 18 яшькә кадәрге балага айлык пособие, күпбалалы гаиләләрнең аерым категорияләренә айлык пособие, бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләрдә 3 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие, шулай ук 2017 елның 31 декабреннән соң өченче яисә аннан соң туган һәр балага бер тапкыр түләү каралган.
Ярдәм алу өчен күпфункцияле үзәк офислары, Русия Халыкка социаль ярдәм үзәге филиаллары яки "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша гариза бирергә мөмкин. Социаль түләүләрне исәпләү турында карар кабул иткәндә СВОда катнашучының керемнәре исәпкә алынмый.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу проектны оештыручы булып Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты тора.