+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 август 2023, 02:25

Яугирнең эте белән песие кайткан

Махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирнең этен һәм песиен СВО зонасыннан әнисенә алып кайтып биргәннәр.

Яугирнең эте белән песие кайтканЯугирнең эте белән песие кайткан
Яугирнең эте белән песие кайткан
«Башкорт» позывнойлы Андрей Егоров әнисенең 70 яше тулган көнне батырларча һәлак булган. Хуҗасы үлгәч, аның Пират кушаматлы этен һәм Фугас кушаматлы песиен частьта калдырырга телиләр, ләкин хайваннар сагыналар, һәм сугышчылар аларны Андрейның гаиләсенә җибәрергә карар итә.

Йорт хайваннарын Чишмә районына кадәр машинада алып барырга туры килә, рәсмиләштерелгән документларга карамастан, аларны самолет белән җибәреп булмый.

Андрей һәм аның хезмәттәшләре Пиратны СВО зонасында шәхси сектор территориясендә тапканнар. Эт ач һәм хәлсезләнгән булган, беркемне дә үз янына китермәгән, әмма «Башкорт» аның белән уртак тел тапкан. Пират бөтен җирдә хуҗасы артыннан йөргән, боеприпаслар китергән, Аның өчен махсус бронежилет теккәннәр, сугышта ул хәтта яраланган. Шулай ук, Егоров песине дә табып ала. Фугас һәм Пират шунда ук дуслашалар.

Сугышчының әнисе улының йорт хайваннарын үзендә шатланып кабул иткән, ул аларны гаиләнең бер өлеше дип саный.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас