+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 август 2023, 14:05

Радий Хәбиров: "Проблемаларыгызны яшермәгез, мөрәҗәгать итегез!"

Бүген Стәрлетамакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәгендә булды.

Радий Хәбиров: "Проблемаларыгызны яшермәгез, мөрәҗәгать итегез!"Радий Хәбиров: "Проблемаларыгызны яшермәгез, мөрәҗәгать итегез!"
Радий Хәбиров: "Проблемаларыгызны яшермәгез, мөрәҗәгать итегез!"


Ул февральдә эшли башлады һәм «Бердәм тәрәзә» режимында хәрбиләргә һәм аларның туганнарына кирәкле ярдәм күрсәтүче беренче учреждение булды.

Үзәк җитәкчесе Евгения Долгих бинаны «Башкортстан сода компаниясе» биргәнен сөйләде.

- Без үзебезнең катнашучыларга бөтен комплекслы хезмәтләр, шул исәптән юридик һәм медик-психологик хезмәтләр алу өчен барлык шартларны да булдырырга тырыштык, - дип билгеләп үтте ул. - Моннан тыш, үз сораулары һәм тәкъдимнәре белән безгә хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары килергә мөмкин.

Үзәк бинасында Башкортстан Башлыгы махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчылар Олег Ташматов, Дмитрий Загребин, Денис Павленко, Валентин Волочаев, Эдуард Игъдисамов, Евгений Коломийц, Рөстәм Разаков, Рөстәм Ибәтуллин, Юрий Чумаков, Виктор Заплохов гаиләләре белән очрашты. Барлык хәрбиләр диярлек үлгәннән соң Батырлык орденнары белән бүләкләнде.

Төбәк җитәкчесе батырларның әти-әниләренә чын күңелдән кайгы уртаклашты һәм республикада операциядә катнашучыларга багышланган мемориаль комплекс барлыкка киләчәк, дип өстәде.

- Башкортстан улларыгызны һәрвакыт истә тотачак, сезнең янда булачак. Проблемаларыгызны яшермәгез, мөрәҗәгать итегез. Муниципалитет хакимияте һәрвакыт сезнең белән элемтәдә булачак, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы сугышчыларның әти-әниләрен «Геройлар вакыты» Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсының финалына чакырды. Ул 26-27 августта Уфаның Совет мәйданында узачак.

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләре Радий Хәбировка гаиләләрнең ихтыяҗларына игътибар иткәне һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә шәхсән катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров шулай ук хәрбиләрнең әти-әниләренә республика кардиодиспансерында махсус эшләнгән программа буенча дәвалану һәм реабилитация курсын үтәргә тәкъдим итте.
Радий Хәбиров хәрбиләрнең әти-әниләренә һәм хатыннарына генерал Шәйморатов орденын тапшырды, алар белән сугышчылар батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен үлгәннән соң бүләкләнде.

Республика Башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү үзәге янындагы Геройлар аллеясендә булды. Анда Стәрлетамактан чакырылып һәлак булган сугышчыларның фотолары урнаштырылган.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас