Аның исеме һаман да халык теленнән төшми. Фәнис хөрмәтенә әледән-әле яңа шигырьләр иҗат итәләр, аның рәсми төркемә язып, әнисенең, туганнарының хәлләрен белешеп торалар.
Фәниснең якты истәлегенә язылган шигырьләрнең берсен тәкъдим итәбез:
Соңгы уйланулар
Балачагым үтте шуклык белән,
Бәхет йолдызларын эзләдем.
Кирәгеннән артык кыю булдым,
Башкачарак күрде күзләрем.
Яндым-көйдем яшәү дәрте белән,
Борчу-хәсрәт булды юлымда.
Әкияттәй матур тормыш кору
Хыял булып калды уемда.
Канатланып киттем, язмышымны
Үзгәртәм, дип, якты тормышка.
Тик белмәдем язмыш җиле мине
Калдырасын шушы булмышка.
Әни, җаным, кичер йөрәгеңә
Уйламыйча утлар кададым.
Чарасыздан кылган эшләремнең
Хаталарын бик соң аңладым...
Туган илне, таныш-иптәшләрне
Саклар өчен кердем утларга...
Хәлне аңлап, ярдәм кулын сузган,
Чын күңелдән, рәхмәт дусларга.
Кире кайтып булса үткәннәргә,
Белер идем ничек яшәргә.
Кыюлыкны акыл белән җигеп,
Юл күрсәтер идем яшьләргә.
Туган якка кайтты Герой исемем,
Үзем генә кайта алмадым...
Якты дөньяларда яшәү бәхетен
Тик соңырак кына аңладым...
Китеп бардым, ил батыры булып,
Хыялларны утта яндырып...
Минем юлны балам дәвам итәр,
Бар кешене таңга калдырып.
Люция Бикмуллина